Валерий Майстренко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валерий Майстренко latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Валерий Майстренко
Туган 8 сентябрь 1947(1947-09-08) (74 яшь)
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

Валерий Майстренко (8 сентябрь  1947 ел) — галим-химик, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (2006), химия фәннәре докторы (1990), профессор (1992), Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2001).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Валерий Николаевич Майстренко[1]1947 елның 8 сентябрендә БАССРның Кырмыскалы районы Новиковка авылында туа.

1970 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1975-1996 елларда — БДУ-ның химия факультетында ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, кафедра мөдире, декан. 1996 елдан — Башкортстан Республикасы Яшәеш хәвефсезлеге гыйльми-тикшеренү институты директоры; Сорос профессоры; Русиянең үтә сәләтле галимнәренә бирелә торган Президент стипендиясе стипендиаты. Тирә-як мохитнең пычрануы буенча Сорос фонды эксперты. 1996 елдан — Башкортстан Республикасы Яшәеш хәвефсезлеге гыйльми-тикшеренү институты директоры.

Майстренконың гыйльми эшчәнлек даирәсе: аналитик экология. Ул табигать һәм сәнәгать объектларында токсик металларны, диоксиннарны һәм башка органик берләшмәләрне; табигый мохитләрдә югары нәтиҗәле электрохимик берләшмәләрне билгеләү ысулларын эшләгән; хлорорганик синтез территорияләренең һәм предприятиеләренең диоксиннар белән пычрануына бәяләү үткәргән һәм аларның тирә-як мохиткә таралуын киметү буенча технологик чишелешләр эшләгән; федерация субъекты территориясендә табигать һәм техноген һәлакәтләр хәвефе күләме буенча районнарга бүлү үткәргән.

Валерий Николаевич Русия Фәннәр академиясе Урал бүлекчәсенең Аналитик химия буенча гыйльми советына, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм табигатьне файдалану буенча гыйльми советына[2], республиканың «Диоксин», «Башкортстан экологиясе», «Гадәттән тыш хәлләрнең элемтәләрен искәртү һәм бетерү» программаларына җитәкчелек итә.  «Башкирский экологический хәбәрче» журналының баш мөхәррире (1998 елдан).

В. Н. Майстренконың укучылары арасында 2 фән докторы һәм 17 фән кандидаты бар.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майстренко Валерий Николаевич — 300-дән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән 7 монография, 12 патент һәм авторлык танытмасы авторы.

  • Основы современного электрохимического анализа. — М.: Мир, 2003 (автордаш).
  • Эколого-аналитический мониторинг стойких органических загрязнителей. — М.: БИНОМ, 2004(автордаш).
  • Модифицированные электроды для вольтамперометрии в химии, биологии и медицине. — М.: БИНОМ, 2009.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2001).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кто есть кто в Республике Башкортостан. — Уфа: Башкортостан, 1995.
  • Кто есть кто в российской аналитической химии. Доктора наук. — М.: Издательство ЛКИ, 2008.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Майстренко Валерий Николаевич // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 29 август 2019)
  • Майстренко Валерий Николаевич