Эчтәлеккә күчү

Василий Милиоти

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Милиоти latin yazuında])
Василий Милиоти
Туган 5 (17) февраль 1875
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 5 март 1943(1943-03-05) (68 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Россия империясе
Әлма-матер Мәскәү университетының тарих-филология факультеты[d]
Һөнәре рәссам

 Василий Милиоти Викиҗыентыкта

Василий Дмитриевич Милиоти (кайвакыт Миллиоти; В. М-и әдәби тәхәллүсе[1]; 1875 елның 5 (17) феврале, Мәскәү, Россия империясе1943 елның 5 марты, Мәскәү, ССРБ) — Россия һәм совет рәссамы, рус символизмының күренекле вәкиле.

Василий Милиоти 1875 елның 5 (17) февралендә Мәскәүдә грек тамырлары булган гаиләдә туа.

Махсус сәнгать белеме булмаган һәм өлкән абыйсы Николай җитәкчелегендә рәсем сәнгате белән шөгыльләнгән. 1899 елда Мәскәү Император университетының юридик факультетына укырга керә (соңрак тарих-филология факультетына күчә).

1906 елда В. Ф. Комиссаржевскаяның Петербург театрында Г. Ибсенның «Гедда Габлер» пьесасы буенча куелган Всеволод Мейерхольд спектаклендә (Николай Сапунов белән бергә) сценограф буларак дебют ясый.

1906 елдан 1909 елга кадәр «Весы» һәм «Золотое руно» журналлары белән хезмәттәшлек итә, аларны үз графикалары белән бизи, ә «Золотое руно»да шулвй ук нәфис тәнкыйтьче буларак та эшли.

1907 елда абыйсы белән бергә Мәскәүнең «Зәңгәр роза» иҗат берләшмәсендә, соңрак «Алтын руно», «Рус рәссамнары берлеге» һәм «Сәнгать дөньясы» күргәзмәләрендә катнаша.

1909 елда, көтмәгәндә, иҗаттан читләшеп, Мәскәүдән китә һәм Төньяк губернияләрдә җинаять эшләре буенча тикшерүче булып эшли.

1917 елда Мәскәүгә әйләнеп кайта һәм яңадан рәсем һәм графика белән шөгыльләнә, әмма берничә ел актив иҗтимагый эшчәнлектән соң һәм Мәскәү музей фондына картиналар сатып алу Комиссиясендә катнашудан соң, яңадан иҗтимагый берләшмәләрдән читләшә.

1927 елда А. С. Пушкинның «Чума вакытында мәҗлес» әсәренә рәсем циклы иҗат итә. Романтик-чәчәкле, формат буенча кечкенә, миниатюрлы «әкиятләр» («Йокы», 1932; «Таш балкон», 1935; икесе дә — шәхси җыелышлар, Мәскәү), шулай ук әдәби (М. Сервантес, Н. В. Гоголь, Ч. Диккенс) һәм музыкаль классика мотивлары буенча картиналар язуын дәвам итә. Соңгы чордагы эшләрен бары тик дуслар даирәсенә генә күрсәткән һәм 1927 елдан башлап күргәзмәләрдә катнашмаган.

Василий Милиотиның стилистик эшләре (өлкән абыйсының манерасыннан аермалы буларак) темалар буенча әкияти-ирреаль, миниатюр-бизәкле, «тавис күзе» тибындагы орнаментларны хәтерләтә («Телем», 1904—1905, Третьяков галереясы, «Иртә», 1905, Рус музее).

Рәссам 1943 елның 5 мартында Мәскәүдә вафат була. Ваганьков зиратына (46 участок) җирләнгән.

  • Абыйсы — Николай Дмитриевич Милиоти (1874, Мәскәү — 1962, Париж) — Россия рәссамы.

Төркем белән

  • 1905—1907 — Рус рәссамнар берлеге күргәзмәсе
  • 1905 — Яңа рәссамнар җәмгыяте күргәзмәсе (Санкт-Петербург)
  • 1906 — «сәнгать дөньясы» (Санкт-Петербург)
  • 1906 — Парижда Көзге салонда рус сәнгате күргәзмәсе
  • 1907 — «Зәңгәр роза» (Мәскәү, 18 март)
  • 1908 — «Такыя» (Санкт-Петербург)
  • В. М-и. О приемах художественной критики // Золотое Руно. — 1907. — № 5. Май. — С. 76-77;
  • В. М-и. Польская старина в Румянцевском музее: [Заметка] // Золотое Руно. — 1907. — № 11-12. Ноябрь-декабрь. — С. 35-36;
  • В. М-и. О «Союзе». [Статья III] // Золотое Руно. — 1908. — № 1. Январь. — С. 94-96. — (Московская музыкальная хроника);
  • В. М-и. О Павле Кузнецове: Несколько слов // Золотое Руно. — 1908. — № 6. Июнь. — С. 3-4
  1. ЭНИ «Словарь псевдонимов»
  2. Золотое руно. Художественный, литературный и критический журнал (1906-1909): Роспись содержания / Сост. В. В. Шадурский; научн. ред. Н. А. Богомолов. — Великий Новгород, 2002. — 123 с.
  • Мастера «Голубой розы»: Каталог выставки / Вступ. ст. В. Мидлера. М., 1925.
  • Символизм в России. ГРМ: Каталог выставки / Вступ. ст. В. Круглова, Е. Петиновой и Е. Карповой. СПб., 1996.