Валериан Куйбышев
Җенес | ир-ат[1] |
---|---|
Ватандашлык |
Россия империясе РСФСР СССР |
Туу датасы | 25 май (6 июнь) 1888[2] |
Туу урыны | Омск, Россия империясе[3] |
Үлем датасы | 25 гыйнвар 1935[3][4][5][…] (46 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү, СССР[3] |
Үлем төре | табигый үлем[d] |
Үлем сәбәбе | миокард инфаркты |
Җирләнгән урыны | Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d] |
Кардәш | Куйбышев, Николай Владимирович[d] һәм Куйбышева Елена Владимировна[d] |
Һөнәр төре | сәясәтче, хәрби хезмәткәр |
Башкарган вазыйфа | член Всероссийского Учредительного собрания[d] |
Әлма-матер | Себер кәдит курпысы[d] |
Сәяси фирка әгъзасы | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашучы | VII съезд РКП(б)[d], VIII съезд РКП(б)[d], IX съезд РКП(б)[d], X съезд РКП(б)[d], XI съезд РКП(б)[d], XII съезд РКП(б)[d], XIII съезд РКП(б)[d], XIV съезд ВКП(б)[d], XV съезд ВКП(б)[d], XVI съезд ВКП(б)[d] һәм XVII съезд ВКП(б)[d] |
Әгъзалык | СБКФ ҮК Сәяси бюросы[d], Центральный исполнительный комитет СССР[d] һәм Общество старых большевиков[d] |
Валериан Куйбышев Викиҗыентыкта |
Валериан Владимирович Куйбышев (6 июнь1988 ел — 25 гыйнвар 1935 ел) — рус революционеры, совет фирка һәм сәяси эшмәкәре. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
ССРБ-ның 1-6 чакырылыш Үзәк Башкарма комитетының әгъзасы, ВКП(б) Үзәк Комитеты әгъзалыгына кандидатлыкка (1921—1922), ВКП(б) Үзәк Комитеты әгъзасы (1922-1923, 1927—1935), ВКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы әгъзасы (1927-1935),ВКП(б) Үзәк Комитеты Оештору бюросы әгъзасы (1922-1923, 1934-1935), ВКП(б) Үзәк Комитеты секретаре (1922-1923), ВКП(б) Үзәк Контроль Комиссиясе әгъзасы (1923-1927).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Валериан Куйбышев 1888 елның 25 маенда (6 июнь) Россия империясенең Акмулла өлкәсе Омск шәһәрендә күп балалы гаиләдә туган. Әтисе — Куйбышев Владимир Яковлевич (1909 елның 24 ноябрендә вафат була), дворян, хәрбиләр нәселеннән, подполковник, 1904-1905 елгы рус-япон сугышында катнашучы. Төмәндә хәрби присутствиены җитәкләгән, иске Текутьев зыяратында җирләнгән[6][7].
Әнисе — Куйбышева Юлия Николаевна (кыз фамилиясе — Гладышева), укытучы, Семипалатинск шәһәрендә түрә гаиләсендә туган, Владимир Яковлевич шунда хезмәт иткән, 1883 елда өйләнешкәннәр[7].
Яшүсмер чагы. Кадет корпусы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1898 елның августында үзенең туган шәһәре Омскида Себер кадет корпусында хәрби кешенең улы буларак тулы дәүләт тәъминәтендә укый башлый. 1903 елда, кадет корпусының алтынчы класста укыганда яшерен социал-демократик түгәрәк әгъзасы булып китә[8].
Ун алты яшендә (1904 елда) Россия социал-демократик эшчеләр партиясенә (РСДРП) керә.
Агитатор һәм подпольщик. Кулга алулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1905 елда Валериан Куйбышев Себер кадет корпусын тәмамлый һәм Санкт-Петербург шәһәрендә Хәрби-медицина академиясенә укырга керә. 1905 елның көзеннән Санкт-Петербургта яши һәм дәресләрдән буш вакытта РСДРП кала оешмасында төрле йомышлар үти. 1905 елның 9 гыйнварында тыныч демонстрацияне атуга каршы студентлар протестында катнашкан өчен Россия империясе полиция күзәтүе астына эләгә, берничә тапкыр сораулар алуга дучар була, һәм, нәтиҗәдә, 1906 елда академияна куыла[8].
1906 елның көзендә полициядан Омск шәһәрендә яшенә, әммә ноябрь аенда актив революцион эшмәкәрлеге һәм легаль булмаган әдәбиятне саклау өчен кулга алына һәм төрмәгә ябыла.
Аннан чыккач та эшчәнлеген дәвам итеп, янә бер ничә утырып чыга.
1917 елда Валериан Куйбышев Самарга килә, монда ул РСДРП-ның Самар оешмасын җитәкли һәм Совет рәисе итеп сайлана. 1917 елның октябрендә Самарда Самар революцион комитеты һәм большевистик партиясенең губерна комитеты рәисе була. Чехословакия легионы гаскәрләре 1918 елның 8 июнендә Самарга һөҗүм иткән чакта Валериан Куйбышев кала җитәкчелеге белән бергә ашыгыч рәвештә Сембергә эвакуацияләнә[9]. Комуч хөкүмәте колатылган соң шул ук елның октябрендә Самарга әйләнеп кайта. Кайтканнан соң башка большевистик белән сәүдәгәр Покидышева йортында яши (Сарытау урамы)[10]. 1918-1920 еллардагы Ватандашлар сугышы чорында комиссар һәм 1 нче һәм 4-се армияләренең (РККА) революцион хәрби Советы әгъзасы була, Самар фирка оешмасы белән җитәкчелек итә.
1919 елдан Валериан Куйбышев РККА-ның Көнчыгыш фронты Көньяк төркеменең Революцион хәрби советы (РВС) әгъзасы була, адмирал Колчак хөкүмәте гаскәрләренә каршы сугыша. Куйбышев — Әстерханның оборонасы, аннары Урта Азияда гаскәрләр белән җитәкчелек итә, Төркестан фронты XI армиянең РВС әгъзасы, Бөтенрусия Үзәк Башкарма комитеты комиссиясе һәм Төркестан буенча РСФСР-ның Халык Комиссарлары Советы эшләре буенча рәисе урынбасары (1919-1920).
Карьерасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ватандашлар сугышыннан соң профсоюз һәм хуҗалык эшендә җитәкче булып эшли. 1920 елның декабрендә ВЦСПС президиумы әгъзасы итеп сайлана, икътисад бүлеге белән җитәкчелек итә. 1921 елның апреленнән — ВСНХ президиумы әгъзасы һәм ноябрдә — Главлит начальнигы; ГОЭЛРО планын тормышка ашыру белән җитәкчелек итә. 1923-1926 елларда — Эшче-авылдаш инспекциясе комиссары, Халык Комиссарлары Советы һәм Хезмәт һәм оборона Советы рәисе урынбасары. 1926 елдан ВСНХ рәисе. 1930 елның ноябреннән ССРБ Госпланы рәисе, шушы ук вакытта — Халык Комиссарлары Советы һәм Хезмәт һәм оборона Советы рәисе урынбасары; 1нче һәм 2нче биш еллыклар халык-хуҗалык планнарын төзүдә катнаша. 1934 елның февраленнән Совет контроле комиссиясе рәисе, 1934 елның маеннан — Халык Комиссарлары Советы һәм Хезмәт һәм Оборона Советы рәисе урынбасары. Зур совет энциклопедиясенең 1нче басмасын нәшер итү инициаторы, Баш редакция әгъзасы. 7, 8,12 −17 фирка съезлары делегаты. РКП (б)-ның 10 нчы съездында фирканең Үзәк Комитеты әгъзалыгына кандидат итеп сайлана. 11 съездда РКП(б) Үзәк Комитеты әгъзасы. 1922 елның апрелендә РКП (б)ның Үзәк Контроль комиссиясе секретаре итеп сайлана. 12нче съездда Үзәк Контроль комиссиясе әгъзасы итеп сайлана, Үзәк Контроль комиссиясенең Эшче-авылдаш инспекциясе рәисе була (1923-1926). 15-17нче фирка Үзәк Комитеты әгъзасы итеп сайлана; 1927 елдан ВКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы әгъзасы.
Үлеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]В. В. Куйбышев 1935 елның 25 гыйнварында 46 яшендә капыл гына үзенең кабинетында вафат була. Рәсми үлем версиясе — йөрәкнең уң коронар артериясе тромбы[11]. Куйбышевның урнасы Кремль дивары некрополендә җирләнә.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Немецкая национальная библиотека, Берлинская государственная библиотека, Баварская государственная библиотека и др. Record #118864130 // Общий нормативный контроль (GND) — 2012—2016.
- Куйбышев Валериан Владимирович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохорова — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- Петрушин А. А. «Тюмень без секретов, или Как пройти на улицу Павлика Морозова» — 1-е изд. — Тюмень: Мандр и Ка, 2011. — Б. 277. — 320 б. — 1.000 экз. — ISBN 5-93020-449-7.
- Николай Зенькович. Энциклопедия биографий «Элита»: «Самые секретные родственники». Куйбышев В. В. (стр. 205—212) // books.google.ru
- Некролог // Сибирская торговая газета. № 250. 25 ноября 1909 года. Тюмень
- Л.О. Данилина Взаимоотношения В.В.Куйбышева с детьми (по материалам личной переписки) // Известия Самарского научного центра Российской академии наук : журнал. — Самара, 2009. — Т. 11. — № 6. — С. 150—152.
- Музей «Дом на Набережной». Ольга Андреевна Лежава-Куйбышева (1901—1984). // museumdom.narod.ru
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #118864130 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ Историческая энциклопедия Сибири / мөхәррир В. А. Ламин — Новосибирск: 2009. — ISBN 5-8402-0230-4
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Куйбышев Валериан Владимирович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Брокгауз энциклопедиясе
- ↑ Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ Петрушин А. А. «Тюмень без секретов, или Как пройти на улицу Павлика Морозова». — 1-е изд. — Тюмень: Мандр и Ка, 2011. — С. 277. — 320 с. — 1,000 экз. — ISBN 5-93020-449-7.
- ↑ 7,0 7,1 Николай Зенькович. Энциклопедия биографий «Элита»: «Самые секретные родственники». Куйбышев В. В. (стр. 205—212) // books.google.ru
- ↑ 8,0 8,1 Автор: Текст и иллюстрации предоставлены Управлением государственной архивной службы Самарской области. Личность в истории. Руководители советского периода. Валериан Владимирович Куйбышев. 8 октября 1917 г. — 3 апреля 1918 г. Портал «Самарская губерния: история и культура» // gubernya63.ru
- ↑ https://weekend.rambler.ru/people/42408542-kakoy-epizod-biografii-valeriana-kuybysheva-skryli-sovetskie-istoriki/
- ↑ Самарские большевики: неизвестные адреса и штрихи к портретам
- ↑ По мнению Владимира Куйбышева (сына В. В. Куйбышева) в конце декабря 1934 года на заседании Политбюро Куйбышев потребовал дополнительного расследования убийства С. М. Кирова. В этой связи он высказывает предположение об отравлении Куйбышева по приказу Сталина (Фельштинский, стр. 370)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Куйбышев, Валериан Владимирович / Аксютин Ю. В. // Крещение Господне — Ласточковые. — М. : Большая российская энциклопедия, 2010. — С. 273. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 16). — ISBN 978-5-85270-347-7.
- Алексушин Г. В. Статья про Валериана Владимировича Куйбышева
- Зенькович Н. А. Самые секретные родственники. Энциклопедия биографий — М.: Олма-Пресс, 2005. — 512 б. — 2000 экз. — ISBN 5-94850-408-5.
- Куйбышев, Валериан Владимирович // Томск от А до Я: Краткая энциклопедия города. / Под ред. д-ра ист. наук Н. М. Дмитриенко. — 1-е изд. — Томск: Изд-во НТЛ, 2004. — С. 179. — 440 с. — 3 000 экз. — ISBN 5-89503-211-7.
- Ноздрин Г. А. Валериан Владимирович Куйбышев в Каинске // Личность в истории Сибири XVIII—XX веков. Сб. биограф. очерков / отв. ред. А. А. Кириллов. Новосибирск, 2007. С. 136—149.
- Ю.Г.Фельштинский Вожди в законе — М.: Терра, 2008. — 384 б. — ISBN 5-275-01878-9.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Валериан Владимирович Куйбышев. Портал «Самарская губерния: история и культура» // gubernya63.ru
- 6 июнь көнне туганнар
- 1888 елда туганнар
- Омскида туганнар
- 25 гыйнвар көнне вафатлар
- 1935 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- Большевиклар
- Марксистлар
- ССРБ дәүләт эшлеклеләре
- Бөтенрусия оештыру җыелышы депутатлары
- Мәскәү кирмәне диварының некрополендә җирләнгәннәр