Василий Богородицкий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Богородицкий latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Василий Богородицкий
Bog-1b.jpg
Туган телдә исем Василий Алексей улы Богородицкий
Туган 19 апрель 1857(1857-04-19)
Казан губернасы Царевококшайск шәһәре
Үлгән 23 декабрь 1941(1941-12-23) (84 яшь)
Казан, РСФСҖ, ССҖБ[1]
Яшәгән урын Пушкин урамы, Казан[2]
Ватандашлыгы Русия империясе
Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg ССҖБ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре дияликтулыг
Эш бирүче Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: член-корреспондент РАН[d]

Василий Алексей улы БогородицкийСССР Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы, Казан университеты профессоры, Казан телбелем мәктәбенең күренекле вәкиле.

Ул 1857 елның 19 апрелендә Казан губернасы Царевококшайск шәһәрендә (хәзерге Мари Иле Республикасы Йошкар-Ола шәһәре) туа. Башлангыч белемне Царевококшайск өяз училищесында (1864-1868 еллар), урта белемне 1нче Казан гимназиясендә (1868-1976 еллар), югары белемне Казан университетының тарих-филология факультетында ала (1876-1980 еллар).

Университетны тәмамлаганнан соң, В. А. Богородицкий профессор И.А.Бодуэн де Куртенэ җитәкләгән чагыштырмалы тел белеме кафедрасында профессор дәрәҗәсен алу өчен әзерләнергә калдырыла. 1881 елдан ул шул ук кафедраның приват-доценты дәрәҗәсен ала, классик телләрнең чагыштырма грамматикасы һәм урыс фонетикасы буенча курслар алып бара.

1884 елда Богородицкий магистр дәрәҗәсен ала, 1887 елда “Курс грамматики русского языка. Ч.1. Фонетика” дигән темага докторлык диссертациясен яклый. Ул 1880 елларда Казан университеты каршында Русиядә беренче эксперименталь фонетика лабораториясен оештыра.

Университеттагы фәнни-педагогик эшчәнлек белән беррәттән, Богородицкий 1881 елдан 1884 елга кадәр Татар укытучылар мәктәбендә урыс телен укыта. Шул ук вакытта татар грамматикасының үзенчәлекләрен өйрәнә, татарча әйтелеш буенча мәгълүматлар җыя. 1883 елда уздырылган Татар укытучылар съездында татар мәктәбендә урыс грамматикасын укыту турында доклад ясый.

В. А. Богородицкий татар телен һәм башка төрки телләрне үзләштерә, татар фонетикасын эксперименталь яктан өйрәнүне башлап җибәрә, татар теле белеме буенча фәнни хезмәтләр яза.

1922 елдан галим Казан Шәрык педагогика институтына күчә. Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте эшендә катнаша, аның мактаулы әгъзасы була.

В. А. Богородицкий 1941 елның 23 декабрендә вафат.

  1. 1,0 1,1 Богородицкий Василий Алексеевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.], [30 cilddə] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. http://istmat.info/files/uploads/55542/1915_adres-kalendar_i_spravochnaya_knizhka_kazanskoy_gubernii.pdf