Василий Успенский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Успенский latin yazuında])
Василий Успенский
Туган 30 март 1881(1881-03-30)
Нократ губернасы, Россия империясе
Үлгән 21 август 1952(1952-08-21) (71 яшь)
Тверь, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре хирург
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Успенский Василий Василий улы (1881—1952) — хирургия өлкәсендә совет галиме һәм педагогы, медицина фәннәре докторы (1935), профессор (1937). РСФСР-ның атказанган табибы (1944).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Василий Василий улы Успенский 1881 елның 30 мартында Нократ губернасында туган.

1905 елга кадәр Мәскәү һәм Казан университетларының медицина факультетларында белем ала, революцион хәрәкәттә катнаша, шушы белән бәйле, университетны тәмамламый Францияга Парижга күченергә мәҗбүр була. 1910 елда Шарль Никольнең Пастер институтында фәнни-тикшеренү эшенә чакыруына кадәр, микробиологлар А. М. Безредка һәм И. И. Мечников белән бергә эшли, фәнни эшчәнлек белән бергә Париж югары медицина мәктәбендә укый.

1910 елда Россия империясына кайтканнан соң, Мәскәү дәүләт университетының медицина факультетын тәмамлый. 1910 елдан 1914 елга кадәр Уфа һәм Тамбов земство табиб уку йортларында клиник һәм практик эшләр белән шөгыльләнә, шулай ук Мәскәү Иске-Екатерининка дәваханасында хирурглар В. М. Минц, П. А. Герцен һәм В. Н. Розанов җитәкчелеге астында эшли. Гамәли эшләр белән шөгыльләнүдән тыш, табипларны камилләштерүнең Петербург клиника институтында педагогик эш белән шөгыльләнә.

1914 елдан 1918 елга кадәр Мәскәүдән Кострома губернасына җибәрелгәннән соң, Кологрива өязе дәваханасында хирург булып эшли. 1918 елдан алып 1952 елга кадәр Тверь гомуми кала дәваханәсендә хирургия бүлеге мөдире һәм баш табибы сыйфатында практик эшләр белән шөгыльләнә, практик эштән тыш, Калинин педагогия институтында анатомия һәм физиология кафедрасы мөдире сыйфатында эшли. 1941 елдан алып 1945 елга кадәр Бөек Ватан сугышы чорында В. В. Успенский Тверь эвакуация госпиталендә төп хирург була[1][2][3][4].

Гыйльми-педагогик эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В. В. Успенскийның төп гыйльми-педагогик эшмәкәрлеге ашказанының чи яралары һәм бүҗәнне дәвалау проблемалары, абдоминаль хирургия белән бәйле мәсьәләләр тора. Бөтенрусия хирургларының XV съезында хирург В. В. Успенский җәрәхәт авыруларын хирургик дәвалауда гастроэнтерологияга өстенлек бирү турында доклад ясый, XXV Бөтенрусия хирургларының съезында бу съездның рәисе урынбасары итеп сайлана. 1924 елда В. В. Успенский Советлар Союзында кан бирүне клиник практикага иң беренче кертүчеләрнең берсе була. В.В. Успенский Мәскәү һәм Ленинград хирурглар җәмгыятенең мактаулы әгъзасы булып тора.

1935 елда медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъвалау өчен «Кожная регионарная чувствительность к ультрафиолетовым лучам, ее динамичность и значение ее кривой в прогнозе и терапии кожных заболеваний» темасына диссертация яклый. 1937 елда аңа профессор гыйльми исеме бирелә. В. В. Успенский җитәкчлегендә 267 тикшеренү, шул исәптән монографияләр языла, «Вестник дерматологии и венерологии» мөхәрририят бүлеге әгъзасы була[1][2].

В.В.Успенский 1952 елның 21 августында Тверь шәһәрендә вафат була.

Наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РСФСР-ның атказанган табибы (1944)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 . — Т. 26.
  2. 2,0 2,1 Епифанов Н. С. Василий Васильевич Успенский (К 100-летию со дня рождения) / Вестник хирургии // М.: 1981. — № 8 (127) — С.134
  3. Соколов В. Заслуженный врач РСФСР профессор В. В. Успенский / Хирургия // М.: 1951. —№ 5 — С.89
  4. Успенский В. В..Тверская областная научно-медицинская библиотека.Дата обращения: 20 сентября 2020.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]