Бөтенрусия оештыру җыелышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөтенрусия оештыру җыелышы latin yazuında])
Оештыру җыелышының урыннары бүленеше:      эсерлар: 380 урын      большевиклар: 168 урын      кадетлар: 17 урын      меньшевиклар: 18 урын      фиркасез: 120 урын

Бөтенрусия оештыру җыелышы (русча Всероссийское Учредительное собрание) — 1917 елның ноябрендә сайланган, 1918 елның гыйнварында Русиянең дәүләт тәртибен билгеләү өчен чакырылган вәкилләр органы.

Оештыру җыелышын яклаучы митинг
Виктор Чернов — Оештыру җыелышының рәисе

Большевиклар барлык кануннарны кабул иттеләр инде, фактик рәвештә Оештыру җыелышы шул карарларны кабатлап кабул итә: алпавытлар җирен дәүләтләштерә, Солых килешүен төзүгә чакыра, Русияне федератив демократик җөмһүрият итеп игълан итә, монархистик тәртиптән баш тарта (1917 елның сентябрендә Вакытлы хөкүмәт Русияне республика дип игълан итте инде).

Оештыру җыелышы эшчеләргә, крестьяннарга дәүләт хакимиятен бирүче "Хезмәт итүче һәм эксплуатацияләнә торган халык хокуклары декларациясе"н карарга баш тарта, шулай итеп советлар эшчәнлеге легитимлыгын расламый.

Оештыру җыелышының беренче һәм соңгы бердәнбер утырышы 5 (18)-6(19) гыйнварында уза. 6 гыйварда иртәнге 6 сәгатьтә анархист Железняков җыелышның рәисе эсер Черновка "каравыл арды" дип әйтә һәм делегатлар китә. Киләсе көндә Таврия сараеның ишекләре ябыла.

9 гыйнварда ВЦИК Оештыру җыелышының эшчәнлеген туктата.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрь инкыйлабыннан соң большевиклар Оештыру җыелышына сайлауларны үткәрүне тизләтә.

Ленин җитәкләгән Совнарком Оештыру җыелышының вәкилләре саны, сайлау датасын билгели, ләкин сайлау буенча комиссия большевикларга буйсынмый.

1917 елның 12 ноябрендә сайлау уза. Сайлауларда 50% тан азрак сайлаучы катнаша.

715 мандат болай бүленә: 370 — уң эсер һәм үзәк, 175 — большевик, 40 — сул эсер, 17 — кадет, 15 — меньшевик, 2 — энес , 86 — милли депутат.

6 гыйварда иртәнге 6 сәгатьтә анархист Железняков җыелышның рәисе эсер Черновка "каравыл арды" дип әйтә һәм делегатлар китә. Киләсе көндә Таврия сараеның ишекләре ябыла.

9 гыйнварда ВЦИК Оештыру җыелышының эшчәнлеген туктата.

Уң көчләр сайлауларда җиңелә, ләкин Оештыру җыелышын яклау — Аклар хәрәкәтенең шигарьләренең берсе була. Русия ватандашлар сугышы вакытында Оештыру җыелышын яклау астында берничә хөкүмәт төзелә, ләкин идарә өлкәсе кечкенә була, алар тиз таркала һәм җиңелә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Газета «Новая Жизнь» от 7 января 1918 года. Протокол заседания.
  • Всероссийское Учредительное собрание (1917 г. в документах и материалах). — М. – Л., 1930.
  • Рубинштейн, Н. Л. К истории Учредительного собрания. — М. — Л., 1931.
  • Протасов, Л. Г. Всероссийское Учредительное собрание: История рождения и гибели. — М.: РОССПЭН, 1997. — 368 с. — ISBN 5-86004-117-9.
  • Вишняк М.В. Дань прошлому. Современник, 1991.
  • Протасов, Лев Г. Люди Учредительного собрания. Портрет в интерьере эпохи. М., РОССПЕН, 2008.