Валерий Кувакин
Валерий Кувакин | |
---|---|
Туган | 8 май 1939 (85 яшь) Мәскәү, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | МДУның фәлсәфә факультеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | Мәскәү дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә фәннәре докторы[d] |
Валерий Александрович Кувакин (1939 елның 8 мае, Мәскәү) — cовет һәм Россия фәлсәфә тарихчысы, фәлсәфә, аксиология һәм фәлсәфи антропология тарихы буенча белгеч. Фәлсәфә фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университетының атказанган профессоры.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Валерий Кувакин 1939 елның 8 маенда Мәскәүдә туа. 1967 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының философия факультетын тәмамлый. 1970 елда «Н. Бердяевның христиан экзистенциализмы һәм хәзерге заман»[1] дигән кандидатлык диссертациясен яклый һәм шул ук елны Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультетында эшли башлый. 1980 елда «Империализм чорында Россиядә дини идеализм» темасына докторлык диссертациясен яклый. 1984 елдан — профессор.
1986—1992 елларда[2] — ССРБ халыклары философиясе тарихы / Ил философиясе тарихы / Рус фәлсәфәсе тарихы кафедрасы мөдире[3].
1985—1993 елларда — «Вестник МГУ. Серия 7. Философия» журналының баш мөхәррирнең беренче урынбасары — баш мөхәррир (1989 елдан).
Россия гуманистик җәмгыятенә нигез салучы (1995) һәм мактаулы президенты (2012). 1996—2012 елларда — «Здравый смысл. Журнал скептиков, оптимистов и гуманистов» журналына нигез салучы һәм баш мөхәррир.
1998 елдан башлап — фәнни тикшеренүләрнең фальсификацияләренә һәм ялган фәнгә каршы көрәш буенча РФА комиссиясенең беренче һәм икенче составы әгъзасы. 2006 елдан — «Фәнне яклауга» ялган фәнгә каршы көрәш буенча РФА комиссиясе бюллетененең редколлегия әгъзасы[4].
2005 елдан — «Россия гуманистик җәмгыяте» фәнни-мәгълүмати һәм белем бирү порталы мөхәррире.
Халыкара гуманистик һәм этик берлек әгъзасы, Экзистенциаль психология һәм тормыш иҗаты институтының гыйльми советы әгъзасы[5].
39 фән кандидаты һәм 3 фән докторы әзерләгән.
70 нче һәм 80 нче елларда марксизм һәм дини экзистенциализм буенча берничә хезмәт бастыра. 90 нчы еллар башыннан алып фәнни мәнфәгатьләре этика, мәдәният, психология һәм антропология өлкәсенә карый.
Төп хезмәтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Критика экзистенциализма Бердяева. — М.: Изд-во МГУ, 1976.
- Марксистская философская мысль в США: 70-е годы XX века. — М.: Изд-во МГУ, 1980.
- Религиозная философия в России: Начало XX века. — М.: «Мысль», 1980.
- Философия Вл. Соловьёва. — М.: «Знание», 1988.
- Что такое философия? — М.: Изд-во МГУ, 1989.
- Мировоззрение В. И. Ленина: Формирование и основные черты. — М.: Изд-во МГУ, 1990.
- Личная метафизика надежды и удивления: Записки о неизвестности, человеческом и нечеловеческом, о вероятной и невероятной России. — М.: Коффи, 1993.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Кувакин, В. А. Христианский экзистенциализм Н. Бердяева и современность : Автореферат дис. на соискание ученой степени кандидата философских наук. (622) / Моск. гос. ун-т им. М. В. Ломоносова. Философ. фак. - Москва : [б. и.], 1970. - 20 с.
- ↑ Другой период (1985—1992) указан на сайте философского факультета МГУ, см. Кафедра истории русской философии. // Философский факультет МГУ. әлеге чыганактан 2014-10-11 архивланды.
- ↑ Алексеев П. В. Кувакин, Валерий Александрович // Философы России XIX-XX столетий. Биографии, идеи, труды. — 4-е изд., перераб. и доп. — М.: Академический проект, 2002. — С. 505–506. — 1152 с. — ISBN 5-8291-0148-3.
- ↑ » Состав Комиссии РАН по борьбе с лженаукой Комиссия по борьбе с лженаукой. klnran.ru. 2020-02-25 тикшерелгән.
- ↑ Институт экзистенциальной психологии и жизнетворчества / Об институте