Вак тычканнар
Вак тычканнар | |
Халыкара фәнни исем | Sicista J.E.Gray, 1827[1][2][3] |
---|---|
Таксономик ранг | ыру[1][2][3] |
Югарырак таксон | Sicistinae[d][2] |
Таксон синонимы | Sminthus[d][4] |
Вак тычканнар Викиҗыентыкта |
Вак тычканнар (лат. Sicista) — кимерүчеләр отрядының тычкансыманнар гаиләсенә караган җәнлек.
Характеристикасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гәүдә озынлыгы 5-7,7 см, авырлыгы 25 г чаклы. Йоны кыска, төсе җирәнсу-көрәннән алып көлсу-сорыга кадәр, аркасы буйлап буй кара сызык үтә. Борыны очлы, күзе кече, колагы овал, кара-көрән яки көрән, читләреннән саргылт каймалы. Арткы аягы алгысыннан 2 тапкыр диярлек озынрак. Койрыгы 8,5—10 см, алгыр, кыска каты төк белән капланган.
Үрчүе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җенси яктан 1 елда өлгерә. Гадәттә, елына 1 тапкыр 4-6 бала тудыра. 2-3 ел яши. Эңгердә, төнлә, көн азагында шулай ук көндез дә актив. Кышын йокыга тала.
Туклануы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөҗәк һәм аларның курчаклары, үрмәкүч сыманнар һ.б. вак умырткасызлар, үсемлекнең чәчкәсе, миләш һәм орлыгы белән туклана.
Таралуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Урман вак тычканы агач тамыры арасындагы бушлыкта, агач куышына, черек агач төбендә яши, кайвакыт туфракта кыска эннәр казый; дала зонасыннан башка Башкортстан республикасының бөтен биләмәсендә субасар әрәмәлектә, урман аланында очрый; дала вак тычканы — вак кимерүчеләрнең ташландык эннәрендә, Башкортстанның Җаек аръягындагы далаларында һәм болыннарында тереклек итә. 14 төре билгеле. Башкортстанда урман вак тычкан һәм дала вак тычканы тереклек итә.
Кеше өчен зарары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Вак тычкан йогышлы авырулар (талпан энцефалиты, туляремия һ. б.) таратучы.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 2001.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
- ↑ 3,0 3,1 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. Xie — Princeton: Princeton University Press, 2008.
- ↑ Wilson & Reeder's Mammal Species of the World / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Lewisburg: Bucknell University, 2005.