Вангатх Гыйбадәтханә комплексы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вангатх Гыйбадәтханә комплексы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гыйбадәтханә
Вагнатх Гыйбадәтханә Комплексы
Ил Һиндстан
Төбәк / район Һиндстан,Җамму һәм Кәшмир штаты, Гандербал районы
Кайсы дини агымга карый Шива Ходаена табыну
Нигезләүче Җалука Маурья, Ашоканың улы
Нигезләнгән 8-енче гасыр

Вангатх Гыйбадәтханә комплексы - Җамму һәм Кәшмирнең Гандербал районында Наранагка якын Вангатхта һәйкәлләр төркеме. Вангатх - Шринагардан 48 миля төньяк-көнчыгышта урнашкан авыл.[1] Хәзерге корылма безнең эраның 8-енче гасырында Каркота династиясенең Лалитадитья Муктапидасы тарафыннан төзелгән булган.[2]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вангатхта Наранаг гыйбадәтханә комплексы.

Калхана Раджатарангинида искә алганча Ашока Шринагар шәһәрен безнең эраның 3-енче гасырында төзегән. Аның улы Җалука, безнең эраның 220 елында Шайвит Бхутешвара, Джьестарудра һәм Наранагның изге чишмәсе тирәли "Матха" төзегән. Вангатх гыйбадәтханәләре шул вакыт тирәсендә өч төркем итеп төзелгән булган, мәсьәлән, Шринагарида Шанкарачарья Гыйбадәтханәсе һәм Маттан янында Бумазув гыйбадәтханәсе.[3] Патша Җалука "Наранаг" чишмәсе урынында безнең эраның 137 елында таш гыйбадәтханә төзегән. Патша Җаендра (безнең эраның 61 елы) изге урында Шива Бхутешага табынган. Лалитадитья Муктапида (безнең эраның 713-735 елы) җиңә торган экспедициясеннән соң яхшы сумма акча бүләк иткән. Патша Авантиварман (безнең эраның 855-883 елы) изге потларны коендыру өчен көмеш акведук белән таш пьедестал төзегән. Калхананың әтисе Чанпака һәм абые Канка шулай ук урынга еш килгәннәр.

Калхана буенча бу изге урынның хәзинәсе Кәшмирнең Патшасы Санграмаҗайя (безнең эраның 1003-28) тарафыннан таланган булган, бу Патша Уччала вакыты (1101-1111 еллар) һәм соңрак барон Хаявадана фетнәсе вакытында.[4]

Архитектура һәм стиль[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вангатх гыйбадәтханә комплексы, өлешчә сурәт.

Архиепископ Кроуи һәм Майор Коул Вангатх янында төрле чорлар һәм үлчәмнәрнең унҗиденче гасыр гыйбадәтханә корылмалары хәрабәләрен ике төрле төркемгә бүлгәннәр: беренчесе көнбатыш якта, ә икенчесе көнчыгыш якта. Һәр төркем янында аерым таш стена бар, һәм икенчесеннән кечкенә арада урнашкан.[3] Гыйбадәтханә комплексы "Канакнай"ның "Канка нади"сы буйлап урнашкан һәм биредәге соры граниттан төзелгән.[5] Гыйбадәтханәләрнең ике төркеме арасында өченче төркем - "Матха"лар тора.

Көнбатыш комплекс[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алты гыйбадәтханәнең беренче төркемен, аны Аурел Штайн "Шива-Җьештхарудра" яки "Шива-Җьештхеша" дип атый, якындагы стена янында урнашкан.[3] Җьештхарудра төркеме югары урнашкан һәм төп "Җьештхеша" (Шива) гыйбадәтханәсеннән гыйбарәт, аның тирәли өстәмә гыйбадәтханәләр.[5] Төп корылма тыштан 25 фут квадрат һәм эчтән 17 фут, бер-берсенә каршы ике керүе бар, алар төньяк-көнчыгышка һәм көньяк-көнбатышка карый. Идәннең үзәгендә квадрат мәйдан ул капланмаган. Ул пот пьедесталының урынын билгели. Эчтә гөмбәзле түшәм бар. Тышта түбә пирамидаль формада.[3]

Көнчыгыш комплекс[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханәләрнең икенче төркеме - массив турыпочмаклы таш стена, ул ике пулатлы капка тарафыннан үтелә. Стена эчендә алты гыйбадәтханә хәрабәләрдә һәм өлешчә җиргә күмелгән. Иң зур гыйбадәтханәнең эчендә 17 фут квадрат нигезе бар, ул көнбатыш комплекста иң зур гыйбадәтханәгә охшаш. Бу гыйбадәтханә Штайн тарафыннан "Шива-Бхутешвара" дип идентификацияләнгән булган.[3]

Үзәк павильон[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнбатыш һәм көнчыгыш комплекслар арасында өченче төркем корылмалары урнашкан. Ул бина калдыкларыннан гыйбарәт, үлчәмнәре 120 футка 70 фут, биеклеге 10 фут. Бу бинаның ягы буйлап 30 монолит баганалар нигезләре, аралары 12 фут. Бу "матха"ның баганалы павильоны. Якында гаять зур (18 фут) почмаклы цистерна.[3]

Хәзерге статусы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милли әһәмиятлелек урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстанның Археологик Тикшерүе Нарангта Вангатх Гыйбадәтханә комплексын Һиндстанның үзәк тарафыннан якланган һәйкәлләренә керткән.[6][7] Гыйбадәтханә "үзәк тарафыннан якланган гыйбадәтханәләр" исемлегендә Канганда, Наранагта "Борынгы Гыйбадәтханәләр Төркеме" буларак мәгълүм.[8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Parmanand Parashar (2004). Kashmir: The Paradise of Asia. Sarup & Sons, Darya Ganj, Delhi. p. 249. ISBN 81-7625-518-1. https://books.google.com/books?id=gylNFls7xxoC&pg=PA249. 
  2. Hermann Goetz (1955). The Early Wooden Temples of Chamba. Copyright, 1955, by E.J. Brill, Leiden, Netherlands. pp. 66, 114. https://books.google.com/books?id=kMwUAAAAIAAJ&pg=PA66. 
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Chaman Lal Gadoo (2009). KASHMIR: Hindu Shrines. Vidya Gauri Gadoo Research Center, Shakarpur, Delhi. p. 67. ISBN 978-81-910057-0-7. 
  4. Bansi Lal Malla (2009). Sculptures of Kashmir, 600 - 1200 A.D.. Agam Kala Prakashan. p. 16. https://books.google.com/books?id=d-fVAAAAMAAJ&dq=wangath+temple&focus=searchwithinvolume&q=wangath. 
  5. 5,0 5,1 Krishna Deva (1995). Temples of India: Text [Vol 1]. Aryan Books International (Original from University of Michigan). p. 230. ISBN 9788173050541. https://books.google.com/books?id=StnVAAAAMAAJ&q=wangath+temple&dq=wangath+temple. 
  6. Archaeological Survey of India protected monuments. Retrieved on 7 September 2014.
  7. Archaeological Survey of India protected monuments. heritageofkashmir.org. Retrieved on 11 August 2012.
  8. Protected monuments in Jammu & Kashmir. asi.nic.in, Archeological surey of india. Retrieved on 29 October 2012.