Варшава-Ивангород операциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Варшава-Ивангород операциясе latin yazuında])
Варшава-Ивангород операциясе
Төп низаг: Беренче бөтендөнья сугышы
Дата

28 сентябрь — 8 ноябрь 1914

Урын

Висла

Нәтиҗә

Россия империясенең җиңүе

Көндәшләр
Русия империясе Русия империясе Алман империясе Алман империясе,

Австрия-Маҗарстан Австрия-Маҗарстан

Сәргаскәрләр
Төньяк-Көнбатыш фронт: Николай Рузский,

Көньяк-Көнбатыш фронт: Николай Иванов,
4-нче гаскәр: Алексей Эверт,
9-нче гаскәр: Платон Лечицкий.

Пауль фон Һинденбург,
9-нче гаскәр — Август фон Макензен,
1-нче гаскәр — Виктор Данкль
Яклар көчләре
2, 5, 4, 9-нче гаскәрләре. Барлыгы 470 000 җәяүле, 50 000 атлы гаскәр, 2400 туп 9-нче алман гаскәре, 1-нче австрия гаскәре. Барлыгы 290 000 җәяүле, 20 000 атлы гаскәр, 1600 туп
Югалтулар
15 000 үтерелгән, 50 000 яраланган 120 000 — 150 000 үтерелгән һәм яраланган
Беренче бөтендөнья сугышының Көнчыгыш фронты

Варшава-Ивангород операциясе — алман һәм австрияле гаскәрләрнең Россия империясенең гаскәрләренә каршы операция.

Яклар хәлләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галиция бәрелешендә җиңелү Австрия-Маҗарстанның хәле хәрби һәлакәт чигенә җиткән. Шул шартларда алман гаскәре үзенең берлектәшенә ярдәмгә килде һәм үз көчләренең өлешен көньякка юллаган, Силезиядә Август фон Макензен җтиәкчелеге астында 9-нче гаскәр оештырылды. Русларның Силезиягә бәреп керүгә юл куймас өчен, алман сәргаскәрлеге КраковЧенстохова районыннан Ивангород һәм Варшавага һөҗүм итәргә карар итте.

Операция барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

28 ситәбер көнне 9-нче алман гаскәре Варшава һәм Ивангородка таба һөҗүмне башлаган. 8 октәбер көнне алман гаскәрләре Висла елгасына һәм Сан елгасы тамагына чыктылар. Варшава һәм Ивангород янында зур кара-каршы сугышлар башланып киткәннәр; алар барышында рус гаскәрләре Варшавага һөҗүмнәрне кире какканнар, ә Ивангород тирәсендә алар плацдармны булдыра алганнар. Көндәшнең һөҗүмнәре зәгыйфьләнә барган.

18—23 октәбер көннәрдә рус гаскәрләре Новогеоргиевск — Варшава — Ивангород — Сандомир сызыгыннан һөҗүмгә күчтеләр. Чолганышка эләкмәс өчен, Һиндербург Маккензен төркемен Варшавдан читкә күчергән. 21—26 октәбер көннәрендә 1-нче австрия-маҗар армиясе, белектәшкә ярдәм күрсәтеп, Ивангородка таба һөҗумне ачты, әмма кара-каршы бәрелешендә ул тар-мар ителгән һәм тәртипсез рәвештә чигенгән. 27 октәбрендә австрия-алман гаскәрләре чыгыш позицияләре чигенә башлаганнар.

Рус гаскәре һөҗүмне көнбатышка һәм көньяк-көнбатышка һөҗүмен үстерергә дәвам иткәннәр, ләкин гаскәр белән идарә өлкәсендә җитешсезлекләр булуы һәм тыл хезмәтләренең моңа әзер булмавы нәтиҗәсендә, һөҗүм акрын рәвештә алып барылган. Зур югалтуларына карамастан, австрия-алман гаскәрләре тулысынча җиңелүеннән котыла алганнар. 8 ноябрь көнне Унеюв—Ласк—Пшедбуж—Мехов—Тарнов сызыгына чыкканнар һәм анда ук туктатылганнар.

Нәтиҗә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Варшава-Ивангород операциясе — ике фронт гаскәрләре тарафыннан алып барылган Беренче бөтендөнья сугышының иң зур бәрелешләрдән берсе. Ул Алманияне Көнчыгыш фронтка гаскәрләрне күчерергә мәҗбүрләде, Көнбатыш фронтындагы Россия берлектәшләренә хәлне җиңеләйтте. Варашава янындагы уңышсызлык (Галициядәге җиңлеше белән беррәттән) балкан дәүләтләрне австрия-алман блокына җәлеп итәргә мөмкинлек бирмәгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]