Василий Платонов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Платонов latin yazuında])
Василий Платонов
Туган 18 август 1923(1923-08-18)
Кичке, Өлҗән вулысы, Зөя кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 26 февраль 1967(1967-02-26) (43 яшь)
Кичке, Кайбыч районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Васили Платонов (рус. Василий Романович Платонов, 18 август 1923(1923-08-18), Кичке, Өлҗән вулысы, Зөя кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР26 февраль 1967(1967-02-26) (43 яшь), Кичке, Кайбыч районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1945).


Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Василий Платонов 1923 елның августында Кайбыч районының Кичкеево авылында крестьян гаиләсендә туа. Аларның гаиләсе, башка бик күпләр кебек үк, көчкә-көчкә очын-очка ялгап бара. Егерменче гасырның 20-30 елларында, авыл балалары күргән бик аз гына куанычлар, кәеф кырылулар Вася өлешенә дә туры килә.

Биш класс тәмамлагач, Вася үзенең илдәге меңләгән авыл яшьтәләре шикелле, яңа гына төзелгән колхозга керә. Физик яктан көчле, һәрвакыт елмаеп кына торган егеткә озакламый трактор да ышанып тапшыралар. Әйләнә-тирәдә кечкенәдән үк таныш кырлар, урманнар, ерак та түгел Гөбенә елгасы бормаланып ага. Бу гүзәллектән Василийның күңеле үзеннән-үзе җырлап тора. Эш күп була, әмма аңардан беркем дә зарланмый.

1942 елның маенда Василийны да армиягә алалар. 88 нче гвардия дивизиясенең 266 нчы гвардия укчы полкына эләгә. Бервакыт Василий үзе теләп разведкага бара, барысы да уңышлы була, “тел” кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Менә шулай итеп ул полк разведчигы булып китә. Күзәтүчәнлек кебек табигый сыйфатлары белән бергә, заданиене үтәгәндә һәм көндәлек күнегүләр вакытында анда хәрби разведка осталыклары да арта бара.

Фронт сызыгын сиздермичә генә үтеп, безнең төркем еш кына ут ачып, разведчикларны үткәрә. Бу дошманның оборона сызыгындагы ут нокталарын ачыклау максатын эшләнә. Берәр нәрсә ачыклау өчен уңайлы вакытны көтеп, күпме тапкырлар тәүлек буе үлән арасында посып ятарга куры килә.Сугышның өч елында Василий үзе өчен бик кадерле кешеләрне югалта, бу югалтулар аның йөрәген телгәли, дошманга аяусыз халәт,ә аңа көч һәм кыюлык өсти. Украинада 1944 елның язы хакимлек иткәндә, Платоновка Одесса өлкәсенең Баланино авылы районында фронт сызыгын үтеп чыгарга һәм “тел эләктерергә”задание бирелә. Платонов һәм аның иптәшләре бер көн буе дошман траншеясындагы хәрәкәтне күзәтәләр һәм кич белән, һич көтмәгәндә, немецларга ташланалар. Берсен әсир итеп алалар һәм ут ачалар. Әмма разведчиклар исән-сау частька кайтып өлгерәләр. Әлеге кыюлыгы өчен Платонов иптәшләре белән III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Июль-август айларында В.Платонов полкы I Белоруссия фронты составында Белоруссия территориясендә сугышлар алып бара. Разведка дошманның резервлары, техникасы хәрәкәте, җанлы кәчләре турында мәгълүматлар туплау һәм рация буенча штабка тапшыру бурычы йөкләнә. Көнбатыш Буг елгасын кичәр алдыннан, разведчикларга аны кичү өчен җайлы урынны ачыклау бурычы да куела. Кече сержант Платонов җитәкчелегендәге төркем, төнлә, елга аша Польшаның Влодава шәһәреннән көньяктарак урнашкан урында кичеп чыга. Башкаларны үз артыннан ияртеп, Платонов беренче булып елга ярындагы дошман траншеясына сикерә һәм, автоматтан атып, дошман пулемет расчетын юк итә. Шулай итеп укчыларга елганы кичү өчен юл ачыла. Бу сугышчан батырлыгы өчен ул II дәрәҗә Дан орденына лаек була.

1945 ел башлана. Висла юнәлешендә һөҗүм дәвам итә. Немецларның елга ярында куәтле оборона ныгытмалары төзелгән була. 14 гыйнварда, Варшаваның көньяк-көнбатышындагы Геленувек янында фрицларның оборонасын өзү өчен, сугышларда Платонов үзен тагын күрсәтә. Ул дошман траншеясына бәренче булып бәреп керә һәм автоматтан атып, берничә гитлерчыны юк итә, дзот һәм ике пулеметны гранаталар белән шартлата, дүрт фрицны әсир итеп ала. Бу сугыштагы батырлыгы өчен ул I дәрәҗә Дан ордены белән буләкләнә.

Аннары Польша җирендә яңа сугышлар, Берлинны штурмлау була. Һәм,ниһаять, Җиңү көне җитә. Василий Платонов өйгә кайта, колхозда эшли. Герой солдат 1967 нче елның февралендә 44 яшендә вафат була

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • III дәрәҗә Дан ордены
  • II дәрәҗә Дан ордены
  • I дәрәҗә Дан ордены

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Туган җирем – Кайбычым (Кайбицы – край мой родной). Автор төзүче Р.А. Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.