Василий Добромыслов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Добромыслов latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 5 (17) апрель 1892
Туу урыны Белозерск, Новгород губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 2 май 1965(1965-05-02) (73 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Һөнәр төре педагог, филолог, университет профессоры
Эшчәнлек өлкәсе педагогика[d][1], филология[1] һәм предметная и отраслевая дидактика[d][1]
Эш урыны Мәскәү дәүләт педагогика университеты[d]
Әлма-матер Мәскәү дәүләт педагогика университеты[d] һәм Петербургский историко-филологический институт[d]
Гыйльми дәрәҗә галим
Академик дәрәҗә педагогия фәннәре нәмзәте[d]
Бүләкләр
Хөрмәт Билгесе ордены

Добромыслов Василий Алексеевич (17 апрель 1892 — 2 май 1965) — ССРБ һәм Россия галиме, педагог, филолог, педагогия фәннәре кандидаты, РСФСР педагогия фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Василий Алексеевич Добромыслов 1892 елда Белозерск шәһәрендә туган. 1917 елда Петроград тарих-филология институтынтәмамлый. 1918 елдан педагогик эшчәнлеген башлый, Таврия губернасының Хорлы шәһәрендә Җәмәгать гимназиясендә эшли. Ары Украина, Абхаз, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1938 елдан Мәскәүгә фәнни-педагогик эшкә күчә. В.И.Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтында педагогия һәм укыту эше белән шөгыльләнә. 1941 елдан 1965 елга кадәр Педагогия фәннәре академиясенең гомуми һәм политехник белем бирү фәнни-тикшеренү институтында эшли, анда рус телен укыту методикасы секторын җитәкли. РСФСР Педагогия фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты[2].

Добромыслов балаларның логик фикерләү һәм сөйләм үстерү бәйләнешләрен карау буенча актив шөгыльләнә. Мәктәп педагогикасында ул төп игътибарны грамматиканы систематик укытуга бирә. Рус теле дәрестәрендә укучыларның, Добромыслов фикеренчә, абстракт фикерләү күнекмәләрен, аналитик сәләтләрен, "фикер дисциплинасын" үстерү кирәк. Мөһим роль төрле тикшерү төрләренә (синтаксик, морфологик, лексик), шулай ук үз аллы эшләү өчен грамматик белем һәм мәсьәләләр комплексына бирелә[3].

Добромыслов сөйләм үстерү, грамматика, пунктуация, шулай ук рус теле укыту методикасы мәсьәләләре буенча 80-дән артык китап һәм мәкалә авторы булып тора[4].

Мәскәүдә яши. 1965 елның 2 маенда вафат була.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Добромыслов В. А. К вопросу о языке рабочего подростка. М., 1932;
  • Добромыслов В. А. Изложения и сочинения в семилетней и средней школе. М., 1946;
  • Добромыслов В. А. Учебник русского языка для ремесленных и педагогических училищ. М., 1949;
  • Добромыслов В. А. Изучение грамматических определений и правил в V−VII кл. М., 1951;
  • Добромыслов В. А. О развитии логического мышления учащихся V−VII кл. на занятиях по русскому языку. М., 1956;
  • Добромыслов В. А. Трудные вопросы грамматики и правописания / в соавт. Вып. 1. М., 1958; Вып. 2. М., 1960;
  • Добромыслов В. А. Преодолеть разрыв между обучением ивоспитанием на уроках русского языка. М., 1963;
  • Добромыслов В. А. О повышении научного уровня исследованийпо методике русского языка. М., 1963.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Павлов В. А., К 90-летию со дня рождения В. А. Добромыслова, Русский язык в школе, 1982, № 4.
  • Российская педагогическая энциклопедия: в 2 тт. / гл. ред. В. В. Давыдов. — М.: «Большая Российская энциклопедия», Т. 1, 1993, С. 279-280.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]