Валерий Киселёв

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валерий Киселёв latin yazuında])
Валерий Киселёв
Туган 16 декабрь 1942(1942-12-16)
Иркутск, РСФСР, СССР
Үлгән 7 ноябрь 2020(2020-11-07) (77 яшь)
Барнавыл, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Северный государственный медицинский университет[d]
Һөнәре физиолог
Эш бирүче Северный государственный медицинский университет[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор, профессор[d], член-корреспондент Российской академии медицинских наук[d] һәм РФА әгъза-корреспонденты[d]


Валерий Киселев (16 декабрь 1942 ел) — ССРБ һәм Россиянең галим-физиологы, Россия Медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты (1997), Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (2014).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Валерий Иванович Киселев 1942 елның 16 декабрендә Иркутск шәһәрендә туган.

1966 елда Архангельск дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый, аннары гыйльми һәм хезмәт карьерасын дәвам итә, аспиранттан алып дәвалау факультетының деканына кадәр юл үтә (1972).

1984 елда — докторлык диссертациясе яклый.

1986 елда — профессор дәрәҗәсе бирелә.

1989 елдан 1990 елга кадәр — Архангельск дәүләт медицина институтының Гыйльми тикшеренү секторын җитәкли, 1990 елдан 1993 елга кадәр — АДМИ Гыйльми тикшеренү үзәгендә директор.

1993 елдан 1997 елга кадәр — төбәк медик-экологик проблемаларның Гыйльми-тикшеренү институты (РЭП), 1997 елдан —төбәк медик-экологик проблемаларның Гыйльми-тикшеренү институтында гыйльми җитәкче.

1997 ел — Россия Медицина фәннәре академиясенә әгъза-корреспондент булып сайлана.

2014 ел — Россия елда Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни кызыксынулары өлкәсе: экологик физиология, популяцион сәламәтлек һәм факторлар, аның билгеләре, висцераль системаларны нейро-гумораль җайга салу, хәрәкәт активлыгы, аның механизмнарын җайга салу.

Университетның халыкара бәйләнешләрен киңәйтү буенча күп эшләр башкара, Европа һәм Азия университетлары белән гыйльми хезмәттәшлекне төзү турында комплекслы килешүләр төзүне оештыра

Россия Федерациясе Президентының «О социальной защите граждан, подвергавшихся радиационно воздействие вследствие ядерн испытаний на Семипалатинск полигон» Указына һәм ике «О социальной защите граждан, подвергшихся радиационному воздействию вследствие ядерных испытаний на Семипалатинском полигоне» федераль законнарына нигез булып хезмәт иткән Ядро сынауларының халык саулыгына йогынтысын өйрәнү буенча медик-экологик тикшеренеүләр инициаторларының берсе булып тора.

300-гә якын гыйльми басма авторы, шул исәптән 14 монография (шуларның өчесе АКШ һәм Евросоюз илләрендә басылган), югары уку йортлары студентлары өчен «Кеше физиологиясе нигезләренең» ике томлык дәреслеге, нормаль физиология курсы буенча ЭВМ өчен Россия Федерациясендә беренче ике томлык уку программасы бар.

20 кандидатлык һәм докторлык диссертациясенең гыйльми җитәкчесе һәм консультанты .

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Владимир Ильич Ленинның тууының 100-еллыгын уңаеннан» медале
  • «Хезмәт батырлыгы өчен» медале
  • «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медале
  • Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (1999 ел)[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Профиль Валерия Ивановича Киселёва РФА рәсми сайтында