Вадим Кайбышев
Вадим Кайбышев | |
---|---|
Туган | 16 июль 1960 (64 яшь) Өрьяды, Мишкә районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | ![]() Башкортстан |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт медицина университеты |
Һөнәре | галим, табиб, мөгаллим |
Хәрби дәрәҗә | полковник |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] һәм профессор |
Вадим Кайбышев (16 июль 1960 ел) — галим-хәрби табиб, югары мәктәп укытучысы. Медицина хезмәте полковнигы (2000). Медицина фәннәре докторы (2007), профессор. Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2000).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кайбышев Вадим Тимерҗан улы 1960 елның 16 июлендә Башкорт АССРның Мишкә районы Өръяды авылында туган. 1984 елда Куйбышев медицина институтының хәрби-медицина факультетын дәвалау-профилактика эше белгечлеге буенча тәмамлый[1].
Диплом алганнан соң, 1984-2009 елларда Кораллы көчләр сафында хезмәт итә: ГДР‐да Совет гаскәрләре төркемендә полк медицина пункты һәм медицина хезмәте начальнигы, 1989 елдан Идел буе хәрби округының санитария‐эпидемиология отрядлары начальнигы булып эшли. Запастагы медицина хезмәте полковнигы[2].
1992 елдан Башкорт дәүләт медицина институты һәм Башкорт дәүләт медицина университетында укыта, 1997 елдан уку буенча кафедра начальнигы, 2010 елдан сәламәтлек саклауның мобилизацион әзерләү һәм һәлакәтләр медицинасы кафедрасы мөдире. «Стратегия и принципы управления психосоциальный факторами профессионального риска врачей» темасына докторлык диссертациясе яклый.
Фәнни эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кайбышев Вадим Тимерҗан улының фәнни эшчәнлеге Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең һөнәри авыруларын, тормыш сыйфатын, сәламәтлек хәләтен, хезмәтнең психосоциаль факторларын өйрәнүгә багышланган. Ул 80‑нән артык фәнни хезмәт һәм 1 уйлап табу авторы.
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2000);
«ССРБ-ның кораллы көчләренә 70 ел» медале;
1,2,3 дәрәҗә «Хәрби хезмәттә казанышлары өчен» медальләре[1].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Кайбышев Вадим Тимирзянович, archived from the original on 2022-05-12, retrieved 2022-05-12
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокҠАЙБЫШЕВ Вадим Тимерйән улы
не указан текст
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кайбышев Вадим Тимерҗан улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Кайбышев Вадим Тимерзянович 2022 елның 12 май көнендә архивланган.