Бөтенрусия мөcелман гаскәриләренең икенче корылтае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөтенрусия мөcелман гаскәриләренең икенче корылтае latin yazuında])

Бөтенрусия мөcелман гаскәриләренең икенче корылтае — 1918 елның 8(21) гыйнвар — 20 февраль (3 март) көннәрендә, атналарга сузылган тоткарлыклар белән Казанда уздырыла. 200 дән артыграк делегат катнаша. Көн тәртибендә: Идел-Урал Штатын төзү карарын гамәлгә ашыру, Хәрби Шура эшчәнлеге, мөселман гаскәриләренең милли хәрәкәттә катнашуы, Урта Идел һәм Көньяк Урал хәрби штабларын оештыру һәм мөселман гаскәри берәмлекләрен төзү мәсьәләләре тикшерелә. Идел-Урал Штаты мәсьәләсен тикшергәндә корылтай делегатлары бер фикергә килә алмыйча 2 төркемгә: милли мәнфәгатьләрне һәм демократик карашларны яклаучы социалист-федералистларга һәм сул карашта торучы социалистларга — Совет хакимияте белән хезмәттәшлек тарафдарларына бүленәләр.

Идел-Урал Штаты оештырылуны игълан итәсе көн дип 1918 елның 1 марты билгеләнгәч, 28 февраль төнендә корылтай җитәкчеләреннән Ильяс һәм Җангир Алкиннар, Йосыф Мозаффаров, Госман Токымбәтев кулга алына. Идел-Урал Штатын төзү карары хәл ителмичә кала. Корылтай утырышлары 2 көннән соң шәһәрнең Болак арты өлешендә дәвам иттерелә. Корылтайда Мөселман халык комиссариатын һәм Мөселман инкыйлаби штабын оештыру карары кабул ителә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]