Василий Галицкий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Галицкий latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Василий Галицкий
Туган 6 июнь 1912(1912-06-06)
Бердычив, Киев гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 9 июнь 1990(1990-06-09) (78 яшь)
Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы Украин Халык Республикасы[d]
Flag of the Ukranian State.svg Украин дәүләте[d]
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Петербург дәүләт университеты
Һөнәре географ
Эш бирүче Курский государственный университет[d]
Гыйльми дәрәҗә: география фәннәре докторы[d]

Василий Иванович Галицкий (укр. Василь Іванович Галицький; 1912 елның 6 июне, Бердичев, Киев губернасы, Россия империясе1990 елның 9 июне, Киев, ССРБ) — совет галиме, географ, геоморфология өлкәсендә белгеч, педагог, география фәннәре докторы (1971 елдан), профессор (1972). ССРБ Географик җәмгыятенең мактаулы әгъзасы (1985 елдан).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Василий Галицкий 1912 елның 6 июнендә Киев губернасының Бердичев шәһәрендә туа. 1930 елдан 1933 елга кадәр Уман социаль тәрбия институтында укый. Аннары укытучы булып эшли. 1934—1941 елларда Ленинград дәүләт университетының география факультетында читтән торып укый. Белгечлеге — географ-геоморфолог.

1940 елдан — Киев педагогия институтының география укытучысы.

Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1941 елда Киев саклану операциясендә истребитель батальонда үз теләге белән катнаша. Сугыштан соң Киров педагогия институтының физик география кафедрасында өлкән укытучы булып эшли. 1950 елдан 1953 елга кадәр — Днепропетровск чит телләр институтының өлкән укытучысы, декан урынбасары. 1953 елдан — Курск педагогия институтының өлкән укытучысы, доценты, профессоры. 1972—1977 елларда — физик география кафедрасы мөдире.

1976 елдан ССРБ фәннәр академиясенең геофизика институтының география бүлегендә эшли.

1971 елда «Палеогеоморфологик анализның төп принциплары һәм методлары: Преднепровск түбән тигезлеге территориясе мисалында» темасына докторлык диссертациясен яклый[1].

ССРБ мәгариф министрлыгының география буенча методик совет әгъзасы, Украина географик җәмгыяте президиумы әгъзасы, География секторының гыйльми советы әгъзасы, «Комплекслы географик тикшеренүләр» проблемасы буенча Украина Милли фәннәр академиясенең фәнни совет бюросы әгъзасы. 1985 елдан ССРБ географик җәмгыятенең мактаулы әгъзасы.

Фәнни эшләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

100 дән артык фәнни эш авторы.

  1. Ископаемые формы карста как показатель новейших тектонических движений // Уч. зап. Курского гос. пед. ин-та. — 1958. — Вып. 10. — С. 203—212.
  2. Геоморфология долины р. Ворсклы // Изв. Всес. геогр. об-ва. 1968. № 2.
  3. Н. Галицкая, В. Галицкий, Е. Капитонов, П. Кочергин. География Курской области / под общей редакцией В.И. Галицкого. — Воронеж: Центрально-Чернозёмное книжное издательство, 1974. — 135 с.
  4. Роль рельефа в формировании естественных ресурсов (на примере северо-запада Курской области) // Науч. тр. КГПИ. Т. 73 (166): Природные условия Курской и сопредельных областей. — Курск, 1976.- С. 15-28.
  5. Современные ландшафтные процессы в пойменных природных территориальных комплексах. В кн.: Оптимизация природной среды в условиях концентрации производства. Кишинев: Штиинца, 1978, с. 64-66.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Киев оборонасы өчен» медале

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Скавронський П. Вчений-географ — наш земляк // «Земля Бердичівська», № 47 (15166) від 8.06.2002 р.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Галицкий В.И.. Основные принципы и методы палеогеоморфологического анализа: на примере территории Приднепровской низменной равнины: в 2-х томах // диссертация ... доктора географических наук.. 2020-09-15 тикшерелгән.