Варикоз (күздә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Варикоз (күздә) latin yazuında])

Варикоз зәгыйфьләнгән тышча белән төрле озынлыктагы орбиталь веноз тамырлар сегментларыннан гыйбарәт. Кан агымында катнашып, варикоз тамырлар веноз басым артканда киңәя, аларның сыгылмалык үзлекләре тышчаларының калган калынлыгы һәм сыгылмалыгына бәйле. Күбесенчә чир бер яклы һәм өске-борын өлкәсендә урнаша. КТ һәм яссы рентгенограммаларда флеболитлар 20% очракта очрый.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Бу гадәттә кечкенә балачактан олы урта яшькә кадәр билгеләнә.

2. Билгеләре

• Тышкы билгеләрсез арадаш экзофтальм. Экзофтальм тибешсез һәм тавышсыз. Орбита тамырларында каплавычлар юк, шуңа кайтма экзофтальм йөткерү, көчәнгәндә, Вальсальва сынавында (рәс. 6.19), тәннең мәҗбүри торышы яки бөят венасын тыштан кысканда веноз басымының артуы белән барлыкка килә яки арта ала.

• Вальсальва сынавында кабакларда күренгән ясалулар шулай ук зурая (рәс. 6.20, 6.21а).

• Коньюнктива веналарының варикозлы киңәюе (рәс. 6.21б).

• Күренгән үзгәрешләр һәм экзофтальм бергә була (иң еш).

3. КТ һәм яссы рентгенограммалар флеболитларны ачыклый (рәс. 6.22а).

4. Ангиография тамыр үзгәрүләрен ачыклый ала (рәс. 6.22б).

Өзлегүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өзлегүләр — кискен кан китү һәм тромбоз. Озак барышта тирә-яктагы май тукымаларының атрофиясе һәм энофтальм белән бергә күзнең гадәти торышында тирән өске буразна булуы мөмкин (рәс. 6.23), ул веноз басым арту белән кире кайта ала.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хирургик кисеп алу техник яктан катлаулы һәм ясалуның зәгыйфьлеге һәм күп кан китү аркасында еш тулы булмый.

Күрсәтмәләр - кабатланучы тромбозлар, авырту, чагылган экзофтальм һәм күрү нервының кысылуы.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.