Васильсурск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Васильсурск latin yazuında])
Васильсурск
Карта
Ил Россия
Өлкә Түбән Новгород өлкәсе
Район Воротынец районы
Координатлар 56°7'39"N, 46°0'26"E
Беренче телгә алу 1523
Мәйдан 7 км²
Мәркәз биеклеге 100 м
Халык саны 1 069 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 83164
Почта индексы 606263

Васильсурск (рус. Васильсурск, искергән Василь, чирм. Шурдӱҥ«Шурдүң», таулы чирм. Шурдӹнг) — Түбән Новгород өлкәсенең Воротынец районында урнашкан шәһәр тибындагы бистә.

Халык саны — 1 069 кеше (2010).[1]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Васильсурск Иделнең уң ягында, аңа Сыры елгасы кушылган җирдә, Түбән Новгороддан 152 километр көнчыгыштарак урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Васильсурск 1523 елда Василий III тарафыннан Цепель дип аталган мари шәһәрлеге урынында ныгытма буларак нигезләнә.

Зөя шәһәре нигезләнүдән һәм Казан ханлыгы басып алудан соң үз мөһимлеген югалта.

1781 елдан Түбән Новгород калгайлыгы (1796 елданТүбән Новгород губернасы) Васильсурск өязе үзәге булып торган.

1860 елда Васильсурскта 1 чиркәү, 450 йорт һәм 19 лавка (кибет) булган.[2]

1927 елда Васильсурск өязе бетерелә, ә Васильсурск Воротынец районы составына шәһәр тибындагы бистә буларак кертелә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1840[3] 1859[4] 1897[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[1]
2 060 2 564 3 889 5 894 3 614 2 771 1 871 1 329 1 069

Милли состав (2002): руслар — 86,1% чирмешләр — 7,8%, чуашлар — 4,7%.[11]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балык хуҗалыгы, елга пристане.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]