Василий Бабенко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Бабенко latin yazuında])
Василий Бабенко
Туган 20 июнь 1950(1950-06-20) (73 яшь)
Верхний Кульчум[d], Ярмәкәй райуны, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре өлкәне өйрәнүче
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Василий Яковлевич Бабенко (1950 елның 20 июне, Югары Колчум авылы, Ярмәкәй районы, Башкорт АССР, ССРБ) — Совет һәм Россия галиме, тарих фәннәре кандидаты (1985), доцент (2006).

200 дән артык фәнни хезмәт авторы. «Башкортстан Республикасы. Ярмәкәй районы энциклопедиясе»нең авторларның берсе һәм баш мөхәррире[1]. Аның фәнни эшчәнлеге «Россиянең танылган галимнәре» энциклопедиясендә яктыртылган[2].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Василий Бабенко 1950 елның 20 июнендә Башкорт АССРның Ярмәкәй районы Югары Колчум авылында украин тамырлары булган гаиләдә туа[3].

Ярмәкәй районының Спартак урта мәктәбен тәмамлый (1967) һәм шул ук мәктәптә пионервожатый булып эшли башлый. Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң (1969—1982) Спартак мәктәбендә һәм 75 нче Уфа урта мәктәбендә, шулай ук Уфа радиотехника техникумында һәм Уфа медицина училищесында эшли. 1977 елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын темамлый.

1978 елдан Башкортстанда Украин күченүчеләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнә. Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Раил Кузеевның фәнни мәктәбендә аспирантурада укый. 1982 елдан башлап Башкорт дәүләт педагогия институтының (хәзерге вакытта М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты) ССРБ тарихы кафедрасы ассистенты булып эшли. 1985 елда «Башкортстан украиннарының матди мәдәнияте: тарихи-этнографик тикшеренү»[4] темасына кандидатлык диссертациясен яклый һәм ССРБ Фәннәр Академиясенең Башкорт филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтының фәнни хезмәткәре була.

1989—1991 елларда СБКФның Башкорт өлкә комитетының идеология бүлеге лекторы һәм консультанты була. 1992—1998 елларда — Уфа шәһәр Советы башкарма комитетының милләтара мөнәсәбәтләр буенча консультанты, аннары Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы — Корылтай рәисе киңәшчесе. 1999 елдан М. А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетының Уфа филиалы директоры булып эшли. Анда дәүләт һәм хокук тарихы һәм теориясе кафедрасы профессоры итеп сайлана. Бер үк вакытта филиалның Украинистика фәнни үзәге җитәкчесе һәм Гыйльми советы әгъзасы булып тора. М.А. Шолохов исемендәге МДГУ ябылганнан соң Башкортстанның Ярмәкәй районында Башкорт дәүләт университетының «Кулчум» рекреацион-сәламәтләндерү комплексы директоры булып эшли.

Халыкара украинистлар ассоциациясе әгъзасы һәм Россия украинистлар ассоциациясен гамәлгә куючысы булып тора.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • III дәрәҗә «Казанышлары өчен» ордены (Украина, 2001);
  • Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының мактау грамотасы (2008);
  • Украина педагогика фәннәре академиясенең мактау грамотасы (2005);
  • Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (2006);
  • Украина Президенты Леонид Кучма рәхмәт хаты (1997);
  • Украина Министрлар Кабинеты мактау грамотасы (1999) — Башкортстан белән Украина арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгыткан өчен[5];
  • Архиерей грамотасы[6];
  • Башкортостан Республикасының Ярмәкәй районының мактаулы гражданины[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Энциклопедия Ермекеевский район. Республика Башкортостан. Уфа: Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Уфимский полиграфкомбинат, 2010.- 200 с., илл.- ISBN 878-5-85051-504-1.
  2. К юбилею профессора Василия Бабенко
  3. Бабенко Василий Яковлевич 2020 елның 6 август көнендә архивланган.
  4. Диссертация кандидата исторических наук
  5. Постановление Кабинета Министров Украины от 19 октября 1999 года № 1934-99-п «О награждении Почётной грамотой Кабинета Министров Украины»
  6. Директор УФ МГГУ им. М. А. Шолохова БАБЕНКО В. Я. удостоен архиерейской грамоты
  7. Почетные граждане, archived from the original on 2020-09-23, retrieved 2021-09-28 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]