Валерий Платонов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валерий Платонов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Валерий Платонов
Туган 6 гыйнвар 1953(1953-01-06) (68 яшь)
Белорет, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре дирижёр

Платонов Валерий Игнатьевич (6 гыйнвар 1953 ел) — опера-симфоник дирижер, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасының халык артисты, «Алтын Битлек» Милли театр премиясе лауреаты. .

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Валерий Игнатьевич Платонов 1953 елның 6 гыйнварында Башкорт АССРның Белорет шәһәрендә туган.

1977 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын, ә 1982 елдаЕкатеринбург шәһәрендә Урал дәүләт консерваториясе аспирантурасын тәмамлаган. Аның укытучылары — М. Б. Голубицкий, илнең иң зур дирижеры, профессор М. И. Паверман, данлыклы Е. Колобов та аның классын тәмамлаган. Аның профессиональ карьерасы 1981 елда П. И. Чайковский исемендәге Пермь академия опера һәм балет театрында башлана. Үзенең остазы дип Пермь опера театрының ул вакыттагы баш режиссеры профессор Э. Е. Пасынковны саный.

Пермьдә эшләгәндә, Платонов В. Рылов һәм Э. Пасынков белән бергә, М. Глинканың «Иван Сусанин» һәм С. Прокофьевның «Сугыш һәм тынычлык» («Война и мир») операларын; А. Анисимов һәм Э. Пасынков белән бергә — С. Прокофьевның «Утлы фәрештә» (СССРда тәүге тапкыр) һәм М. Мусоргскийның «Хованщина» операларын, А. Анисимов һәм Ю. Петров белән бергә — Дж. Вердиның «Отелло» операсын куюда катнаша. Дж. Пуччининың «Богема», Г. Доницеттиның «Лючия ди Ламмермур» операларын куя. В. И. Платонов җитәкчелегендә И. Ануфриевның «Салкын йөрәк» балеты дөнья премьерасы үтә.

1991-2001 елларда В. И. Платонов Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры булып эшли. Бу елларда Платоновның төп эшләре:

опералар:

  • Ж. Бизе, «Кармен»
  • Дж. Россини, «Севильский цирюльник»
  • Дж. Пуччини, «Богема»
  • П. Чайковский, «Пиковая дама»
  • Ш. Гуно, «Фауст» (концерт башкаруы)

балетлар:

  • П. Чайковский, «Лебединое озеро», «Щелкунчик»
  • Л. Минкус, «Дон Кихот» (Ю. Григорович постановкалары).
  • Х. Әхмәтов, «Нәркәс», С. Низаметдинов «Ай тотылган төндә» һәм «Memento» операларының дөнья премьерасы.

В. Платонов җитәкчелегендә И. Архипова һәм М. Биешу катнашлыгында Дж. Вердиның "Реквием"ы, С. Прокофьевның «Иван Грозный» ораториясе, Дж. Россининың «Стабат Матер», Ф. Шубертның 4 симфониясе, Онеггерның 4 симфониясе, А. Шниткеның «Гоголь-сюита»сы, Д. Шостаковичның 1, 6, 13, 15 симфонияләре, П. Чайковскийның симфонияләре һәм башка әсәрләр башкарыла.

В. Платонов — Б. Бриттенның "Хәрби реквием"ы сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры, аны башкару Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануның 50 еллыгына багышланган була.

В. Платонов «Ирина Архипова представляет...» фестивалендә һәм М. Глинка исемендәге XVI халыкара вокалистлар конкурсында катнаша. Аның җитәкчелегендә «Уфада Шаляпин кичәләре» опера фестивале һәм Рудольф Нуриев истәлегенә балет фестивале уздырыла.

1997-2001 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында опера-симфоник дирижерлык буенча укыта. Бу чордагы аның укучылары — Раушан Якупов, Башкортстан Республикасы милли симфоник оркестрының баш дирижеры һәм Артем Макаров, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры.

2001 елда Валерий Игнатьевич Платонов П. И. Чайковский исемендәге Пермь опера һәм балет театрына баш дирижер сыйфатында эшкә чакырыла. Бу елларда Платоновның төп эшләре:

— опера премьералары:

  • Ж. Массне, «Клеопатра» *Р. Щедрин, «Лолита»
  • Ж. Массне, «Синдерелла, или Сказка о Золушке»
  • П. Чайковский, «Мазепа», «Иоланта»
  • К Монтевердь, «Орфей»
  • Дж. Верди, «Отелло»
  • Н. Сидельников, «Чертогон».
  • А. Чайковский, «Один день Ивана Денисовича»

балет премьералары:

  • С. Прокофьев, «Золушка»
  • С. Прокофьев, «Серенада»
  • С. Прокофьев, «Imperial Ballet» П. Чайковскийның фортепиано белән оркестр өчен Икенче концерт музыкасына
  • Л. Минкус, «Дон Кихот»
  • С. Прокофьев, «Ромео һәм Джульетта»

В. И. Платонов театр репертуарында агымдагы бик күп спектакльләргә дирижерлык итә. В. И. Платонов инициативасы һәм җитәкчелеге астында симфоник концертлар яңадан башлана, бу Пермь тамашачыларында һәм матбугатта зур кызыксыну һәм резонанс тудыра.

Дирижер репертуарында 100-дән артык опера һәм балет спектакльләре һәм 80-нән артык симфоник программалар исемлеге.

В. Платонов АКШ-та, Германиядә, Франциядә, Нидерландта, Испаниядә, Бельгиядә, Ирландиядә, Швейцариядә дирижерлык итә.

В. И. Платонов 2001 елда Ж. Массненың «Клеопатра» операсын куйган өчен мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә өлкә премиясенә лаек була.

2007 елда ел саен үтә торган «Crescendo» халыкара музыка фестивалендә катнаша[1]

2008 елда Валерий Платонов җитәкчелегендә Карнеги-холда «Чайковский-гала» оркестры, П. И. Чайковский исемендәге Пермь опера һәм балет театры хоры һәм солистлары концерты үтә.

2010 елда «Иң яхшы дирижер» номинациясендә («Один день Ивана Денисовича») «Алтын битлек» Милли театр премиясенә лаек була.

Валерий Платонов 2014 елның июленнән 2015 елның декабренә кадәр Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының сәнгатьле җитәкчесе булып эшли.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Официальный отчёт Министерству культуры Российской Федерации о фестивале «Crescendo»
  2. Башкирский оперный театр возглавил Валерий Платонов из Перми — Игорь Карнаухов — Российская газета

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Платонов В. Кто не рискует — обречен на застой / В. Платонов, Н. Земскова // Звезда. 2001. 25 сент.;
  • Платонов В. С бала на летучий корабль / В. Платонов, Е. Зайцева // Пер. новости. 2002. 7-14 марта.;
  • Платонов В. Главный в оркестровой яме / В. Платонов, К. Чернова // Вечерняя Пермь. 2002. 24 окт.;
  • Наймушин В. Возвращение маэстро // Перм. обозреватель. 2003. 27 янв.;
  • Валерий Платонов: [буклет] / Перм. академ. театр оперы и балета им. П. И. Чайковского. Пермь, [2003].;
  • Чернова К. Юбилей маэстро // Веч. Пермь. 2003. 13 февр.;
  • Красина И. С музыкой по пути // Звезда. 2007. 5 июня.
  • Файзуллина Э. Театральный бум в Уфе. // Бельские просторы. № 11 (204), 2015

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]