Вазыйх Исхаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вазыйх Исхаков latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Вазыйх Исхаков
В.Исхаков.jpg
Вазыйх Исхаков
Тугач бирелгән исеме: Вазыйх Мөхәммәтша улы Исхаков
Туу датасы: 7 октябрь 1927(1927-10-07)
Туу урыны: Чакмагыш районы, Туйнаш авылы, БАССР
Үлем датасы: 11 гыйнвар 1985(1985-01-11) (57 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1950-1985
Юнәлеш: документаль проза
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: рус теле,татар теле,башкорт теле
Дебют: «Мулланур Вахитов» (1958)
Премияләр: Г. Сәләм премиясе (1984)

Вазыйх Исхаков (Вазыйх Мөхәммәтша улы Исхаков, баш. Вәзих Мөхәмәтша улы Исхаҡов) – язучы. Г. Сәләм премиясе лауреаты (1984). БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1927 елның 7 октябренда БАССР Бәләбәй кантоны (хәзерге Чакмагыш районы) Туйнаш авылында туган. Җидееллык мәктәпне, Бәләбәйдә авыл хуҗалыгы укуханәсен (1948), Уфада дәүләт университетын (1962) тәмамлый. Туган авылында чакта ат караучы, май заводында бухгалтер, Рәҗәп МТСында һәм Төньяк Ташкәнт каналы төзелешендә машина йөртүче булып эшли. 1948-1958 елларда хәрби хезмәттә була, анда урта мәктәпне, хәрби училищены тәмамлый, берничә ел офицер булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, «Кызыл таң» газетасында эшли. Университетның 3-че курсыннан кичке бүлеккә күчеп, радиокомитетта мөхәррир булып эшли.

1962-1964 елларда БДУ укытучысы. «Агыйдел» журналында баш мөхәррир урынбасары (1964-1968, 1973 елдан). 1968-1973 елларда язучылар берлеге җаваплы сәркатибе.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәрби хезмәттә чакта ук армия матбугатында мәкалә, очерклар, хикәяләр бастыра. Беренче китабы - «Мулланур Вахитов» (1958, Пирем; «Революционер турында хикәя», 1960, Уфа). Мәскәү, Казан, Пирем, Уфа архивларында эзләнүләргә нигезләнеп язылган, тарихи шәхесләргә багышланган китаплары нәшер ителә: «Хөсәен Мәүлетов» (1964, Казан; «Хусаин Мавлютов», 1961, Пирем), «Ватан улы» (1965, Казан), «Кунгур малае» (1967, Казан), «Комиссар сеңлесе» (1966, Уфа), «Кыннан суырылды кылычлар» (1968, Уфа), Якуп Чанышев турында «Саумы, генерал» (1977, Казан), «Кама егете» (1981, Казан), «Бахтизин» (1982, Уфа). Балалар, үсмерләр өчен дә китаплары бар: «Тәгәрмәч эзләре» (1975), «Әтием утырткан өяңке» (1969), «Җәйге сынау» (1970), «Дулкыннар ярга кага» (1978), «Фазыйләнең ак яулыгы» (1981), «Умырзая – яз чәчәге» (1983), «Яшьлек моңнары» (1985), «Еллар чакыруы» (1986).[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1966)

В.Исхаков премиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елдан Чакмагыш районы «Игенче» газетасы В. Исхаков исемендәге премия булдыра.[3]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. А. Литвин. Мулланур Вахитов турында яңа китап. Совет әдәбияты, 1959, № 9.

2. Г. Ахунов. Вазыйх Исхаковка – 50 яшь. Казан утлары, 1977, № 10.

3. Р. Нәбиев. Революция каһарманы. Казан утлары, 1983, № 3

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан (белешмәлек) (рус.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]