Вадим Захаров (1986)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вадим Захаров (1986) latin yazuında])
Вадим Захаров
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Вадим Борис улы Захаров

Туу көне

24 июнь 1986(1986-06-24) (36 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Пчеловод

Эшчәнлек еллары

2005—х. в.

Дәүләт

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ


Россия байрагы РФ
Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

Татар дәүләт филармониясе

Хезмәттәшлек

«Бәрмәнчек» ансамбле

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты - 2017

vadimzaharov_offigennyi

Вадим Захаров, Вадим Борис улы Захаров (1986 елның 24 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Пчеловод) — җырчы, Татарстанның атказанган артисты (2017).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елның 24 июнендә Татарстан АССР Кукмара районы Пчеловод авылында колхозчы гаиләсендә туган. Әбисе, әтисе гармунда уйнаган. Балачактан бирле җырчы булырга хыялланган. Казан музыка укуханәсендә укый башлаган, аннан киткәч, Казан дәүләт мәдәният институтының Венера Ганиева классында белем алган. Башлап Зөһрә Шәрифуллинаның концерт бригадасында чыгышлар ясый. Зур сәхнәгә продюсеры Илфак Шиһапов ярдәмендә аяк баскан.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вадим Захаров — халык мәхәббәтен яулаган җырчы. Һәрвакыт елмаеп тора: сәхнәдә дә, тормышта да. Нечкә хисле, моңлы җырчы. Керәшен халкының мәдәниятен, сәнгатен саклап калуда да аның өлеше зур[1].

Айдар Тимербаев белән Руслан Чернов иҗат иткән «Көттермәсәк иде әнкәйләрне», «Урамнар буйлап» җырларын тамашачы җылы кабул итә. Айдар Тимербаевның уннан артык җырын репертуарына алган. Айдар Минһаҗев белән иҗатташ дуслар. «Бәрмәнчек» керәшен ансамбле белән чыгышлар ясый.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуарында татар халык җырлары, керәшен җырлары, композиторлар әсәрләре урын алган. Башкарган җырларының кайберләре: «Бас әле станокка», «Сагыныплар килдек», «Борды урамнары», «Әйдә барыйк урманга» (барысы да — керәшен халык җыры), «Эх, замана, замана», «Әткәй йорты», «Без — керәшен җегетләре», «Сине югалтудан куркам», «Арала», «Шәйдәүләт чишмәсе», «Зөләйха», «Ышан бары гомер иткәнгә», «Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып», «Гомер чаба еллар аша» һ. б.

Пластик тәрәзәләр җитештерү белән шөгыльләнгән[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ӨЙләнгән. Хатыны Лариса, кызлары Ульяна, Ильяна.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]