Валерий Макаров
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Валерий Макаров | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Валерий Владимир улы Макаров |
Туган | 16 февраль 1965 (54 яшь) ТАССР Зәй |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты |
Һөнәре | төзелеш инженеры, район башлыгы |
Валерий Макаров (Валерий Владимир улы Макаров) — Татарстанның дәүләт хезмәткәре, Әгерҗе районы башлыгы (2013 елдан).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1965 елның 16 февралендә Татарстан АССР Зәй шәһәрендә туган. Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган (2002).
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1989-1992 «Вита» кече ширкәтендә инженер (Яр Чаллы).
- 1992-1996 «Техтранс» оешмасында директор урынбасары (Яр Чаллы).
- 1996-1997 «Камагорстрой» сәнәгать оешмасында директор урынбасары (Яр Чаллы).
- 1998-2001 «Бензин сервис» ҖЧҖ директоры (Яр Чаллы).
- 2001-2012 «Нефтеснаб» ҖЧҖ директоры (Яр Чаллы).
- 2012, август-сентябрь Әгерҗе районы башкарма комитеты рәисе урынбасары.
- 2012, октябрь-2013, апрель Әгерҗе районы башкарма комитеты рәисе.
- 2013, апрель Әгерҗе районы башлыгы.