Валерий Кокин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валерий Кокин latin yazuında])
Валерий Кокин
Туган 18 сентябрь 1956(1956-09-18)
Йоматау, Юматовский сельсовет[d], Уфа районы, БАССР, РСФСР, СССР яки Уфа районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 15 гыйнвар 2012(2012-01-15) (55 яшь)
Уфа, Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d]

Валерий Кокин (18 сентябрь 1956 ел — 15 гыйнвар 2012 ел) — хәрби хезмәтче һәм дәүләт эшлеклесе, галим-философ. 2006-2012 елларда Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарә җитәкчесе, полиция генерал-лейтенанты[1]. Наркоконтроль органнарының почетлы хезмәткәре[2]. Фәлсәфә фәннәре кандидаты[3].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Валерий Иванович Кокин 1956 елның 18 сентябрендә Башкорт АССРның Уфа районы Йоматау авылында туган.

Югары белемле: СССР Дәүләт иминлеге комитетының Киевтагы Югары курсны һәм Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган.

Хәрби һәм махсус хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Валерий Кокин 1975-1977 елларда СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт итә.

1979-2005 елларда дәүләт иминлеге органнарында төрле җаваплы вазифаларда хәрби хезмәтен дәвам итә, шул исәптән 2003 елның июленнән 2005 елның июненә кадәр Россия Федераль иминлек хезмәтенең Омск өлкәсе буенча идарә җитәкчесе урынбасары була.

2005 елның сентябрендә Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары вазифасына тәгаенләнә, 2006 елның маеннан 2012 елның гыйнварынача идарә җитәкчесе була.

Махсус дәрәҗәсе — полиция генерал-лейтенанты.

2009 елда «Личность наркомана: проблемы отчуждения» дигән темага диссертация һәм «фәлсәфә фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсен ала[3].

Валерий Кокин 2012 елның 15 гыйнварында яман шеш авыруыннан вафат була[2]. Уфа шәһәрендә җирләнгән.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Статус личности больных наркомании: социальные и правовые аспекты : учеб. пособие / В. И. Кокин, В. А. Мурзин, Д. М. Абдрахманов. — Уфа : Информреклама, 2010. — 394, [1] с. : ил. ; 21 см. — Библиогр.: с. 287-314. — Библиогр.: с. 336-337. — 1000 экз. — ISBN 978-5-902279-54-9[4]
  • Ценностный подход к организации профилактической антинаркотической работы в высшей школе / Н. Е. Хабибова, В. И. Кокин ; Упр. Федер. службы Рос. Федерации по контролю за оборотом наркотиков по Респ. Башкортстан, Федер. агентство по образованию, Уфим. гос. акад. экономики и сервиса. — Уфа : Белая река, 2008. — 119 с. : ил. ; 20 см. — Библиогр.: с. 116-119.[4]

Аның белән әңгәмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аввакумова Ю. Валерий Кокин, начальник управления Федеральной службы Российской Федерации по контролю за оборотом наркотиков по Республике Башкортстан, генерал-лейтенант полиции: «Мы работаем на будущее!» «ufa1.ru» сайты, 2009, 23 март[5].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы һәр ел саен наркоманияне искәртү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш өлкәсендә полиция генерал-лейтенанты Валерий Иванович Кокин исемендәге яшьләр премиясенә конкурс үткәрә[8].
  • Башкортстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте полиция генерал-лейтенанты Валерий Иванович Кокин истәлегенә багышлап республиканың хокук саклау органнары җитәкчеләре арасында Макаров пистолетыннан һәм аучылык мылтыгыннан ату буенча турнир үткәрә[9].
  • 2013 елда Уфа шәһәренең Октябрь районына караган Нугай авылы урамына Валерий Кокин исеме бирелде[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Валерию Кокину присвоено звание генерал-лейтенанта полиции. НОВОСТИ@RB7.RU сайты, 2009, 24 февраль(рус.)(Тикшерелгән 10 октябрь 2016)
  2. 2,0 2,1 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок МК не указан текст
  3. 3,0 3,1 - «disserCat — электронная библиотека диссертаций» сайты(рус.)(Тикшерелгән 27 сентябрь 2016)
  4. 4,0 4,1 АВТОР: Кокин, Валерий Иванович(рус.)(Тикшерелгән 27 сентябрь 2016)
  5. «ufa1.ru» сайты, 2009, 23 март(рус.)(Тикшерелгән 27 сентябрь 2016)
  6. 6,0 6,1 Он честно служил Отчизне (К 60-летию со дня рождения генерала Валерия Кокина). [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2016, 18 сентябрь(рус.)(Тикшерелгән 28 сентябрь 2016)
  7. Рустэм Хамитов принял участие в траурной церемонии прощания с Валерием Кокиным. [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2012, 18 ғинуар(рус.)(Тикшерелгән 28 сентябрь 2016)
  8. Конкурс на молодежную премию Республики Башкортостан имени генерал-лейтенанта полиции В.И.Кокина в области профилактики наркомании и борьбы с преступностью Официальный сайт городского округа город Нефтекамск. 2016, 27 сентябрь(рус.)(Тикшерелгән 27 сентябрь 2016)
  9. Федераль суд приставтары хеҙмәтенең Башҡортостан Республикаһы буйынса идаралығы сайты, 2013, 27 сентябрь(үле сылтама)(рус.)(Тикшерелгән 27 сентябрь 2016)