Бөтен Россия мөселманнарының өченче җыены

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөтен Россия мөселманнарының өченче җыены latin yazuında])

Бөтен Россия мөселманнарының өченче җыены — 1906 елның 16-20 августында Түбән Новгород шәһәренең «Общедоступный клуб»ы бинасында (Алексеевски урамы, 3) ярминкә көннәрендә уздырыла. 800 ләп делегат катнаша. Көн тәртибендә: эш-гамәлдә һәм укыту-өйрәтү барышында Мөхәммәт пәйгамбәр күрсәткән юлдан тайпылуларга каршы көрәш, мөселман мәктәп-мәдрәсәләре эшен яңартып кору турында һ.б. мәсьәләләр карала. «Иттифак әл-мөслимин» фиркасенең программасы кабул ителә, 15 кешелек ҮК сайлана.