Вадим Сафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вадим Сафин latin yazuında])
Вадим Сафин
Туган 11 апрель 1933(1933-04-11)[1]
Яңа Чебенле, Новочебенкинский сельсовет[d], Зиянчура районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 7 сентябрь 2021(2021-09-07)[2] (88 яшь)
Уфа, Россия[2]
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре галим, психолог, укытучы
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты[1]
Гыйльми дәрәҗә: психология фәннәре нәмзәте[d][1] (1969)

Сафин Вадим Фәтхи улы (11 апрель 1933 ел — 7 сентябрь 2021 ел ) — галим-психолог, педагог. 1969-2014 елларда Башкорт дәүләт педагогия институты һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты укытучысы, шул исәптән 1977-1982 елларда психология кафедрасы мөдире. Психология фәннәре кандидаты (1969), профессор (1990). Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2008). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1993). Башкорт АССРның атказанган укытучысы (1990).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вадим Фәтхи улы Сафин 1933 елның 11 апрелендә Башкорт АССРның Зиянчура районының 2нче Назар (хәзер Яңа Чебенле) авылында туган.

Желтое татар-башкорт педагогия училищесында укый. 1958 елда Ырынбур педагогия институтын тәмамлый. 1962 елдан алып Стәрлетамак, 1969 елдан алып Башкорт дәүләт педагогия институтларында укыта. Фәнни хезмәтләренең төп юнәлеше — шәхеснең үзен-үзе билгеләве.

Аның тырышлыгы белән Башкортстанда беренче булып психология кафедрасы (БДПИ, 1976) ачыла. 1995 елда галим ЮНЕСКО-ның Мәскәү бюросы тарафыннан хупланган башкорт мәктәпләре һәм гимназияләр өчен укыту һәм тәрбия концепцияләрен һәм программаларын яза.

В. Ф. Сафин — Американың гуманистик юнәлешле психологлар ассоциациясенең мөхбир әгъзасы (1994) һәм шулай ук Халыкара психология фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы (1996). Аның тарафыннан 160-тан артык фәнни хезмәт язылган.

Галим 2021 елның 7 сентябрендә Уфа шәһәрендә вафат була[3].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Психология самоопределения личности. Свердловск, 1986.
    • Введение в психодиагностику личности школьника. Уфа, 1990.
    • Психологические отклонения в развитии детей и методы их психокоррекции. Уфа, 1994.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2008).
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1993).
  • Башкорт АССРның атказанган укытучысы (1990).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сафин Вадим Фәтхи улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 10 сентябрь 2021)