Валерий Әхмәтшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валерий Әхмәтшин latin yazuında])
Валерий Әхмәтшин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Валерий Васил улы Әхмәтшин

Туу көне

4 июнь 1941(1941-06-04) (82 яшь)

Туу урыны

ТАССР, Сарман районы, Сарман

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

композитор, педагог

Кораллар

баян, фортепиано

Жанрлар

җыр, романс, оркестр музыкасы

Милләт

татар

Валерий Әхмәтшин, Валерий Васил улы Әхмәтшин (1941 елның 4 июне, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — үзешчән композитор, җырлар, романслар авторы, Алабуга мәдәният училищесы (хәзерге Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте) укытучысы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Валерий Әхмәтшин. 2011

1941 елның 4 июнендә Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1958), Алабуга мәдәният-агарту училищесын, Н. К. Крупская исемендәге Лениград мәдәният институтының оркестр бүлеген (1967) тәмамлый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлагач, Мамадышта халык уен кораллары оркестры җитәкчесе.

Ленинград мәдәният институтын тәмамлагач, Алабуга мәдәният училищесындә укыта.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленинград мәдәният институтында укыган елларында (1962-1967), беренчеләрдән булып, татар эстрадасы өчен җыр текстларына көйләр чыгара башлый. Иң зур танылу алган җыры булып «Чыгарсыңмы каршы алырга» (Дамир Гарифуллин сүзләренә) җыры исәпләнә, чөнки җыр, язылу белән үк, якташы Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флера Сөләйманова репертуарында яңгырый башлый.

Алабуга мәдәният училищесындә укыткан вакытта җырларга, романсларга көйләр язуын дәвам итә. Төрле елларда иҗат иткән 100дән артык әсәре[1] — оркестр өчен, музыка уен кораллары өчен язылган әсәрләре, билгеле җырлары һәм романслары бар (мәсәлән, Рамил Чурагулов сүзләренә «Әрәмә баланнары», «Сыерчыклар сайрый», «Бәгърем, тик син генә», «Здравствуй, Кама» һ.б.).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман (төзүчесе Тәлгат Исмәгыйлов). Казан: «АБАК» нәшрияты, 1998. ISBN 5-89423-067
  2. Сарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]