Вануатуда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вануатуда ислам latin yazuında])
Вануатуда ислам
Дәүләт  Вануату
Бу мәкалә Ислам турында
Вануату утраулары картада

Вануатуда ислам (ингл. Islam in Vanuatu, бисл. Islam in Vanuatu, фр.  L'islam au Vanuatu, гарәп. الإسلام في فانواتو‎) ― азчылык дине, онлайн-бәяләүләр буенча, илдә якынча 1000 мөселман яши [1]. Вануату мөселманнарының күпчелеге сөнниләр, шулай ук 2005 елда нигез салынган әхмәдия җәмгыяте бар [2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978 елда ислам динен кабул иткән Генри ‹Хөсәен› Набанга (Henry ‹Hussein› Nabanga) Вануатуда иң танылган мөселманнарның берсе була. Ул 1973 елда тәрҗемәчеләр курсына Һиндстанга барган, шунда ислам дине нигезләрен өйрәнгән. Хөсәен Набанга ― аз санлы Меле халкы вәкиле һәм Вануатуда ислам динен беренче кабул итүчеләр булып меле кабиләсе халкы тора (алар кечкенә генә Имере Тенуку утравыннан чыккан) [3]. Хәзер мөселманнар Вануату утрауларының күпчелегендә бар.

2007 елда Вануатуда 200гә якын җирле халык вәкиле ислам динен кабул иткән, башкаладан читтәге утрауларда мәчетләр барлыкка килгән [1][4]. Исламны беренче булып җирле кабилә юлбашчылары кабул итә, аңа гаилә әгъзалары һәм кабиләнең башка әгъзалары иярә [4].

Ислам оешмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта дини мәсьәләләр белән шөгыльләнүче теркәлгән Вануату Ислам җәмгыяте (Vanuatu Islam Society) бар, меле авылыннан Мөхәммәд Садыйк Самбо (Muhammad Sadiq Sambo) җәмгыятьнең президенты, Мостафа Келоас (Mustapha Keloas) җәмгыятьнең генераль секретаре булып тора [5].

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вануатудагы беренче мәчеткә 1992 елда ил башкаласы Порт-Вила(ингл.) читендә меле авылында нигез салына. Шулай ук Танна утравында(ингл.) тагын бер мәчет, Эроманга утравында(ингл.) намаз уку урыны бар. Мөмкинлеге булган Вануату мөселманнарының балалары дини белемне Фиджига барып үзләштерә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Vanuatu - Island Dress, Australian Broadcasting Corporation (2005-02-15).
  2. (September 2008) «Muslims in Melanesia: putting security issues in perspective». Australian Journal of International Affairs 62 (3): 408–429.
  3. Hussein Nabanga, Vanuatu’s First Muslim (2016). әлеге чыганактан 2021-09-08 архивланды. 2022-02-27 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 Heeding the call to prayer in a region that reveres the pig, Sydney Morning Herald (8 September 2007).
  5. Muslims in Vanuatu(ингл.)