Васил Гарифуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Васил Гарифуллин latin yazuında])
Васил Гарифуллин
Туган телдә исем Васил Заһит улы Гарифуллин
Туган 1 октябрь 1961(1961-10-01) (62 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Югары Кибәхуҗа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре журналист, педагог, галим
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган фән эшлеклесе - 2012

 Васил Гарифуллин Викиҗыентыкта

Васил Гарифуллин, Васил Заһит улы Гарифуллин (1961 елның 1 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Югары Кибәхуҗа) — журналист, галим, филология фәннәре докторы (1999), профессор (2000), Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире (2018 елдан). Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2008), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2012)[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Васил Гарифуллин 1961 елның 1 октябрендә Саба (1991 елдан Теләче) районы Югары Кибәхуҗа авылында туа. 1978 елда Югары Кибәхуҗа урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Студент елларында татар филологиясе бүлеге галимнәре Фәрит Юсупов, Хатыйп Миңнегулов, Флера Сафиуллина җитәкләгән диалектологик һәм фольклор экспедицияләрендә катнаша. Интервью жанрының тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган диплом эше яклый. 1983 елны университетны кызыл дипломга тәмамлый һәм шул ук елны Татарстан телевидениесенең авыл хуҗалыгы тапшырулары редакциясендә эшли башлый. Мәскәүдә Бөтенсоюз телевидение һәм радио хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында белемен камилләштерә. 1986 елда В. Гарифуллин Казан дәүләт университетына аспирантурага укырга керә. 1990 елның февралендә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы советта "Хәбәри жанрларның композицион-сөйләм төзелеше" темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1994 елдан татар журналистикасы кафедрасы доценты булып эшли. 1998 елның гыйнварында КДУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире итеп сайлана. 2000 елның март аенда профессор дигән гыйльми исем бирелә. 2002 елның гыйнвар аенда В. З. Гарифуллин Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультеты деканы итеп сайлана. Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире (2018 елдан).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]