Вайнах (ансамбль)
Внешний вид
Чечен Республикасының «Вайнах» дәүләт бию ансамбле | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Жанр | |
Барлыкка килгән | |
Таркалган | |
Илләр | |
Шәһәр | |
Бүтән исемнәр | |
Тел | |
Состав |
150 артист |
Элекке катнашучылар | |
http://ansambl-vaynah.com/ |
Вайнах, чеч. Вайнах[1] (Чечен Республикасының Ә.-Х. Кадыйров ордены кавалеры дәүләт бию ансамбле) — Чечен Республикасының башкаласы Грозный шәһәрендә иҗат итүче сәнгать коллективы, дәүләт оешмасы. ЧИАССР дәүләт премиясе лауреаты (1988). РФ хөкүмәте премиясе лауреаты (2006).
Сәнгать җитәкчесе (2015 елдан) — Гапур Темирхожиев, ЧР халык артисты.
Баш балетмейстер — Аднан Мажидов, ЧР халык артисты.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1939 елның августында «Чечен-Ингуш җыр һәм бию ансамбл»е буларак оештырыла. Нигезләүчеләре — биюче Ваха Дакашев, драматург Абдула Хамидов, ЧИАССР мәдәният министры Ваха Татаев. Коллектив зур хордан һәм 15 пар биючедән тора. Сәнгать җитәкчесе һәм дирижер — композитор Александр Халебский .
- Ансамбльдә ССРБ халык артисты Мәхмүд Эсамбаев, Андарбек Садыйков, Ваха Дакашев, Гелани Йосыпов кебек атаклы биючеләр үз иҗат юлын башлый.
- 1940 елда республикадан читтә (Мәскәү, Воронеж, Курск, Иваново өлкәсе) беренче чыгышлары уза.
- 1944 елда чечен һәм ингуш халыкларын Казакъстанга һәм Кыргызстанга мәҗбүри депортацияләгәннән соң, ансамбль эшчәнлеген туктата.
- 1956 елда Алматыда ансамбльгә артистлар һәм музыкантлар сайлау буенча конкурс уздырыла һәм Урта Азиядә ансамбль яңадан торгызыла, сәнгать җитәкчесе итеп Н. Халебский, балетмейстер итеп Гелани Йосыпов билгеләнә.
- 1957 елда янәдән торгызылган ансамбльнең беренче чыгышы була.
- 1958 елда Грозный шәһәрендә беренче концерты уза.
- 1969-1994 елларда сәнгать җитәкчесе — Топа Элимбаев, РФ халык артисты.
- 1970 елда Чечен-Ингушҗыр һәм бию ансамбле «Вайнах» ансамбле исемен ала.
- 1985 елда «Экспо-85» күргәзмәсендә (Япония) катнаша.
- 1988 елгы концерт программасы ЧИАССР дәүләт премиясенә лаек була.
- 1996-1999 елларда коллектив хезмәт хакы алмыйча эшләргә мәҗбүр була[2].
- 1994 елдан сәнгать җитәкчесе — Рамзан Ахмадов, РФ халык артисты, 1996 елдан — Аднан Маҗидов.
- 1999-2001 елларда эшчәнлеген туктатып тора.
- 2001 елның февралендә Налчык шәһәрендә «Нарт» пансионатында, соңыннан Анапада «Премьера» ял базасында коллектив эшчәнлеген торгыза. Педагог һәм балетмейстерлар Гапур Темирхожиев, Турко Хасимиков, Асет Асхабова, Алимжан Балатмурзаев, оркестр артистлары Х. Атцаев, З. Гаджиев, М. Хасиханов торгызуда зур өлеш кертә.
- 2001 елның 18 маенда яңадан торгызылган концерт программасы белән Краснодарда беренче чыгышы була. 2002 елда Мәскәүдә юбилей чыгышлары уза.
- 2001 елдан сәнгать җитәкчесе — Дикалу Музакаев, РФ халык артисты (2004).
- 2015 елдан сәнгать җитәкчесе — Гапур Темирхожиев, ЧР халык артисты, баш балетмейстер Аднан Мажидов, ЧР халык артисты.
- 2014 елда Вайнах ансамбле Казанда мартта («Россиядә мәдәният елы»н ачу тантанасында) һәм октябрьдә чыгыш ясый.
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыгышлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бөтенсоюз һәм бөтенроссия фестивальләрендә чыгыш ясый. Чит илләрдә (Аргентина, Мексика, Перу, Сальвадор, Коста-Рика, Панама, Португалия, Алмания, Кения, Мозамбик, Сүрия, Үрдүн, Төркия һ.б.) гастрольләрдә була.
- Үрдүннең иң югары дәүләт бүләге — «Югары дәрәҗә Йолдыз» ордены белән бүләкләнә.
- Халыкара фольклор фестивальләрендә җиңү яулый: «Бурса-98» (Төркия, 1998), «Агридженто-99» (Италия, 1999), Франция (2002, 2007), Италия (2003), Испания (2003), Сүрия, Үрдүн.
- Һәр елны Аурупа илләрендә (Франция, Һолландия, Бельгия) узучы «Россия йолдызлыгы» (Созвездие России) фестивалендә катнаша.
- ХХII кышкы Олимпия уеннарының (Сочи, 2014) мәдәният программасында чыгыш ясый.
- «Чечен Республикасы мәдәнияте көннәре»ндә (Самар (2010), Мәскәү (2014), Кырым (2014) катнаша.
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кавказ фольклоры, чечен фольклорына кергән биюләр.
Артистлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ансамбльдә атаклы башкаручылар — җырчылар Мәрьям Айдамирова, Солтан Магомедов, Саид Шаипов, Валид Дагаев, композитор Умар Димаев, биючеләр Боклу Ибраһимов, Магомед Гичибаев, Идрис Цицкиев, Солтан Абдулсаламов, Шита Эдисултанов, Зулай Сардалова эшли.
- Ансамбль оркестры җитәкчесе композитор Зайнди Чергизбаев, балетмейстер Аднан Мажидов, артистлар Докку Мальцагов, Лидия Айдамирова, Рамзан Ахмадов, Лариса Цахилова, Адаш Мамадаев, Рамзан Абазов, Магомед Макаев, Гапур Темирхожиев, Турко Хасимиков, Асет Асхабова, Ваха Идрисов, Иса Алимгожиев, Сулумбек Исламов ансамбль данын күтәрәләр.
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1988 ЧИАССР дәүләт премиясе.
- 2006 РФ хөкүмәте премиясе.
- Халыкара фольклор фестивальләренең Гран-при бүләге.
- Әхмәт-Хаҗи Кадыйров исемендәге орден (ЧР).
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ансамбльнең рәсми сайты 2015 елның 1 август көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Вайнах» чечен теленнән «безнең халык» дип тәрҗемә ителә
- ↑ Ансамбльнең рәсми сайтында, archived from the original on 2015-08-01, retrieved 2015-08-14