Васил Гайфуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Васил Гайфуллин latin yazuında])
Васил Гайфуллин
Туган телдә исем Васил Габдулла улы Гайфуллин
Туган 23 март 1937(1937-03-23) (86 яшь)
ТАССР Мөслим районы, Югары Табын авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре педагог, галим, министр
Җефет Тихния (Миргалимова), укытучы
Балалар кызы Лилия, табиб,
улы Айрат, юрист
Бүләк һәм премияләре Каюм Насыйри премиясе (2005)
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]

Васил Гайфуллин, Васил (Васыйл) Габдулла улы Гайфуллин (1937 елның 23 марты, ТАССР, Мөслим районы, Югары Табын) — Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим. 19901997 елларда ТАССР мәгариф министры (1991 елдан Татарстан мәгариф министры). Педагогика фәннәре докторы (Ленинград, 1990). Профессор (1992). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2003). РФ (2004) һәм ТАССР (1987) атказанган укытучысы. Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты (2005). РФ атказанган югары уку йорты хезмәткәре (2007). Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы (1990-1997).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 23 мартында ТАССР Мөслим районы Югары Табын авылында туган. Югары Табын башлангыч, Түбән Табын җидееллык мәктәбен, Минзәлә дәүләт педагогика укуханәсен (1955, кызыл дипломга) тәмамлаган. Ташлыяр җидееллык мәктәбендә бер ел укыткан. «Физика һәм җитештерү нигезләре укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын (1961) тәмамлагач, 1961 елның 15 августыннан Мөслим районы (1962-1964 елларда Сарман районы) Мөслим урта мәктәбендә физика фәненнән укыта. 1965 елның мартыннан Мөслим районы халык мәгарифе бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1971 елда А.И. Һерцен исемендәге Ленинград дәүләт педагогия институтының (ru) физика укыту методикасы кафедрасына (фәнни җитәкчесе профессор Е.В. Савелова) аспирантурага укырга керә. Аспирантурадан соң, Казан дәүләт педагогия институтының (КДПИ) физика-математика факультетының физика кафедрасында ассистент булып эшли башлый. 1980-1986 елларда Казан дәүләт педагогия институтының мәктәп җитәкчеләренең белемен күтәрү факультеты (рус. ФПКК ОНО) деканы. 1986 елдан КДПИның физика-математика факультеты деканы. 1974 елда «Физиканы проблемалы укытуның методик нигезләре» темасына кандидатлык, 1990 елда «Физика дәресендә укучыга һөнәри юнәлеш бирү» темасына педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклый. 19901997 елларда ТАССР (1991 елдан Татарстан) мәгариф министры. Бер үк вакытта, 1993-1998 елларда КДПИның гомуми физика кафедрасы (соңыннан физика укыту кафедрасы) мөдире. ТР мәгариф министры булып эшләгәндә, Татарстанда һәм, бигрәк тә, Казанда милли мәгарифне торгызуда зур хезмәт куя. 1997-2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институты (1996 елга кадәр көллият, 2005 елда ТДГПУга кушыла) ректоры[1]. 2006-2011 елларда ТДГПУның физика факультеты деканы. 2011-2012 елларда КФУның Физика институты фәнни-педагогика үзәге мөдире, 2012 елдан физика һәм информатика укытуның теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры.

Гыйльми эзләнүләр өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми белем бирү һәм югары һөнәри мәктәпләрендә физика укыту методикасы, милли мәгариф методологиясе.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләре һәм әңгәмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Тихния Миргалим кызы, ТР атказанган укытучысы.

кызы Лилия, табиб, фән кандидаты.
улы Айрат, юрист, фән кандидаты.

оныклары Алисә, Алсу.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ф.Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-Пресс, 2006. ISBN 5-85247-005-4
  2. Ә.Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе ДУП, 2003.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]