Василий Перовский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Перовский latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
BrullovKP PtVPerovskogoGTG.jpg
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия империясе
Хезмәт итүе Россия империясе
Туу датасы 9 (20) февраль 1795
Туу урыны Почеп, Мглинский уезд[d], Новгород-Северское наместничество[d], Россия империясе
Үлем датасы 8 (20) декабрь 1857 (62 яшь)
Үлем урыны Алупка[d], Ялта өязе[d], Таврия гөбернәсе, Россия империясе[1]
Җирләнгән урыны Балаклавский Свято-Георгиевский монастырь[d]
Ыруг Перовские[d]
Һөнәр төре хәрби хезмәткәр
Әлма-матер Мәскәү университетының тарих-филология факультеты[d]
Хәрби дәрәҗә атлы гаскәр янаралы[d]
Сугыш Бородино бәрелеше
Бүләкләр
Commons-logo.svg Vasiliy Perovskiy Викиҗыентыкта

 

Граф (1855) Перовский Василий Алексеевич (20 февраль 1795 ел, хәзерге Брянск өлкәсе, Почел — 20 декабрь 1857 ел, Алупка) — кавалерия генералы, генерал-адъютант, Ырынбур губернаторы, аннары генерал-губернатор. Урта Азияны басып алу буенча беренче омтылыш — Хивә походы (1839-1840) һәм Коканд походы (1853) җитәкчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Василий Алексеевич Перовский граф Алексей Разумовский белән мещан катламнан Мария Михайловна Соболевскаяның никахтан тыш туган баласы. Язучы Антоний Погорельскийның һәм эчке эшләр министры Лев Перовскийның туганы. Мәскәү университетында укуны тамамлагач, 1811 елда патша сараенда колонна озатып йөрүче булып хезмәт итә.

1812 елда Бородино алышында катнаша, сул кулының бер бармагын югалта (соңрак бу бармагына лорнет эленгән уймак киеп йөри торган була), ә аннары чигенгән чакта әсирлеккә эләгә һәм Парижны союздашлар алганга кадәр анда була. Перовскийның Ватан сугышында катнашуы Г. П. Данилевскийның «Яндырылган Мәскәү» романындагы вакыйгаларга нигез итеп алынган (1885).

1814 елда Гвардия баш штабына беркетелә, башта Егерь лейб-гвардиясенә, ә соңыннан Измайлов полкында тора. 1818 елда бөек князь Константин Павловичка адъютант итеп тәгаенләнә.

Декабристлар хәрәкәтенең башлангыч чорында катнашучы, «Благоденствие Берлеге» әгъзасы[2].

Николай I патшалыкка килгәч тә, Перовскийны флигель-адьютант итеп тәгаенли. 1825 елның 14 декабрендә император янында була, Сенат мәйданында аны саклаганда Перовскийның аркасына бүкән белән сугалар.

1828 елдагы төрек сугышларында батырлык күрсәтә, Анапаны штурм белән алуда катнаша, Варна янында каты яралана һәм строевой хезмәттән баш тартырга мәҗбүр була; батырлыклары өчен генерал-майор дәрәҗәсенә күтәрелә һәм император свитасына кертелә. Шулай ук ул IV дәрәҗә Изге Георгий һәм I дәрәҗә Анна орденнары белән бүләкләнә. 1829 елда баш диңгез штабы канцеляриясе директоры итеп тәгаенләнә. Перовский гомеренең ахыргы көннәренә кадәр яу яланында да, сарай паркетында да кыю булып кала. Төрек кампаниясендә ул кыя янында башка офицерлар белән түңәрәкләп торган чакта алар алдында бомба килеп төшә. Бомба тавышлар чыгарып өерелеп ята, барсы да шак катып кала; Перовский гына тыныч тавыш белән: «Сөялегез!» — дип әйтә дә дә үзе каяга сыенып, салкын канлылык саклап, бомба шартлаганын һәм ярчыклары чәчелгәне беткәнне көтеп тора.

1833 елда Ырынбур хәрби губернаторы һәм Аерым Ырынбур корпусы командиры итеп тәгаенләнә. Перовский 1834-1835 еллардагы башкортлар күтәрелешен бастыруда күрсәткән тырышлыгын Николай I үзе соңыннан аңа язган рәхмәтле хатында билгеләп үтә: Я с особенным удовольствием вижу, что Вы правдали все ожидания мои... Одобряя вполне все распоряжения Ваши к водворению строгой дисциплины и порядка в башкирских кантонах, я вменяю себе в приятный долг изъявить Вам за сие усердия мою собственную признательность"[3].

Перовскийның 1839 елдагы Хивә походы уңышсыз тәмамлана. Өч елдан соң ул Ырынбур крае белән идарә итүен калдыра, тагын да бер елдан кавалерия генералы званиесен ала. 1845 елда Дәүләт Советы әгъзасы итеп билгеләнә, ә 1847 елда — Адмиралтейство советы әгъзасы итеп тәгаенләнә.

1851 елда Ырынбурга яңадан Ырынбур һәм Самар губерниялары губернаторы булып әйләнеп кайта. Бу вакытта аның алдан хыялланган чаралары тормышка ашкан була: далада күп санлы ныгытмалар төзелгән, Арал диңгезе сыналган һәм анда көймә элемтәсе һәм Арал флотилиясе оештырылган. 1853 елда Акмәчет коканд ныгытмасы каты һөҗүм белән алына; 1854 елда Хивә ханы белән Русия өчен файдалы килешү төзелә. Перовский хөрмәтенә Ак мәчет Перовск исемен йөртә башлый һәм бу исем белән 1922 елга кадәр билгеле була.

Император Александр II патшалыкны кабул иткән көннө үзе шәхсән язган хатында әтисенең дусына «озайлы, тугры һәм тырыш эшчәнлеге өчен» рәхмәтен белдерә. 1855 елда Перовский граф дәрәҗәсенә лаек була, ә тәхет кидерү көнендә Перовский Изге Андрей Первозванный орденының гәүһәр билгеләре белән бүләкләнә.

Перовский 1857 елның 7 апрелендә авыруы сәбәпле отставкага китә һәм шул ук елның 8 декабрендә Воронцовлар имениесында Алупкада вафат була. Ул буйдак һәм баласыз була. Балаклавада Изге Георгий монастыренда җирләнә[4].

Башкортлар һәм Перовский[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Перовский портреты, Брюллов, 1837.

Русия патшалары башкорт сугышчыларын еш кына Урта Азияга яуга җибәрә, яулап алу сугышларында катнаштыра.

В. Перовский башкорт халкы хәтерендә күтәрелешләрне бастырганда аяусызлыгы белән дә, Сырдаръя өлкәсенең Акмәчет шәһәрен яулар өчен башкорт гаскәрен алып барып, шулай ук аяусыз сугышырга мәҗбүр итүе белән дә уелып кала.

В. Перовский 1834-1835 елларда башкорт күтәрелешен аеруча иҗтиһат күрсәтеп туктата. Бу эшчәнлеге өчен патша Николая I үзе аңа рәхмәт хаты җибәрә.

Ырынбур губернаторы генерал В. Перовский көчле агымлы Сырдаръя (Сырдаръя) аша чыгып, Акмәчет[5] шәһәрен алырга күп тапкырлар укталган.

Акмәчет шәһәрен алу тарихы адымлап диярлек җырда бәян ителә. Халкыбызның "Сыр" (башк. Һыр) дигән җыры әнә шул канлы тарихка — Акмәчетне алу вакыйгасына багышланган. Перовский гаскәренең төп көче башкортлардан тора. Җырда бу хакта болай диелә:

Бары безнең генә башкортлар шул/ Күз терәгән әрме көчләре.

Сырдаръя буе, ай, комлыклар,

Атларыбыз җирсенеп, түзә алмый.

Перовский майор фәрман бирә

Һаман алга тиеп, тукталмый.

Бик күпләр батып үлә, ачтан кыркылган хәлсез башкорт гаскәре шулай да Сыр елгасын аша чыга һәм шәһәрне яулый. Акмәчет тулысынча баш салгач, В. Перовский башкорт гаскәре белән аның урамнары буйлап шәһәрне буйлап йөргәндә, курайчылар аңа арнап көй чыгара. Дәртле көйдән хәтта атлары да, бу көйгә тап китереп, «бии» башлый. В. Перовскийны данлап уйналган көй бу көнгәчә Перовский дип сакланган һәм аңа бию дә салынган[6].

Хәрби званиеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Генерал-майор (25.06.1828)[7]
  • Генерал-адъютант (06.12.1829)
  • Генерал-лейтенант (06.12.1833)
  • Кавалерия генералы (10.10.1843)

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русияныкы:

  • 4 дәрәҗә Изге Владимир ордены бант белән (1812)
  • Алтын шпага «Батырлыгы өчен» алмазлар белән (1828)
  • I дәрәҗә Изге Анна ордены (1828)
  • 4 дәрәҗә Изге Георгий ордены (15.06.1828)
  • II дәрәҗә Изге Владимир ордены (1831)
  • «XX ел намуслы эшчәнлеге өчен» билгесе(1832)
  • Ак бөркет ордены (1835)
  • Изге Александр Невский ордены (1837)
  • Изге Александр Невский орденына алмаз билгеләре(1841)
  • I дәрәҗә Изге Владимир ордены (1846)
  • Изге Андрей Первозванный ордены(1852)
  • Изге Андрей Первозванный орденын алмаз билгеләре(1856)

Чит илләрнеке:

  • Пруссия Иерусалим Изге Иоанны ордены (1816)

Перовский истәлегенә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1878 нче елда Ырынбурда В. А. Перовский хөрмәтенә урамга аның исеме бирелә.
  • 2006 елда Ырынбурда реконструкциядән соң С. М. Киров исемендәге Балалар паркы В. А. Перовский исемен йөртә башлый. Постников урамы ягыннан Перовский бюсты урнаштырыла.
  • Перовский исеме белән борынгы башкорт сунар-сугышчы ирләр бейеүе бәйле[8]. «Форт Перовский» биеүе Урта Азиягә һәм казакъ далаларына В. А. Перовский походында катнашучы башкорт гаскәре тарафыннан «Перовский маршы» көенә салынган.
  • Казакъ халык музыканты һәм композиторы Курмангазы үзенең бер әсәрен «Перовский маршы» дип атаган.
  • В. А. Перовский хөрмәтенә үсемлекнең бер төре Перовская дип аталган.
  • В. А. Перовскийга В. С. Пикульнең «Хивә, капкаларыңны ач!» тарихи миниатюрасы багышланган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Перовский Василий Алексеевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Музей декабристов
  3. Юсупова А. О восстании 1835 года
  4. Бларамберг И. Ф. Воспоминания. М.: Наука, Главная редакция восточной литературы, 1978. Глава 8.
  5. [1]
  6. Акъюлов А. С. Перовский Василий Алексеевич // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2017. — ISBN 978-5-88185-306-8
  7. Список генералам по старшинству. СПб 1857 г.
  8. Энциклопедии Башкирии.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хивинские походы//Большая российская энциклопедия
  • Захарьин И. Н. Хивә. Зимний поход в Хиву Перовского в 1839 году; Первое посольство в Хиву в 1842 году. — СПб., 1898.
  • Захарьин И. Н. Граф В. А. Перовский и его зимний поход в Хиву. — СПб., 1901.
  • Тагеев Б. Перовский, граф Василий Алексеевич // Русский биографический словарь : Павел, преподобный — Петр (Илейка). — СПб., 1902. — С. 530—540.
  • Чернов И. В. Записки генерал-майора Ивана Васильевича Чернова // Тр. / Оренбургская Учёная комиссия. — Оренбург, 1907. — Вып. XVIII. — 224 с., 18 л. ил., портр.
  • Шилов Д. Н., Кузьмин Ю. А. Члены Государственного совета Российской империи, 1801—1906. — СПб.: Дмитрий Буланин, 2007. — С. 619. — ISBN 5-86007-515-4