Вадим Дулат-Алиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вадим Дулат-Алиев latin yazuında])
Вадим Дулат-Алиев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Вадим Роберт улы Дулат-Алиев

Туу көне

12 декабрь 1969(1969-12-12) (54 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Казан

Эшчәнлек еллары

1993―2024

Дәүләт

ССБР байрагы СССР→
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

музыка белгече, ректор

Кораллар

клавесин, фортепиано

Коллективлар

Казан консерваториясе

Бүләкләр

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Вадим Дулат-Алиев, Вадим Роберт улы Дулат-Алиев (1969 елның 12 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — музыка белгече, педагог, продюсер, җәмәгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре докторы (1999), профессор (2005), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең музыка тарихы кафедрасы мөдире (2010), ректоры (в. б. ― 2021елның 1 июненнән). РФ композиторлар берлеге һәм ТР композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2010).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1969 елның 12 декабрендә Казанда туган. Күренекле татар җәмәгать эшлеклесе, инкыйлабларда катнашкан журналист Мәхмүт Габделвахит улы Дулат-Алиның (1889-1920) оныкчыгы[1].

Казан музыка училищесын (экстерн тәртибендә, 1988), Казан дәүләт консерваториясен («бик яхшы»га, 1993) тәмамлый. Бөтенроссия студентларның фәнни эшләре конкурсының I премиясе лауреаты (Мәскәү, 1992).

1995 елда Мәскәү дәүләт консерваториясендә «А. Н.Серов опералары үз заманының сәнгать тенденцияләре аспектында» (рус. Оперы А.Н. Серова в аспекте художественных тенденций своего времени, фәнни җитәкчесе ― сәнгать фәннәре докторы, профессор Мәскәү консерваториясенең. рус музыкасы тарихы кафедрасы мөдире профессор Е Г. Сорокина) темасына сәнгать фәннәре кандидатлыгына диссертация яклап, аспирантураны вакытыннан алда төгәлли. В. Р. Дулат-Алиевның диссертациясе ― Казан консерваториясе аспирантурасында башкарылган беренче диссертация.

Мәскәү консерваториясенең докторантурасын тәмамлап, «Текст буларак милли музыкаль мәдәният: XX гасыр татар музыкасы» (рус. Национальная музыкальная культура как текст: Татарская музыка XX века) темасына сәнгать фәннәре докторлыгына диссертация яклаган (1999) һәм Россия Федерациясендә иң яшь сәнгать фәннәре докторы, аннары үз белгечлеге буенча иң яшь профессор булган[2].

Казан консерваториясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елдан Казан консерваториясендә эшли. Диссертацияләр белән фәнни җитәкчелек итә, махсус класс, рус музыкасы тарихы, башкару стильләре тарихы, музыкаль форма, музыка белеме методологиясе фәннәреннән укыта. 2001 елдан ― профессор.

  • 1999―1997 ― консерваториянең фәнни эшләр буенча проректоры.
  • 2000―2003, 2009―х. в. ― музыка тарихы кфедрасы мөдире.
  • 2003―2009 ― татар музыкасы кафедрасы мөдире.
  • 2009―2010 ― музыка тарихы һәм теориясе кафедрасы мөдире.

2014―2015 ― КФУ Дөнья сәнгать мәдәнияте теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире.

РФ мәдәният министры О. Б. Любимованың 2021 елның 1 июнендәге боерыгы белән Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең ректоры в. б. итеп билгеләнгән[3].

Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ватан музыкасы тарихы
  • Көнчыгыш һәм Көнбатыш чит илләрендәге музыка тарихы, музыка театры тарихы һәм теориясе
  • Туган якның музыка мәдәнияте, татар музыкасы тарихы, Татарстан композиторларының иҗаты
  • Музыка теле тарихы һәм теориясе, мәдәният һәм музыка сәнгате семиотикасы, башкару тарихы һәм интерпретация теориясе[4]

Кайбер хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1996, 1998 – балалар музыка мәктәпләренең 5 һәм 7нче класслары өчен «Татар музыка әдәбияты» дәреслеге. 1нче кисәк – 1996, 2нче кисәк – 1998.
  • 1999 – Текст национальной культуры: Новоевропейская традиция в татарской музыке. К., КГК, 1999. – 244 с.
  • 2005 – Татар музыкасы фонохрестоматиясе ― татар музыкасы буенча беренче фоно-хрестоматология (11 CD)
  • 2007 – музыка училищелары һәм мәктәпләре өчен «Татар музыка әдәбияты» дәреслеге
  • 2019 – О музыке с трибуны, на сцене и в кулуарах: Статьи, эссе, интервью. Казань: «Фолиант».

2015 елдан ― Нәҗип Җиһанов исемендәге Татар музыкасы фестиваленең сәнгать җитәкчесе (арт-директоры).

Профессор В. Р. Дулат-Алиев җитәкчелегендә 14 нәмзәт (шул исәптән, Казакъстаннан) фән кандидатлыгына диссертацияләр яклаган [5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Улы Денис Дулат-Алиев (Denis Aleev)[6][7], эстрада пианисты, кавер-мэйкер, композитор, халыкара конкурслар лауреаты, «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивалендә концертмейстер булып катнашкан[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Нәҗип Җиһанов (1945―1988)
Рубин Абдуллин (1988―2021)
Казан дәүләт консерваториясе ректоры
2021—2024
Аннары:
'