Василий Кузнецов
Василий Кузнецов | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Василий Васильевич Кузнецов |
Туган | 31 гыйнвар (13 февраль) 1901[1] Варнавинский уезд[d], Кострома губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 5 июнь 1990[2][1] (89 яшь) Мәскәү, СССР |
Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Карнеги — Меллон университеты[d] һәм Санкт-Петербург политехник университеты |
Һөнәре | сәясәтче, дипломат, профсоюз (һөнберлек) эшлеклесе, инженер |
Эш бирүче | Электросталь[d] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Игумнова, Зоя Петровна[d] |
Василий Кузнецов (рус. Василий Васильевич Кузнецов, 31 гыйнвар (13 февраль) 1901, Софиловка[3], Кострома губернасы — 5 июнь 1990, Мәскәү) — Совет дәүләт һәм фирка эшлеклесе.
ССРБ Югары Шурасының 2—11 чакырылары депутаты. Ике мәртәбә Социалистик хезмәт каһарманы, Сталин премиясе лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Керәстиян гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. 1915-1919 да Порецкое укытучылар семинариясендә укыган. 1926 да Ленинград политехника институтын тәмамлый. 1926 ның ноябреннән Макеевка металлургия заводында: инженер-сынаучы, смена инженеры, башлык урынбасары, мартен цехы башлыгы. 1927 дә фиркагә кергән. 1931—1932 дә Карнеги технология институтында (АКШ) белем ала. 1933-1936 да Ногинскидагы «Элетросталь» заводында: өлкән инженер, лаборатория башлыгы урынбасары, металлографик лаборатория башлыгы.
- 1937 дән ССРБ кара металлургия халык кәмисәриятендә.
- 1940-1943 дә ССРБ Дәүпланы рәисе урынбасары.
- 1943 тән профсоюз эшендә: 1944—1953 дә ҺББҮШ рәисе. Бер үк вакытта 1946—1950 дә ССРБ Югары Шурасының Милләтләр Шурасы рәисе.
- 1953 тән дипломатик эштә: КХҖдә ССРБ илчесе, 1953-1977 дә ССРБ чит ил эшләре министрының беренче урынбасары (1953-55 тә — урынбасар). Кариб кризисын, 1969 елгы кытай-Совет низагын, 1971 елгы һинд-пакстан низагын җайга салуга зур өлеш керткән.
- 1977-1986 да ССРБ ЮШ рәисе беренче урынбасары; өч мәртәбә ССРБ ЮШ рәисе вазыйфаларын башкарган (1982-83, 1984, 1985).
1986 дән пинсәдә. Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.