Василий Агапов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Агапов latin yazuında])
Василий Агапов
Туган 27 февраль 1898(1898-02-27)
Петрозаводск, Россия империясе
Үлгән 23 сентябрь 1984(1984-09-23) (86 яшь)
Петрозаводск, РСФСР, СССР
Һөнәре рәссам

Василий Михайлович Агапов (1898 елның 27 феврале, Петрозаводск, Россия империясе — 23 сентябрь 1984, Петрозаводск, Карелия АССР, СССР) — рус һәм совет рәссамы, сәнгать белгече, Карелия АССРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1969).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Василий Агапов 1898 елның 27 февралендә Петрозаводскида һөнәрче гаиләсендә туган. Белеме: 2 нче Петрозаводск приход мәктәбен, 1915 елда Петрозаводск Югары халык училищесын тәмамлый. 1915-1916 елларда Олонец дини семинариясенең рәссам-укытучысы А.Л. Андриевскийның шәхси студиясенә йөри. 1915-1919 елларда Петрозаводск почта-телеграф конторасында телеграфист булып эшли, гимназия курсы өчен экстерн имтихан тапшыра. 1918 елда Мәскәүдә Н. В. Петров театр сәнгате студиясендә шөгыльләнә. 1919-1920 елларда-эшләр идарәчесе, коллегия секретаре һәм Олонецк губерниясе элемтә идарәсенең җирле Комитеты рәисе була. 1920 елда Мәскәү шәһәрендә югары сәнгать-техник институтта укый. 1922 елдан Петрозаводск станциясенең тимерьюлчылар клубы түгәрәге җитәкчесе һәм декораторы. 1928-1930 елларда Мәскәү шәһәрендә тукымаларны язу буенча читтән торып курсларда укый, 1929 елдан Петрозаводск шәһәренең халык сәнгате эшләнмәләре чыгару остаханәсенең идарә рәисе һәм рәссам-инструкторы була.

1932-1934 елларда һәм 1938-1941 елларда Карелия мәдәният фәнни-тикшеренү институтының фәнни хезмәткәре. Карел гамәли сәнгате әсәрләрен җыю буенча сәфәрләрдә катнаша, 500 дән артык халык осталарының әсәрләрен сурәтли. 1936 елда Ростов-на-Донуда Төньяк Кавказ дәүләт гамәли белемнәр институтының 3 курсын тәмамлый. 1934 елда Петрозаводск шәһәренең 2 нче өстәмә мәктәбендә рәсем сәнгате укытучысы. 1936-1938 елларда Петрозаводск шәһәре Үзәк мәдәният йорты изостудиясе директоры. 1937 елда Ленинградта Карел сәнгате декадасында катнаша.

1944-1944 елларда Карел фронтында «Голос солдат» фронт газетасы рәссамы, Карфинрадио дикторы.

1944-1946 елларда Карел республика музыкаль комедия театрында рәссам-декоратор.

1946 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1946). Ул иҗат иткән эшләр Зур совет энциклопедиясенең 20 нче томында һәм Кече совет энциклопедиясенең 4 нче томында басылып чыккан.

1950-1952 елларда карел халык иҗаты республика йортының сынлы сәнгать буенча методисты. 1952 һәм 1959 елларда Мәскәүдә Карелия рәссамнары әсәрләре күргәзмәсендә катнаша. 1954 елдан Карелия АССР Мәдәният министрлыгы инспекторы.

1958 елдан персональ пенсионер.

Карел-Фин ССР Югары Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән (1948, 1951, 1958). Үзәк һәм җирле матбугатта 300дән артык мәкалә, сәнгать белеме буенча китаплар авторы.

Төп сәнгать эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Агапов В. М. Народное творчество Карело-Финской ССР — Петрозаводск, 1940.
  • Агапов В. М. Вышивка Заонежья // На рубеже. 1948. № 1.
  • Агапов В. М. В. Н. Попов — Петрозаводск, 1951.
  • Агапов, В. М. Народный художник Республики: [художник В. Попов] / В. Агапов // На рубеже.- 1949.- № 11 .- С.79-88: ил.
  • Агапов, В. М. В. Н. Попов. Народный художник Карело-Финской ССР/ В. Агапов.- Петрозаводск: Государственное издательство Карело-Финской ССР, 1951.
  • Агапов, В. М. Карелия в творчестве выдающихся русских художников/ В. Агапов // На рубеже.- 1955.- № 6.- С. 115—121.
  • Агапов, В. М. История одной картины/ В. Агапов// На рубеже.- 1965.- № 1.- С. 113: ил.- (Коротко о многом).
  • Агапов, В. М. Он любил Карелию: [о творчестве В. Н. Попова] / В. Агапов//Север.- 1965.- № 5.- С.100-103: портр; ил. на вкл. между с. 112—113.
  • Агапов В. М. Хаккарайнен Т. А. Художники на Валааме — Петрозаводск, 1967, 1978.
  • Агапов В. М. // Искусство Карелии. — Петрозаводск, 1985.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Калинин, Е. С. Агапов Василий Михайлович / Е. С. Калинин // Художники Карелии / Е. С. Калинин. — Петрозаводск, 2000. — С. 143—144.
  • Народные умельцы : (с выставки прикладного искусства, зкспонировавшейся в Петрозаводске в марте 1959 г. по материалам Дома народного творчества и Государственного исторического музея Карельской АССР) / фот. К. Перфильева // На рубеже. — 1959. — N 4.