Эчтәлеккә күчү

Василий Лыткин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Лыткин latin yazuında])
Василий Лыткин
Файл:Lytkin.jpg
Туган телдә исем Василий Илья улы Лыткин
Туган 27 декабрь 1895(1895-12-27)
Усть-Сысольск, Вологда губернасы
Үлгән 27 август 1981(1981-08-27) (85 яшь)
Мәскәү, РСФСР
Милләт коми
Ватандашлыгы  Россия империясе
 РСФСР[d]
 СССР
Әлма-матер Тотемская учительская семинария[d] һәм Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d]
Һөнәре шагыйрь, балалар язучысы, тәрҗемәче, телбелгеч, финно-угрист
Эш бирүче Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты һәм РФА тел белеме институты[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы һәм Русия ватандашлар сугышы
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә докторы[d] (1927) һәм филология фәннәре докторы[d] (1946)

Василий Илья улы Лыткин (Василий Ильич Лыткин, комича Илля Василей Лыткин, 27.12.1895-27.08.1981)[1]коми совет шагыйре, фин-угыр телләр белгече, филология фәннәре докторы. Финляндия фәннәр академиясе докторы, Коми АССР Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСР һәм Коми АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе.

Усть-Сысольск шәһәр училищесында һәм Тотьма укытучалар семинариясендә белем алган. 1918 елда аның беренче шигырьләр дөнья күрә. Беренче бөтендөнья сугышында һәм Россия ватандашлар сугышында катнашкан.

1925 елда Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1927 елда Будапешт университиетында «фәлсәфә докторы» дәрәҗәсен ала.

19301933 елларда Мәскәү дәүләт университеты һәм 1932 елдан Коми педагогика институтында укытучы булып эшләгән.

1933 елда арестлана һәм биш елга хөкем ителә. 1956 елда тулысынча аклана.

1946 елда филология фәннәре докторы дәрәҗәсен ала. 1958 елданССРБ язучылар берлеге әгъзасы. 1961—1971 елларда — ССРБ Фәннәр академиясе тел белеме институтында фин-угыр телләре секторының мөдире.[2]

Иң зур әсәре — ватандашлар сугышы геройларга багышланган «Баралар» (рус. «Идут», комича «Мунöны») поэмасы.

Александр Пушкин, Фёдор Тютчев, Шандор Петөфи, Владимир Маяковский, Демьян Бедный, Корней Чуковский әсәрләрен коми теленә тәрҗемә иткән.

  1. (рус.) Жеребцов И.Л., Некрасова Г.А., Дёмин В.Н. Василий Ильич Лыткин. — Сыктывкар, 1997. — 48 с. (Коми научный центр УрО РАН. Серия «Люди науки». Вып. 21.)
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2009-03-18, retrieved 2013-06-28 

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]