Василий Орлов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Орлов latin yazuında])
Василий Орлов
Туган 14 апрель 1975(1975-04-14) (49 яшь)
Благовещенск, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Благовещенский государственный педагогический университет[d] һәм Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d]

 Василий Орлов Викиҗыентыкта

Василий Александрович Орлов (1975 елның 14 апреле, Благовещенск) — Россия сәясәтчесе. 2018 елның 27 сентябреннән Амур өлкәсе губернаторы (2018 елның 30 маеннан 27 сентябренә кадәр Амур өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Василий Орлов 1975 елның 14 апрелендә Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә хәрби гаиләдә туа[1]. Бабасы, Василий Михайлович Ступников, җирле педагогика институтында ректоры булып эшләгән, 2007 елда аңа шәһәрнең Мактаулы гражданины исеме бирелә[2]. 80 нче еллар башында гаилә Свободный шәһәренә күчә. Свободный шәһәренең 8 нче мәктәпкә йөри, өч ел Мәскәүдә мәктәптә укый, Благовещенск шәһәренең 1 нче гимназиясендә укый[3].

1998 елда кытай һәм инглиз теле укытучысы, кытай теле референт-тәрҗемәчесе квалификациясен бирү белән Благовещенск дәүләт педагогика университетының филология факультетының кытай һәм инглиз телләре бүлеген тәмамлый[4].

2002 елда менеджер квалификациясен белән МГИМО дәүләт һәм муниципаль идарәсе бүлеген «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча тәмамлый[5].

2013 елда «Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең «Гамәли математика» кафедрасында «Муниципаль максатчан программаларны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү методлары һәм модельләре» темасы буенча икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[6].

Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең идарә кадрларын әзерләү программасын тәмамлаган[7].

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эшмәкәрлек эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002 елдан 2007 елга кадәр «Амур-сыйфат» өлкә дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры вазыйфасын башкара[8].

2007 елдан 2008 елга кадәр — алкогольле продукция җитештерү белән шөгыльләнгән «Амурский кристалл» ААҖ генераль директоры. Амур өлкәсе массакүләм мәгълүмат чараларында алкогольле продукциягә кагылышлы мәсьәләләр буенча белгеч буларак чыгыш ясаган[9].

Сәяси эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елның 27 мартында 969 тавыш җыеп (яисә тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларның 26,73% тавышын) IV чакырылыш Благовещенск шәһәр Думасы депутаты итеп сайлана[10].

2007 елда «Бердәм Россия» партиясенә керә. Партиянең Амур региональ сәяси советы әгъзасы була[11].

2008 елның 6 октябрендә Василий Орлов Благовещенск мэры Александр Мигуляның икътисад буенча урынбасары итеп билгеләнә[12]. Александр Мигуля вазыйфасыннан читләштерелгәч, отставкага китү турында карар кабул иткә, әмма бу вазыйфада 2010 елның 31 маена кадәр эшләгән[13][14].

2012 елның 11 мартында Павел Березовский Благовещенск администрациясе башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнә[15].

2012 елның августында Амур өлкәсе хөкүмәтенә эшкә күчә[16]. 2012 елның 1 августында өлкә икътисадый үсеш министры урынбасары вазыйфасын биләнә[17]. 2013 елның 28 маенда икътисади үсеш министры итеп билгеләнә. 2015 елның 28 сентябрендә яңа эш урынына күчү сәбәпле, бу вазыйфадан азат ителгән[18].

Амур өлкәсе икътисади үсеш министры эшеннән киткәннән соң, Василий Орлов «Сибур» нефть химиясе холдингына эшкә күчә[19]. Анда ул компаниянең регионда генераль директоры вазыйфасын биләгән, холдингның газ химиясе һәм газ эшкәртү өлкәсендәге проектны гамәлгә ашыру белән бәйле мәнфәгатьләрен тәкъдим иткән[20]. 2017 елда «СИБУР» компаниясе җитәкчелеге Орловны Мәскәүгә, кадрлар әзерләү блогына күчергән, шунда ук ул компаниянең корпоратив университеты киңәшчесе була[21].

2014 елның декабрендә Александр Козлов белән бергә (ул вакытта Благовещенск мэры), РФ Президенты патронаты астында идарәче кадрлар резервына керә[22]. Әмма 2016 елда резервның яңартылган исемлегенә Орлов кертелмәгән, аның урынына Амур түрәләреннән, Козловтан тыш, исемлеккә Амур өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Донец та кергән[23].

Амур өлкәсе башлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

РФ Президенты Владимир Путин (сулдан) Василий Орловны (уңнан) Амур өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгели.

2018 елның 30 маенда РФ Президенты Владимир Путин Василий Орлов белән эшлекле очрашу уздырган. Анда ул Амур өлкәсе губернаторы Александр Козловның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, аны губернатор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләү турында карар кабул итә[24][25].

Тиздән ул төбәк губернаторын сайлауда катнашырга теләк белдергән[26][27].

2018 елның 9 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә, Амур өлкәсе губернаторы итеп сайланган[28].

2018 елның 27 сентябрендә Амур өлкәсе губернаторы вазыйфасына керешкән[29][30].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Ике кызы (олысы Елена, 2004 елда туган, кечесе Екатерина 2018 елда туган)[31].

Үзе иҗат иткән җырлар авторы һәм башкаручысы. Тренажёр залына йөри һәм велосипедта йөрергә ярата, автомобиль йөртә[32].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Василий Орлов: «Чтобы амурчане не уезжали, надо избавиться от настроя «упавшего флага» / О новой команде, работе с инвесторами, украденном велосипеде и колыбельных для дочери. ampravda.ru. 2018-12-10 тикшерелгән.
  2. Почётные граждане г. Благовещенска. әлеге чыганактан 2019-07-18 архивланды. 2022-05-30 тикшерелгән.
  3. Орлов Василий Александрович – глава региона Амурская область.
  4. Орлов, Василий Александрович.
  5. Орлов Василий Александрович.
  6. Автореферат. emsu.ru. 2018-12-10 тикшерелгән.
  7. Биография Василия Орлова. РИА Новости (20180530T1626+0300Z). 2018-12-10 тикшерелгән.
  8. Орлов Василий Александрович биография и пресс-портрет.
  9. Василий Орлов — гость программы «Простые вопросы», amur.info (2004-05-14). 5 июнь 2018 тикшерелде.
  10. Правительство России.
  11. Структура.
  12. Василий Орлов назначен вице-мэром Благовещенска, amur.info (2008-10-06). 5 июнь 2018 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2018-06-05, retrieved 2022-05-30 
  13. Вице-мэр Благовещенска по экономике Василий Орлов подал в отставку, amur.info (2010-05-31). 5 июнь 2018 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2018-06-05, retrieved 2022-05-30 
  14. Пост вице-мэра Благовещенска оставил Василий Орлов, ФедералПресс (2010-05-31). 5 июнь 2018 тикшерелде.
  15. Павел Березовский принял на работу советника, amur.info (2012-03-11). 5 июнь 2018 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2018-06-05, retrieved 2022-05-30 
  16. Орлов Василий Александрович | Благовещенская городская Дума.
  17. Василий Орлов меняет городскую администрацию на правительство Амурской области, amur.info (2012-07-31). 5 июнь 2018 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2018-06-05, retrieved 2022-05-30 
  18. В правительстве Амурской области произошли кадровые перестановки, amur.info (2015-09-28). 5 июнь 2018 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2018-06-05, retrieved 2022-05-30 
  19. Василий Орлов (губернатор).
  20. Амурский экс-министр Василий Орлов устроился работать в «СИБУР», amur.info (2015-10-07). 5 июнь 2018 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2018-06-05, retrieved 2022-05-30 
  21. Экс-министр Василий Орлов уехал работать в Москву, amur.info (2012-03-11). 5 июнь 2018 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2018-06-05, retrieved 2022-05-30 
  22. В резерв кадров под патронажем президента РФ вошли Александр Козлов и Василий Орлов, Амурская правда (2014-12-12).
  23. В новом президентском резерве Василия Орлова сменил Андрей Донец, Амурская правда (2016-11-10).
  24. Встреча с Василием Орловым, Kremlin.ru (2018-05-30). 5 июнь 2018 тикшерелде.
  25. Указ «Об исполняющем обязанности губернатора Амурской области» (2018-05-30). әлеге чыганактан 2018-05-30 архивланды. 2018-05-30 тикшерелгән.
  26. Василий Орлов выразил готовность сотрудничать c Иваном Абрамовым, Amur.info (2018-06-04). 5 июнь 2018 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2018-06-05, retrieved 2022-05-30 
  27. Орлов Василий Александрович - официальная декларация.
  28. Сведения о проводящихся выборах и референдумах. www.amur.vybory.izbirkom.ru. әлеге чыганактан 2018-09-13 архивланды. 2018-12-10 тикшерелгән.
  29. Официальный сайт полномочного представителя Президента Российской Федерации в Дальневосточном федеральном округе.
  30. Василий Орлов вступил в должность губернатора Амурской области. ТАСС. 2018-12-10 тикшерелгән.
  31. Орлов Василий Александрович Образование, Карьера, Личная жизнь.
  32. Один день с врио губернатора Амурской области Василием Орловым. www.ampravda.ru. 2018-12-10 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре