Васил Хәннанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Васил Хәннанов latin yazuında])
Васил Хәннанов
Туган телдә исем Васил Миргазыян улы Хәннанов
Туган 26 сентябрь 1956(1956-09-26)
СССР, БАССР, Октябрьский
Үлгән 24 февраль 2024(2024-02-24) (67 яшь)
РФ, БР, Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам

Васил Миргазыян улы Хәннанов (1956 елның 26 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Октябрьский2024 елның 24 феврале, РФ, БР, Уфа) ― рәссам, каллиграф. Россиянең атказанган һәм Башкортстан Республикасының атказанган (1999) һәм халык (2023) рәссамы, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1990).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәннанов Васил Миргазыян улы 1956 елның 26 сентябрендә БАССРның Октябрьский шәһәрендә туа.

1979 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлый.

1990 елдан — «Чингисхан» иҗат берләшмәсе әгъзасы[1], 1992 елдан-берләшмә рәисе.

Хәннанов - Башкортстан Республикасының Наил Лотфуллин исемендәге Хәзерге заман сәнгате музее директоры.

Башкортостанда яшәүче татар рәссамы[2].

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2024 елның 24 февралендә 68нче яшендә Уфада вафат[3]. Уфаның Көньяк зираты[d] Дан аллеясында җирләнгән[4].

Эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Васил Хәннановның картиналары М. В. Нестеров исемендәге БДХМДА, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее (Казан), «Казан» милли-мәдәни үзәге (Казан), «Туран» халыкара бәйсез мәдәни фонды (Стамбул, Төркия), Заманча рус сәнгате музее (Джерси-Сити, АКШ), Чиләбе өлкәсе картиналар галереясы, Краснодар Дәүләт сынлы сәнгать музее, "Восток" фонды ААҖ (Өфе), «Урал» ДСИ (Уфа), «Мирас» (Өфе, Мәскәү), «Academia» сәнгать галереясе (Уфа, УТИС), Россиядә һәм чит илләрдә шәхси җыелышларда саклана.

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Васил Миргазыян улы - «Чингисхан» төркеме составында республика, зона, халыкара күргәзмәләрдә, шул исәптән:

  • «Татарстан» (1991)
  • "Билгесез Россия" (1998)
  • «ЕВРО-АРТ 1999» (1999), (Барселона, Испания)
  • «Чингисхан» ТО модуль экспозициясе (2000, Мәскәү, "Манеж")
  • «Россиядә мөселман сәнгате традицияләре хәзерге аспектта» (2000)(Мәскәү, Мисыр Илчелеге)
  • «Башкортстанның заманча сынлы сәнгате» (2001, Санкт-Петербург)

Бүләкләр һәм исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БР атказанган рәссамы (1999)
  • Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2017)
  • БР халык рәссамы (2023)

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Гөлнара. Уллары ― халыкара конкурслар лауреатлары, скрипкачы, Башкортстанның атказанган артисты Чыңгыз Хәннанов һәм виолончелист Искәндәр Хәннанов, Тима (Тимур?) һәм кызлары Камилә[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]