Эчтәлеккә күчү

Валерий Волков (1963)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валерий Волков (1963) latin yazuında])
Валерий Волков
Туган телендәге исеме Волков Валерий Иванович
Туган 4 март 1963(1963-03-04)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мәлки авылы
Үлгән 24 март 1983(1983-03-24) (20 яшь)
Әфганстан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Ата-ана
  • Иван Волков (әти)
  • Анастасия Волкова (әни)
Бүләк һәм премияләре “Батырлык өчен” медале һәм “Кызыл Йолдыз” ордены

Валерий Иванович Волков — әфганчы.

Волков Валерий Иванович 1963 елның 4 мартында ТАССР Апас районы (хәзерге Татарстан Республикасы Кайбыч районы) Мәлки авылында Иван һәм Анастасия Волковлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Милләте – татар. Әтисе – комбайнер, әнисе балалар бакчасында эшләгән.

Мәлки авылында җирләнгән.

  • Әфганстанда һәлак булган Мәлки авылы егете Валерий Волков истәлегенә милли көрәш буенча ярышлар үткәрелә. Әлеге турнир Татарстан Республикасы Президентының документлар белән идарә итү һәм контроль идарәсе начальнигы булып эшләүче, Валерийның бертуган абыйсы Александр Волков инициативасы белән 2013 елда башланып киткән.[1]
  • Мәлки авылындагы Валерий Волков яшәгән урам аның исемен йөртә.
  • Интернациональ бурычларын Әфганстан җирендә үтәгәндә яу кырында ятып калганнарның исемнәрен мәңгеләштерү максатында, Кайбыч районы үзәгендә һәйкәл төзелгән, әфганчылар яшәгән йортларга истәлек элмә такталар эленгән.