Вассан-Гәрәй Җәбәгыев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вассан-Гәрәй Җәбәгыев latin yazuında])
Вассан-Гәрәй Җәбәгыев
Туган телдә исем Вассан-Гәрәй Ижи улы Җәбәгыев
Туган 3 май 1882(1882-05-03)
РИ, Терек өлкәсе, Насыр-Корт
Үлгән 18 октябрь 1961(1961-10-18) (79 яшь)
Төркия, Истанбул
Күмү урыны Зинҗирликую зираты[d]
Милләт ингуш
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе Төркия Төркия
Әлма-матер Ена үнивирситите[d] һәм Дерпт университеты[d]
Һөнәре галим, сәясәтче, журналист
Җефет Галия Байрашевская
Балалар кызлары Хәтимә, Җәннәт, Тамара
Ата-ана
  • Ижи Җәбәгыев (әти)

 Вассан-Гәрәй Җәбәгыев Викиҗыентыкта

Тышкы рәсемнәр
Җәбәгыевлар гаиләсе фотолары.

Вассан-Гәрәй Җәбәгыев, Вассан-Гәрәй Ижи улы Җәбәгыев (ингуш. ДжабагIа Ийже Висан-Гири, Төркиядә: Vassan Girey Cabağı, 1882 елның 3 мае, РИ, Терек өлкәсе, Насыр-Корт — 1961 елның 18 октябре, Төркия, Истанбул) — ингуш мәгърифәтчесе, фикер иясе, күренекле сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе, икътисадчы-аграрчы, социолог, публицист, журналист. Инкыйлабтан соң советларга каршы иң актив эшләгән кавказлы мөһаҗирләрнең берсе. Гыйльми эшләрен Көнбатыш фәнни матбугатында бастырып чыгарган[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1882 елның 3 маенда РИ Терек өлкәсе (хәзерге Ингушетия) Насыр-Корт авылында патша армиясе полковнигы, тулы Георгий кавалеры Ижа (паспорты буенча Эльджи) Җәбәгыев гаиләсендә туган. Ижи Җәбәгыев патша армиясендә офицер чины һәм дворян титулын алган беренче ингушлар арасында була. Вассан-Гәрәй гаиләдә өч малайның кечкенәсе, аның өч апасы була. Владикавказның беренче реальный укуханәсен тәмамлагач, Вассан-Гәрәй Дерпт политехника институтының авыл хуҗалыгы факультетына укырга керә, аннары Алманиядә Йена университетында белем ала, анда табигый фәннәрне, игенчелек һәм авыл хуҗалыгы икътисадын өйрәнә. Студент елларында Көнчыгыш һәм Европа телләрен өйрәнгән. 1908 елда укып бетергәч, Вассан-Гәрәй Җәбәгыев игенчелек өлкәсендә икътисадчы һөнәренә ия була. 1904 елдан «Kurier Warszawski» (Варшава курьеры) гәҗитенең Төркиядәге үз хәбәрчесе булып эшли. Инкыйлабка кадәр Санкт-Петербургта илнең авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли. 1913 елда бүлек башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. Башкала һәм төбәк гәҗитләре: «Санкт-Петербургские ведомости», «Россия», «Сельскохозяйственное образование», «Ежегодник департамента земледелия», «Земледельческая газета», «Правда», «Горская жизнь», «Каспий» белән хезмәттәшлек итә. «Земледельческая газета»да «Матбугат кайтавазы» рубрикасы алып бара, анда укучыларга Бөекбритания, Франция, Алмания авыл хуҗалыгы журналлары һәм гәҗитләренең иң кызыклы материалларына күзәтү ясый[1]. Аның авыл хуҗалыгы һәм икътисади мәсьәләләре буенча мәкаләләре 1904 елдан бирле вакытлы матбугатта басыла. 1915 елда басылып чыккан «Европада ирекле җир биләмәсе һәм авыл хуҗалыгы техникасы» китабы аерым игътибарга лаек.

Таулылар республикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елның Февраль революциясеннән соң галим Санкт-Петербургтан Терек өлкәсенә (хәзерге Ингушетия) кайта. Төньяк Кавказның башка күренекле иҗтимагый-сәяси эшлеклеләре белән бергә Төньяк Кавказ һәм Дагстанның берләшкән таулылары берлеге(рус.) суверен дәүләт берәмлеген (19171918 елларда) төзүдә катнаша, ул соңрак Таулылар республикасы(рус.) дип атала (19181920). 1917 елның маенда таулы халыкларның беренче съездында Вассан-Гәрәй Җәбәгыев Берләшкән таулылар берлегенең вакытлы үзәк комитеты әгъзасы итеп сайлана. 1917 елның 12 ноябрендә Таулылар республикасының финанс комиссиясе рәисе (финанс министры) итеп сайлыйлар. 1918 елның маенда Таулылар республикасының бәйсезлеге турында игълан ителә. Вассан-Гәрәй Җәбәгыев — Таулылар республикасының бәйсезлеге декларациясенең һәм Таулылар республикасы Конституциясенең авторы.

Мөһаҗирлектә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Przegląd Islamski». 1937

1920 елдан, Кавказда Советлар хакимияте урнашканнан соң, Вассан-Гәрәй Җәбәгыев мөһаҗирлектә яши. Башта Тифлистә була, 1921 елда Төркиягә чыга, «Tanin», «La Republique» гәҗитләрендә эшли. Соңрак гаиләсе белән хатынының ватаны Польшада яши башлый. Польшада бәйсезлеккә омтылучы Россия халыклары оешмаларын берләштергән «Прометей» хәрәкәтендә актив катнаша. 1927 елдан «Ориент» (Шәрык) матбугат агентлыгы булдыра. Варшава мәчетен төзү комитетының беренче рәисе була. 19301937 елларда кварталга бер чыгучы «Przegląd Islamski» (Пшегленд исламски, Ислам күзәтүе) журналы нәшер итә.

Төркиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вассан-Гәрәй Җәбәгыев Төркиядә

1937 елдан Польша хөкүмәте рәсми агентлыгының Төркиядәге вәкиле — Польша телеграф агентлыгының Төркиядәге хәбәрчесе булып тора. Икенче бөтендөнья сугышы елларында (1942), башка Кавказ сәясәтчеләре арасында Берлинга бара, биредә төзелгән Төньяк Кавказ милли комитетында эшли. Әлеге комитет чыгарган «Газават» гәҗитендә һәм «Šimali Kavkasya - Северный Кавказ» журналында мәкаләләре басыла. 1949 елда Төркиягә кайта. Публицистика белән шөгыльләнә. Кавказлылар тарафыннан Төркиядә һәм Европада нәшер ителә торган төрле басмаларда («Kafkas Mecmuası» (Истанбул), «Caucasian Review», «Free Caucasus», «Mecelle», «Kaвказ» (Париж)) 150 дән артык мәкаләсе басылып чыга: Россия империясенең аграр һәм икътисадый сәясәте, Европа илләре (Нидерландлар, Алмания, Босния һәм Герцеговина) һәм АКШның сәяси икътисады, Англия, Төркия, Персиянең халыкара сәясәте, Скандинавия илләренең мәдәни сәясәте, мөселман мәгарифе, Исламны реформалау, Россиянең тышкы һәм эчке сәясәте, Төньяк Кавказ төбәгенең сәяси һәм гражданлык төзелеше һ. б. мәсьәләләр буенча хезмәтләр. НКВД аны үтерергә омтылыш ясаганлыктан, төрек полициясе яклавында яши. Истанбулда «Төркиянең Мәдәният һәм төньяк кавказлыларга ярдәм ассоциациясе»нә нигез салучыларның берсе.

1961 елның 18 октябрендә вафат. Истанбулда, Зынҗырлыкое зиратында(төр.) җирләнгән[2].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1910 елда өйләнә. 19 яшьлек хатыны — Польша татары Галия (Польшада Һелена, якыннары өчен Лоли) Байрашевская [3]. Вассан-Гәрәй булачак хатыны белән Санкт-Петербургта, Имам Шамил (1797—1871) оныгы Заһид Шамилнең (аның хатыны бай Казан татары гаиләсеннән булган) йортында танышкан. Галия Байрашевская университетның филология факультетын француз теле бүлеге буенча тәмамлаган һәм озак вакытлар шушы белгечлек буенча эшләгән[4]. Өч кызы булган. Олы кызы Хәлимәт (Даурбекова, 19141981) АКШта яшәгән, профессор. Кече кызы Тамара (1919) Төркиядә яши, теш табибы булып эшли. Уртанчы кызы Җәннәт (Скибневска, 19161992) Польшада яши, хәрби кеше (Польша Кораллы көчләре офицеры) буларак, Икенче бөтендөнья сугышының башыннан ахырына кадәр катнаша, Бөекбритания хачы белән бүләкләнә[3].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елда Беслан Костоев күренекле гуманист Вассан-Гәрәй Җәбәгыев исемендәге премиягә нигез салган. Премияне беренче тапшыру 1992 елның 2 маенда Грозный шәһәрендә Ленин исемендәге мәдәният йортында була. Икенче тапкыр 1993 елда Мәскәүдә тапшырыла. Өченче тапшыру Чечнядагы хәлләр аркасында өзелә. Ингушетиянең Вассан-Гәрәй Җәбәгыев исемендәге «Гуманизм, кешелеклелек һәм социаль гаделлек өчен» беренче премиясе шулай онытыла[5].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Муса Гешаев. Знаменитые ингуши. Грозный, 2003.(рус.)
  2. Фаяз Фәиз. Җирдәге Җәннәт. «Сөембикә», 2004 ел, № 10, 11нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Ингушский мыслитель Вассан-Гирей Джабагиев (html). djabagiev.ru. әлеге чыганактан 2012-04-23 архивланды. 2010-04-20 тикшерелгән.
  2. Vassan Girey Cabağı
  3. 3,0 3,1 Долгиева М. Б. Жизненный путь Васан-Гирея Джабагиева. Республика Ингушетия. Одноклассники(рус.)
  4. М. Зәнгиев. Җәбәгыевлар форумы. Тамара Җәбәгыева.(үле сылтама) «Сердало» гәҗите, 20.06.1992(рус.)
  5. Ибраһим Костоев. Вспоминая Виссан-Гирея Джабагиева. ibrakost.livejournal.com, 30.12.2011(рус.)