Валентин Михайлов
![]() | |
Ватандашлык |
![]() |
---|---|
Туу датасы | 31 гыйнвар 1944 (81 яшь) |
Туу урыны | Вохомский район[d], Вологда өлкәсе, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | галим, сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты |
Башкарган вазыйфа | РФ Дәүләт думасы депутаты[d] |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Академик дәрәҗә | физика-математика фәннәре кандидаты[d] һәм тарих фәннәре докторы[d] |
Әгъзалык | Государственная дума Федерального собрания Российской Федерации I созыва[d] |
![]() |
Михайлов Валентин Вахтангович (31 гыйнвар 1944 — ССРБ һәм Россия галиме, сәясәт эшлеклесе, беренче чакырылыш РФ ФҖ Дәүләт Думасы беренче чакырылыш депутаты (1993—1995)[1].
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Валентин Вахтангович Михайлов 1944 елның 31 гыйнварында Вологда өлкәсенең (хәзерге Кострома өлкәсе) Вохомский районында туган. 1966 елда югары белемне Казан дәүләт университетында ала. 1966 елдан 1969 елга кадәр Казан физика-математика институтында аспирантурасында укый. 1973 елда физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[2]. 1969 елдан 1990 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең Казан физика-техник институтында эшли. 1990 елда Татарстан АССР халык депутаты итеп сайлана, Татарстан АССР Югары Советы әгъзасы була[3].
1994 елда кабат (алдагылары аның җиңүе вакытында барып чыкмаган дип танылды - 40% тавыш) сайлауларда 23,9% тавыш җыеп, беренче чакырылыш РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты итеп 27 нче Идел буе бермандатлы сайлау округы буенча сайлана (Татарстанның «Тигез хокук һәм законлылык» һәм «Россия сайлавы " Бөтенроссия сайлау блогы тарафыннан тәкъдим ителде). Дәүләт Думасында Федерация эшләре һәм төбәк сәясәте комитеты әгъзасы була, "Россия сайлавы" фракциясенә керә[4].
2005 елда «Становление федеративных отношений в Российской Федерации в 1990—2002 годах» темасы буенча тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен алуга диссертация яклый[5].
Закон чыгару эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]I чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү барышында федераль законнар проектларына ике закон чыгару инициативасы һәм төзәтмәләр автордашы булып чыгыш ясый[6].
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән, улы һәм кызы бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Состав Государственной Думы первого созыва. Государственная Дума. 2020-05-17 тикшерелгән.
- ↑ Михайлов, Валентин Вахтангович - Бозонное представление углового момента : диссертация ... кандидата физико-математических наук : 01.04.02 - Search RSL. 2020-06-19 тикшерелгән.
- ↑ Lobbying.ru | Михайлов Валентин Вахтангович. әлеге чыганактан 2020-06-21 архивланды. 2020-06-19 тикшерелгән.
- ↑ Михайлов Валентин Вахтангович. әлеге чыганактан 2020-06-22 архивланды. 2020-06-19 тикшерелгән.
- ↑ Михайлов, Валентин Вахтангович - Становление федеративных отношений в Российской Федерации в 1990-2002 гг. : На примере Республики Татарстан : автореферат дис. ... доктора исторических наук : 07.00.02 - Search RSL. 2020-06-19 тикшерелгән.
- ↑ Законопроекты, где инициатором является депутат ГД Михайлов Валентин Вахтангович. әлеге чыганактан 2020-06-22 архивланды. 2020-06-19 тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Федеральное Собрание России (Совет Федерации. Государственная Дума). Биографический справочник. М., 1995.