Ваныш-Алпавыт волосте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ваныш-Алпавыт волосте latin yazuında])
Ваныш-Алпавыт волосте
волость
Ил Россия империясе, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы, ССРБ
Төбәк
  • Бөре өязе (Уфа губернасы)
  • Бөре кантоны (Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы)
  • Юкка чыгарылган 1925/1926
    Башкала Ваныш-Алпавыт, Типләк
    Халык саны 19 862 кеше  (1920)

    Ваныш-Алпавыт волосте (ۋانىٰش-ئالپاۋىٰت ۋولىٰسىٰ) — Уфа губернасының Бөре өязенә һәм БАССРның Бөре кантонына кергән административ берәмлек.

    Борай, Киебәк, Никольски, Кызылъяр, Югары Тәтешле, Иске Балтач һәм Кызганбаш вулыслары белән чиктәш булган (1890).

    Халык саны — 13 543 кеше (1890),[1] 19 862 кеше (1920).[2] Милләтләр: башкортлар – 66,7%, татарлар[3] – 18,8%, арлар – 6,5%, чирмешләр – 6,4%.[2] (1920). Торак пунктлар саны — 31 (1890),[1] 33 (1920).[2]

    1920 елның февралендә төзелгән «ТССР турында нигезләмә»нең проекты буенча Ваныш-Алпавыт волосте, өязнең күпчелек территориясе кебек үк, Татарстан составына керергә тиеш була.[4] 1925/1926 елда бетерелә, территориясе Борай, Иске Балтач һәм Кызылъяр вулысларына кушыла.

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. 1,0 1,1 http://elib.shpl.ru/ru/nodes/11487-45-ufimskaya-guberniya-1890-statistika-rossiyskoy-imperii-16-vyp-20#page/8/mode/inspect/zoom/6
    2. 2,0 2,1 2,2 http://mrodnov.ru/fr/0/public/Birsk-1920.pdf
    3. татарлар, мишәрләр, мишәр-татарлар, типтәрләр, мөселман-типтәрләр, татар-типтәрләр, һ.б.
    4. Файзуллин С. A. Административно-территориальное устройство Татарской АССР в 1920-1930-е гг.: формирование и развитие. — Казань: Татарстан китап нәшрияты, 2015. — Б. 195. — 214 б. — ISBN 978-5-298-03020-5.