Валерий Кандилов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валерий Кандилов latin yazuında])
Валерий Кандилов
ТР социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе
Вазыйфага керешкән
2017 ел
Туган 8 гыйнвар 1952(1952-01-08) (72 яшь)
Белем 131 нче лицей

Валерий Петр улы Кандилов (рус. Кандилов Валерий Петрович, 1952 елның 8 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Питрәч) — Татарстан Җөмһүриятенең социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе (2017 елдан), икътисад фәннәре кандидаты. Дәүләт статистикасының мактаулы хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1952 елның 8 гыйнварында Татарстан АССР Питрәч районының үзәге Питрәч авылында туган. КДУ каршындагы 131нче физика-математика мәктәбен (1969), «инженер-механик» белгечлеге буенча А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын (1975), «инженер-икътисадчы» белгечлеге буенча Ташкәнт политехника институтын(рус.) (1978) тәмамлаган[1]. Икътисад фәннәре кандидаты.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

КАИны тәмамлагач, 19751978 елларда Ташкәнт шәһәрендә В. П. Чкалов исемендәге авиация җитештерү берләшмәсендә (2012 елдан Ташкәнт механика заводы(рус.)) инженер.

ТПИ тәмамлагач, 19781982 елларда Казан шәһәрендә «Татгражданстрой» трестының автотранспорт предприятиесендә башлык урынбасары, ВНИИТнасосмашта станоклар бүлеге мөдире урынбасары.

19821990 еллардаКПССның Идел буе район, Казан шәһәр, Татарстан өлкә комитетларында фирка эшендә (инструктор, сектор мөдире).

1991 елда — ТАССР Югары шурасы секретариатының мәгълүмат секторы мөдире.

19911992 еллардаТР Президенты аппаратының мәгълүмат үзәге башлыгы.

19921993 еллардаТатарстан Республикасы Министрлар Кабинеты секретариаты каршындагы хуҗалык хезмәте күрсәтү предприятиесенең мәгълүмат үзәге башлыгы.

19931995 еллардаТР Дәүләт шурасы секретариатының мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге мөдире.

19952000 еллардаТР Дәүләт шурасы аппаратында: мәгълүмат-технологик тәэмин итү бүлеге мөдире, эшләр буенча идарәнең Дәүләт шурасы эшчәнлеген мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлеге мөдире.

20002003 елларда — ТР статистика буенча дәүләт комитеты рәисе (РФ Госкомстатының территориаль органы җитәкчесе).

20032004 елларда — ТР дәүләт статистикасы комитеты рәисе.

2005 елның 6 маеннан — ТР социаль-икътисадый мониторинг буенча комитеты рәисе[2].

20052016 еллардаФедераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе [3].

2017 елданТР социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, кызы бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Валерий Петр улы Кандилов. «Милләттәшләр» порталы
  2. О назначиении Кандилова Валерия Петровича председателем Комитета Республики Татарстан по социально-экономическому мониторингу. 2019 елның 27 сентябрь көнендә архивланган. «Республика Татарстан» , 07.05.2005
  3. Кандилов Валерий Петрович. Руководитель Татарстанстата.(үле сылтама) Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан
  4. Валерий Петр улы Кандилов. 2019 елның 23 ноябрь көнендә архивланган. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]