Вайю

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вайю latin yazuında])
Тизлекнең символы булган газәлгә атланган Вайю. Вайюның башка исемнәре: Анил, Паван, Вьян, Вата, Танун. Вайю - Җил Ходае. Панча Бхутаның әгъзасы. Яшәү урыны - Паванлока. Мантра - Ом Вайяве намаһа. Сугыш коралы - чаккыч. Хатыны - Бхарати, Свасти. Бертуганнары - Агни, Варуна, Индра, Дьяус, Брихаспати, Самудра. Балалары - Маканака, Гандһавайю, Маһабһра, Кувара, Сетубандһа, Павана Гопа, Ручи, Яджаврака, Хануман (рухи угылы)
Бхима (рухи угылы)
Мадхвачарья (3-енче инкарнациясе).

Вайю (Санскритча әйтелеше: ʋaːjʊ), Санскрит телендә: वायु, Вайю төп Һинд дине Ходае, җилләр Ходае, Бхиманың әтисе һәм Хануманның рухи әтисе. Ул шулай ук Анил ("Һава, Җил"), Вьян (Һава), Вата ("Һава Элементы"), Танун (Җил), Паван ("Чистартучы"),[1] һәм кайвакыт Прана ("Сулыш") буларак мәгълүм.

Коннотацияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һава (Вайю) яки җил (павана) өчен сүз Һинд диненең классик элементы булып тора. Санскрит сүзе 'Вата' туры мәгънәдә "өрелгән" дигәнне аңлата, 'Вайю' "өрүче", һәм Прана "сулаучы" (тормыш сулышы, 'тере'). Шулай итеп, сүзгә туры карый торган мәгънә ул "Тормыш Ходае", ул шулай ук ачыклык өчен кайвакыт "Мукхья-Вайю" (төп Вайю) яки "Мукхья Прана" (Тормыш җитәкчесе) дип атала.

Кайвакыт гомумән физик һава яки җил мәгънәсендә кулланылган "Вайю" сүзе "прана" өчен синоним буларак кулланыла.[2] Вайю өчен өстәмә сүз Вата Санскрит тамырлы һәм Һинди телендә "атмосфера", "ватаваранам" дигәнне аңлата.[3]

Паван шулай ук киң таралган Һинду исеме. Павана Анджананың баласы буларак Хануманга ирешүендә мәшһүр роль уйнаган, шулай итеп Хануман шулай ук Паванапутра дип атала "Павананың улы" һәм Вайюпутра.

Махабхаратада, Бхима Вайюның улы һәм инкарнациясе булган һәм Курукшетра Сугышында төп рольне уйнаган. Ул чукмар белән гаять зур куәтен һәм сәләтләрен Дхарманы яклар өчен кулланган.

Һинд дине тектлары һәм фәлсәфәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гимннарда Вайю "аеруча күркәм"леккә ия һәм ике яки кырык тугыз яки бер мең ак һәм шәмәхә ат җигелгән ялтыраучы арбада хәрәкәтләнә. Аның төп аттрибуты булып ак байрак тора."[1] Башка атмосфера Илаһлары кебек үк ул "сугышучы һәм җимерүче", "куәтле һәм каһарман."[4]

Упанишадаларда Вайюның бөеклегенең күпсанлы расламалары һәм иллюстрацияләре бар. Бриһадараньяка Упанишад раслаганча тән хасиятләрен контрольдә тотучы Ходайлар аларның кайсысы иң бөеген тану өчен бәйгедә катнашканнар. Мондый Ходай кешенең тәненнән китсә, ул кеше яшәвен дәвам итә, гәрчә сукыр кеше кайчандыр күрергә сәләтенә янә ия булган кебек ялгышкан Ходай кире кайта. Ходайлар чиратлашып тәннән киткән, әмма кеше яшәвен дәвам иткән, гәрчә төрлечә хәле начарайса да. Соңыннан Мукхья Прана тәннән китә башлагач, барлык башка Илаһлар үз постларыннан аяусыз көчләп китәргә мәҗбур булганнар, "көчле ат, бәйләнгәнгән җиргә кагылган казыкны тарткан кебек" булган. Бу башка Илаһларны алар бары тик Вайю көч биргәч кенә функцияли алырга мөмкин дигән фикергә китергән һәм ул аларны җиңел җиңә алачагына ышанганнар. Башка эпизодта Вайю һөҗүм итүче гөнаһ шәйтаннары тарафыннан йогынты ясалмаган бердәнбер Ходай булган. Чандогья Упанишадта расланганча берәү Брахманны Вайюны "удгитха" (мантра Ом иҗеге) буларак белмичә белә алмый.[5]

Мадһва Браминнар ышануы буенча Мукхья-Вайю шулай ук Мадхвачарья буларак инкарнацияләнеп лаеклы җаннарны Иң Олы Ходай Вишнуга табынырга өйрәткән.[6]

Буддачылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнчыгыш Азия Буддачылыгында, Вайю дхармапала һәм еш Унике Дэваларның берсе дип төркемләнә (Япон телендә: Jūniten, 十二天) алар юнәлеш саклаучылары буларак бергә төркемләнә. Ул төньяк-көнбатыш юнәлешнең рәисе булып тора.[9]

Япониядә ул "Футен" дип атала. Ул башка унбер дэваларга кертелә, аларга Тайшакутен (Щакра/Индра), Катен (Агни - ут Илаһы), Энматен (Яма), Расетсутен (Ниртти/Ракшаса), Ишанатен (Ишана), Бишамонтен (Кубера/Вайшравана), Суйтен (Варуна) Бонтен (Браһма), Дҗитен (Пртхиви), Ниттен (Сурья/Адитья), һәм Гаттен (Чандра) керә.[10]

Популяр мәдәнияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Исем Канал Ил Кем уйнаган
2015 Sankatmochan Mahabali Hanuman Sony Entertainment Television Һиндстан Manish Bishla
2017 Mahakaali Anth Hi Aarambh Hai Colors Һиндстан Hitanshu Jinsi
1997 Jai Hanuman DD Metro Һиндстан Nimai Bali

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Eva Rudy Jansen; Tony Langham (1993), The book of Hindu imagery: The Gods and their Symbols, Binkey Kok Publications, ISBN 978-90-74597-07-4, God of the wind ... also known as Vata or Pavan ... exceptional beauty ... moves on noisily in his shining coach ... white banner ... 
  2. Raju, P.T. (1954), "The concept of the spiritual in Indian thought", Philosophy East and West, 4 (3): 195–213, JSTOR 1397554, doi:10.2307/1397554. 
  3. Vijaya Ghose; Jaya Ramanathan; Renuka N. Khandekar (1992), Tirtha, the treasury of Indian expressions, CMC Limited, ISBN 978-81-900267-0-3, ... God of the winds ... Another name for Vayu is Vata (hence the present Hindi term for 'atmosphere, 'vatavaran). Also known as Pavana (the purifier), Vayu is lauded in both the ... 
  4. Sukumari Bhattacharji (1984), Literature in the Vedic age, K.P. Bagchi, ... The other atmospheric gods are his associates: Vayu-Vatah, Parjanya, the Rudras and the Maruts. All of them are fighters and destroyers, they are powerful and heroic ... 
  5. Chandogya Upanishad, Adhyaya XVIII, Verse 4; http://www.swamij.com/upanishad-chandogya.htm
  6. Balittha Suktha -Text From Rig Veda. raghavendramutt.org. әлеге чыганактан 24 September 2016 архивланды.
  7. The Mahabharata, Book 1: Adi Parva: Sambhava Parva: Section LXVII.
  8. History of the Dvaita School And it's literature, pg 173
  9. Twelve Heavenly Deities (Devas) 2016 елның 4 март көнендә архивланган. Nara National Museum, Japan
  10. juuniten 十二天. 23 January 2019 тикшерелгән.