Васту

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Васту latin yazuında])
Ангкор Ват, Һинд дине һәм Буддачылык гыйбадәтханәсе һәм Дөнья Мирасы Урыны, дөньяда иң зур дини монумент булып тора. Бу Камбоджа гыйбадәтханәсендә Һинд Васту Шастраларында тасвирланганча түгәрәк һәм шакмак план архитектурасы кулланыла.

Васту-шастра (IAST:vāstu śāstra «төзү шастрасы (фәне)», «архитектура») — традицион индуист архитектура планлаштыру һәм дизайн системасы. Күбесенчә Һинд дине архитектурасында кулланыла, әмма шулай ук сынчылыкта, биюләрдә һәм шигърияттә киң кулланылыш таба. Вастуның нигезләүчесе булып традицион рәвештә Майян олы фикер иясе тора. Шулай да гасырлар буена Васту күбесенчә культ объектларының планлаштыруында һәм дизайнында кулланылган булса да, XX гасырның икенче яртысыннан бирле Васту күбрәк һәм алга таба тагын да күбрәк граждан төзелешендә кулланыла башлый.
Конструкцияләрнең максаты булып архитектураны табигать белән корылманың төрле өлешләренең чагыштырмача функцияләре һәм борынгы ышанулар белән геометрик өлгеләрне (янтра), симметрияне һәм юнәлеш авышлыкларын кулланып берләштерерү тора. Васту Шастра Васту Видьяның текст өлеше булып тора - бу борынгы Һиндстаннан архитектура һәм дизайн теорияләре турында киңрәк белем. Васту Видья белеме ул кырыс билгеләнгән булмаган диаграммалар яки алар булмаган килеш фикерләр һәм концепцияләр тупланмасы. Бу фикерләр һәм концепцияләр күбрәк форма һәм пространствоны оештыру өчен концепцияләр һәм модельләр алар бер-берсенә мөнәсәбәтенә, аларның кулланылышына һәм Вастуның тулаем корылышына нигезләнгән. Борынгы Васту Шастра принципларына Мандир (Һинд дине гыйбадәтханәсе) төзү принципларын һәм йортларның, шәһәрчекләрнең, шәһәрләрнең, бакчаларның, юлларның, су корылмаларының, кибетләрнең һәм башка җәмәгать урыннарын кору принциплары керә.

Терминология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санскрит Васту сүзе янәшә булган җир биләмәсе белән яшәү урынын яки йортны аңлата.[1] Врддһи, васту сүзе "йорт нигезләү урыны, урын, җир, бина яки яшәү урыны, җир биләмәсе, өй" мәгънәсен ала. Башлангыч тамыр булып вас тора "яшәргә, торырга".[2] Шастра төшенчәсе якынча "доктрина, тәгълимат" дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Васту-шастралар (турыдан-туры мәгънәә, яшәү фәне) борынгы Санскрит архитектура белешмәләре. Боларга Васту-Видья (турыдан-туры мәгънәдә яшәү белеме) керә.[3]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вастуның нигезләүчесе дип традицион рәвештә мифик олы фикер иясе Мамуни Майян дип әйтелә, ул борынгы заманнарның васту конструкцияләрендә белгеч булып Васту шастраның беренче авторы һәм барлыкка китерүчесе булып тора.[4] Америка Майоник Фән һәм Технология Университетында киңәшче һәм профессор Джесси Меркэй буенча иң элек ваасту фәне меңнәрчә ел элек Мамуни Майян исемле риши галим/балта остасы тарафыннан ачылган борынгы принципларга ниегзләнгән.[5] Майян Вишвакраманың биш улларының берсе.[6] Майян Һинд әдәбиятында искә алына. Иң мәшһүр эше булып Кришна Ходае өчен Дварка шәһәрен төзү тора. Васту шастрада төзү принципларын һәм Инд Үзәне Цивилизациясе арасында бәйләнеш эзләрен эзләүче теорияләр ясалган булган, әмма галим Капила Ватсьяян Инд Үзәне язулары шифры танылмаган булуга таянып бу теорияләрне кабул итми.[7] Чакрабарти буенча Васту Видья Ведик чор белән бер үк борынгылыкта һәм ритуаль архитектурага бәйле.[8] Майкл В.Майстер буенча Атһарваведада мистик космогония белән шигырьләр бар алар Галәм планы өчен парадигманы тәэмин итәләр, әмма алар архитектураны да чагылдырмаганнар, практиканы да үстермәгән.[9] Майстер раслаганча Вараһамиһира'ның безнең эраның алтынчы гасыры белән даталанган Бриһат Самһитасы шәһәрләрне һәм биналарны планлаштыру өчен ваступурушамандала кебек нәрсәне тасвирлый торган беренече мәгълүм булган Һинд тексты.[9] Васту видьяның махсус фән тармагы буларак пәйда булуы безнең эраның 1-енче гасырга күпкә кадәр пәйда булган дип әйтелә.[8]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы Һиндстанда Васту Шастра дип аталган архитектура буенча күп Санскрит белешмәләре эшләнгән булган. Боларның күбесе Һинду гыйбадәтханәсе планы турында (өстә), дизайны һәм конструкциясе һәм йортлар, авыллар һәм шәһәрчекләр кору принциплары буенча бүлекләр бар. Архитекторга һәм сәнгать осталарына иҗатларын чагылдырырга һәм тәҗрибә ясарга киң мөмкинчелек бирелгән булган.

Йортларны, гыйбадәтханәләрне, шәһәрчекләрне һәм шәһәрләрне төзү сәнгате буенча берничә Васту-шастра бар. Шуларның берсе Тһаккура Пһеруның шастрасы анда гыйбадәтханәләр кайчан һәм ничек төзелергә тиеш турында тасвирланган.[10][11] Безнең эраның алтынчы гасырына Һиндстанда сарай гыйбадәтханәләрен төзү өчен Санскрит белешмәләре йөрештә булган.[12] Васту Шастра белешмәләрендә төзү, шәһәр планлаштыруы һәм аларда табигать белән гармониядә булу өченАвыш язылыш эченә корылган гыйбадәтханәләр, сулыклар һәм бакчалар буенча бүлекләр булган.[3] Барнетт раслаганча,[13] бу гыйбадәтханә һәм шәһәрчек планлаштыру текстлары теоретик өйрәнүләрме, әллә алар практикада камил кулланылган икәнеме ачык билгеле түгел, белешмәләрдә тәкъдим ителгәнчә шәһәр планнары һәм Һинду гыйбадәтханәләр сәнгать идеаллары буларак һәм Һинду иҗтимагый һәм рухи тормышының интеграль өлеше буларак уйланылган булган.[3] Безнең эраның тугызынчы яки унынчы гасырда язылган, авторы Рамачандра Бһаттарака Каулачара булган Одишаның Шилпа Пракасасы башка Васту Шастра булып тора. Шилпа Пракаса гыйбадәтханәнең һәр аспектында геометрик принципларын һәм символизмны, мәсьәлән, кешенең 16 эмоциясен 16 хатын-кыз фигурасы итеп кисеп ясауны тасвирлый. Бу стильләр Һиндстанның көнчыгыш штатларында превалент Һинд дине гыйбадәтханәләрендә камилләштерелгән булган. Башка борынгы текстлар бу архитектура принципларын киңәйткәннәр, Һиндстанның төрле өлешләрендә үсеп үз интерпретацияләре өстәлгән булган. Мәсьәлән, Һиндстанның көнбатыш штатларында табылган гыйбадәтханәнең Саурашастра традициясе Шилпа Пракашада тасвирланган 16 типтагы белән чагыштырылган 32 Натака-штри типларында хатын-кыз формасында чагылышлар һәм эмоцияләр тасвирланган. Шилпа Пракаша 12 тип Һинду гыйбадәтханәләре өчен кыска кереш тәэмин итә. Башка текстларда Нармада Шанкара җыйган һәм Дэниэль Смит һәм Шилпа Ратнакара җыйганда Һинд дине гыйбадәтханә типларының киңрәк исемлеге тәэмин ителә. Һиндстанның төньяк-көнбатыш төбәгендә Раджастханда табылган Санскрит телендә борынгы гыйбадәтханә төзү буенча белешмәләләргә шәһәрчек төзелеше буенча бүлекләр белән Сутрадһара Мандананың Прасадаманданасы (туры мәгънәдә, гыйбадәтханә төзүне планлаштыру өчен белешмә) керә. Көньяк Һинд чыгышлы текстлар Манасара шилпа һәм Майямата безнең эраның 5-енче гасырдан 7-енче гасырына кадәр йөрештә булган дигән фараз бар, ул Көньяк Һиндстан Васту дизайны һәм төзелеше буенча белешмә китабы булып тора. Төньяк Һиндстанда киң цитаталанган булып Вараһамиһираның Бриһат самһитасы тора, бу Һинду гыйбадәтханәләрнең нагара стиле дизайнын һәм төзелешен тасвирлаучы 6-ынчы гасыр борынгы Санскрит белешмәсе тора. Бу борынгы Васту Шастраларда еш Һинду гыйбадәтханә дизайнының принципларында сүз бара һәм тасвирлана, әмма алар Һинду гыйбадәтханәсе дизайны белән генә чикләнми. Аларда гыйбадәтханә җәмәгатенең тулы өлеше булып тасвирлана һәм йорт, авыл гыйбадәтханә белән шәһәр, бакчалар, сулыклар һәм табигать белән төрле дизайннар һәм аларның төрле принциплары турында әйтелә.

Мандала типлары һәм хасиятләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинду гыйбадәтханәләре өчен 8x8 (64) шакмакта Мандука Васту Пуруша Мандала планы. Ул Васту шастраларда тасвирланган 32 Васту Пуруша Мандала шакмак өлгеләренең берсе. Симметриянең бу шакмак структурасында һәр концентрик катламның әһәмияте бар.[10]

Барлык мандалада үзәк даирә булып Браһмастһана тора. Мандала “даирәсе” ул Һинд динендә дә, Буддачылыкта да рухи һәм ритуаль әһәмияткә ия концентрик диаграмма. Төрле мандалаларда биләгән пространство аерылып тора – “Питһа” һәм “Упапитһа”да ул бер квадрат модульне били, “Маһаапитһа” (16), “Уграпитһа” (36) һәм “Мандука”да (64) дүрт квадрат модульне били һәм “Стһандила” (49) һәм “Парамассайика”да (81) тугыз квадрат модульне. [14]Питһа көчәйтелгән Притһвимндала булып тора, кайбер текстлар буенча үзәк пространствоны җир били. Стһандила мандала концентрик рәвештә кулланыла.[14] Иң әһәмиятле мандала булып 64 шакмактан Мандука/Чандита Мандала һәм 81 шакмаклы Парамасаайика Мандала тора. Васту Пурушаның нормаль торышы (баш төньяк-көнчыгышта, аяклар көньяк-көнбатышта) Парамасаайика Мандалада тасвирланганча. Шулай да Васту Пурушада Мандука Мандала баш көнчыгышка караган итеп һәм аяклар көнбатышка караган итеп сурәтләнә.

Васту юнәлешле чакара.

Ышану буенча һәр җир бүлеменең яки бинаның үз җаны бар һәм шул җан Васту Пуруша буларак мәгълүм.[15] Пада Виньясаны кулланып теләсә-нинди формада урын барлыкка китерелергә мөмкин. Алар 1x1 дән 32x32 (1024) шакмак урыннарга кадәр диапазонда. Тәңгәл килгән урын исемнәре белән мандалалар мисалларына түбәндәгеләр керә:[10]

  • Сакала (1 шакмак) Эка-падага карый (бер бүлемле урын)
  • Печака (4 шакмак) Дви-падага карый (ике бүлемле урын)
  • Питһа (9 шакмак) Три-падага карый (өч бүлемле урын)
  • Маһаапитһа (16 шакмак) Чатуш-падага карый (дүрт бүлемле урын)
  • Упапитһа (25 шакмак) Панча-падага карый (биш бүлемле урын)
  • Уграпитһа (36 шакмак) Шаштһа-падага карый (алты бүлемле урын)
  • Стһандила (49 шакмак) Сапта-падага карый (җиде бүлемле урын)
  • Мандука/ Чандита (64 шакмак) Ашта-падага карый (сигез бүлемле урын)
  • Парамасаайика (81 шакмак) Нава-падага карый (тугыз бүлемле урын)
  • Аасана (100 шакмак) Даса-падага карый (ун бүлемле урын)
  • Бһадрмаһасан (196 шакмак) Чодаһ-падага карый (14 бүлемле урын)

Хәзерге заман адаптацияләре һәм кулланышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге заман архитекторы Чарлз Корреа тарафыннан планы Васту Шастра тарафыннан илһамландырылган, адаптацияләнгән һәм үсеш алган Раджастханда, Джайпурда, Джаваһарлал Кала Кендра корылышы.[16][17]

Васту Шастра хәзерге заман архитекторларына борынгы концепцияләрне һәм белемне тәкъдим итә. Алар кырыс код булмыйча күбесенчә күрсәтмә булып тора. Сачдэв һәм Жиль Тиллотсон раслаганча Васту Шастраның пространство мандаласын куллану һәр пространство яки бүлмә яки бина шакмак булырга тиеш дигәнне аңлатмый.[16] Төп тема ул үзәк пространство тирәли төп элементлар, периферия зоналары, юнәлеш Кояш балкышына һәм пространстволарның функцияләренә карап эшләнә.[16][18] Раджастханда алсу шәһәр Джайпурның төп алнын Раджпут патшасы Джай Сингһ II эшләгән һәм ул Васту Шилпа Шастра принциплары буенча якынча безнең эраның 1727 елында төзелгән булган.[16][19] Охшаш рәвештә, хәзерге эра проектлары, мәсьәлән, архитектор Чарлз Корреа уйлап чыгарган Әхмәдабадта Гандһи Смарак Санграһалайя, Бһопалда Видһан Бһаван,[20] һәм Джайпурда Джаваһар Кала Кендрада Васту Шастра Видьядан концепцияләр җайлаштырылган һәм кулланылган.[16][18] Чандигарһ шәһәре корылышында Ле Корбюзье хәзерге заман архитектура теорияләрен Васту Шастраныкылырга керткән.[21][22][23] Һиндстанда колониаль хөкем вакытында Британия Раджы шәһәр планлаштыручы рәсмиләре Васту Видьяны танымаган һәм күбесенчә гөмбәзләр һәм аркалар кебек Ислам Могол чоры мотивларын Виктория эрасы стиле биналарына кадәр планга нисбәтсез кулланган.[24][25] Бу Һинд-Сарацин архитектурасы буларак мәгълүм хәрәкәт хаотик планлы дип табылган, әмма хәзергәчә кадәр дә кулланылган тыштан гаять зур тимер юл станцияләре, гаваньнар, салым җыю биналары һәм Көньяк Һиндстанда башка колониаль офислар.[24] Васту Шастра Видья колониаль чор төзелеше вакытында берничә сәбәпкә күрә исәпкә алынмаган. Бу текстлар 19-ынчы һәм иртә 20-нче гасыр архитекторлары тарафыннан архаик булып каралган, әдәбият архитекторлар тарафыннан сөйләшелгән борынгы тел булып мөрәҗәгать итәрлек булмаган һәм борынгы текстларда пространство һаман да бар дип фараз ителгән булган. 1700-енче елларда теләсә нинди колониаль чор эрасы җәмәгать проектларына кадәр яңа Джайпур шәһәрен Васту Шастра текстларына нигезләп төзү күп исбатлауларның берсе булган.[24][26] Башка мисалларга Чарльз Корреа ясаган хәзерге җәмәгать проектларын кертә, мәсьәлән, Җайпурда Җаваһар Кала Кендра һәм Әхмәдабадта Гандһи Ашрам.[16][17] Васту Шастра чаралары шулай ук Хушдип Бансал тарафыннан 1997 елда Һиндстан Парламент комплексы өчен кулланылган булган, ул илдә сәяси тотрыксызлык өчен җаваплы бина янында китапханә төзелә дигән нәтиҗәгә килә.[27] Германия архитекторы Клаус-Петер Гаст раслаганча Васту Шастра принциплары төп яңарыш кичерә һәм шәхси йортлар, яшәү комплекслары, коммерцияләе һәм сәнәгать кампусларында һәм Һиндстанда төп җәмәгать проектларында Васту Видья архитектурасына кертелгән борынгы иконография һәм мифология сәнгать эше белән киң кулланыла.[17][28]

Архитектура буенча Санскрит трактатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы Һиндстан әдәбиятында искә алынган күп санлы Санскрит трактатларының кайберәүләре инглиз теленә тәрҗемә ителгән булган. Күп Агамаларда, Пураналарда һәм Һинду язмаларында мандир, йорт, авыл, шәһәр, фортификация, урам, кибет планы, җәмәгать заллары, бакчалар, һәм башка әйберләр арасында елга аллары буенча бүлекләр кертелгән.[29] Кайбер очракларда, кулъязмалар өлешчә югалтылган, кайберәүләр бары тик Тибет телендә, Непал телендә яки Көняк Һиндстан телләрендә бар, ә башка очракларда Һиндстанның төрле өлешләрендә оригиналь Санскрит кулъязмалары бар. Ваасту Шастра буенча кайбер трактатларга яки бүлекләр белән китапларга түбәндәгеләр керә:[29]

  • Манасара
  • Брһат самһита
  • Майямата
  • Анка шастра
  • Апараджита Васту Шастра
  • Маһа-агамалар (28 китап һәрберсендә 12-дән 75-кә кадәр бүлек)
  • Айяди Лакшана
  • Арамади Пратиштһа Паддһати (бакча дизайнын кертә)
  • Кашьяпийя
  • Купади Джала Стһана Лакшана
  • Кшетра Нирмана Видһи (мандирларны кертеп җирне әзерләү һәм биналарны нигезләү)
  • Гаргья самһита (багана, ишек, тәрәзә, стена дизайны һәм архитектурасы)
  • Гриһа Питһика (йорт типлары һәм аларның төзелеше)
  • Гһаттотсарга Сучаника (елга алды һәм баскыч архитектурасы)
  • Чакра шастра
  • Джнана ратна коша
  • Васту сарани (объектларның, бигрәк тә биналарны үлчәү, нисбәтләрен һәм планнарын өйрәнү)
  • Дэвалайя Лакшана (мандирларны төзү буенча трактат)
  • Дһрувади шодаса геһани (бер-берсенә карата гармониядә нисбәттә биналарны тезү өчен күрсәтмәләр)
  • Нава шастра (36 китап, күбесе югалган)
  • Агни Пурана (42-нче бүлектән 55-нче бүлеккә кадәр һәм 106 бүлек – Нагаради Васту)
  • Матсья Пурана (252 бүлектән 270 бүлеккә кадәр)
  • Майя самграһа
  • Прасада киртана
  • Прасада Лакшана
  • Таччу шастра (күбесенчә гаиләләр өчен йорт конструкциясе)
  • Манушьялайя Лакшана (күбесенчә кеше йортлары)
  • Манушьялайя Чандрика
  • Мантра дипика
  • Мана катһана (үлчәү принциплары)
  • Манава васту лакшана
  • Манасолласа (йорт планы буенча бүлекләр, күбесенчә ризык пешерү рецептлары)
  • Раджа гриһа нирмана (патша сарайлары өчен архитектура һәм төзелеш принциплары)
  • Рупа мандана
  • Васту чакра
  • Васту таттва
  • Васту нирнайя
  • Васту пуруша лакшана
  • Васту пракаша
  • Васту прадипа
  • Васту манджари
  • Васту мандана
  • Васту лакшана
  • Васту вичара
  • Васту Видья
  • Васту видһи
  • Васту самграһа
  • Васту сарвасва
  • Вимана лакшана (манара корылышы)
  • Вишвакарма пракаша (йорт, юллар, су саклагычлары һәм җәмәгать эшләре архитектурасы)
  • Вайкһанаса
  • Шастра джаладһи ратна
  • Шилпа пракаша
  • Шилпакала Дипика
  • Шилпартһа шастра
  • Санаткумара Васту Шастра
  • Самарангана Сутрадһара

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Gautum, Jagdish (2006). Latest Vastu Shastra (Some Secrets). Abhinav Publications. p. 17. ISBN 978-81-7017-449-3. 
  2. Monier-Williams (1899).
  3. 3,0 3,1 3,2 BB Dutt (1925), Калып:Google books, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-81-8205-487-5]]; See critical review by LD Barnett, Bulletin of the School of Oriental and African Studies, Vol 4, Issue 2, June 1926, pp 391
  4. History of Vastu Shastra.
  5. Vaastu Shastra: Ancient Science for Modern times.
  6. K, George Varghese (2003). «Globalisation Traumas and New Social Imaginary: Visvakarma Community of Kerala». Economic and Political Weekly 38 (45): 4794–4802.
  7. Milton Singer (1991). Semiotics of Cities, Selves, and Cultures: Explorations in Semiotic Anthropology. Walter de Gruyter. p. 117. ISBN 978-3-11-085775-7. https://books.google.com/books?id=e9G6h1EfTTwC&pg=PA117. 
  8. 8,0 8,1 Vibhuti Chakrabarti (2013). Indian Architectural Theory and Practice: Contemporary Uses of Vastu Vidya. Routledge. pp. 1–2. ISBN 978-1-136-77882-7. https://books.google.com/books?id=XgmakH37M0UC&pg=PA1. 
  9. 9,0 9,1 Gudrun Bühnemann (2003). Mandalas and Yantras in the Hindu Traditions. BRILL Academic. pp. 251–254. ISBN 90-04-12902-2. https://books.google.com/books?id=kQf2m8VaC_oC&pg=PA251. 
  10. 10,0 10,1 10,2 Stella Kramrisch (1976), The Hindu Temple Volume 1 & 2, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-208-0223-3]]
  11. Jack Hebner (2010), Architecture of the Vāstu Śastra - According to Sacred Science, in Science of the Sacred (Editor: David Osborn), [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0557277247]], pp. 85-92; N Lahiri (1996), Archaeological landscapes and textual images: a study of the sacred geography of late medieval Ballabgarh, World Archaeology, 28(2), pp 244-264
  12. Susan Lewandowski (1984), Buildings and Society: Essays on the Social Development of the Built Environment, edited by Anthony D. King, Routledge, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0710202345]], Chapter 4
  13. LD Barnett, Bulletin of the School of Oriental and African Studies, Vol 4, Issue 2, June 1926, pp 391
  14. 14,0 14,1 Vibhuti Chakrabarti (2013). Indian Architectural Theory: Contemporary Uses of Vastu Vidya. Routledge. pp. 86–99. ISBN 978-0700711130. 
  15. Vastu for Beginners | Vastu Purusha Story | Vastu Shastra (6 July 2015). әлеге чыганактан 2016-10-01 архивланды. 2021-01-25 тикшерелгән.
  16. 16,0 16,1 16,2 16,3 16,4 16,5 Vibhuti Sachdev, Giles Tillotson (2004). Building Jaipur: The Making of an Indian City. pp. 155–160. ISBN 978-1861891372. 
  17. 17,0 17,1 17,2 Klaus-Peter Gast (2011). Modern Traditions: Contemporary Architecture in India. Birkhäuser Architecture. p. 11. ISBN 978-3764377540. 
  18. 18,0 18,1 V Chakrabarti (2013). Indian Architectural Theory: Contemporary Uses of Vastu Vidya. Routledge. pp. 86–92. ISBN 978-0700711130. 
  19. Jantar Mantar & Jaipur - Section II National University of Singapore, pp. 17-22
  20. Irena Murray (2011). Charles Correa: India's Greatest Architect. RIBA Publishing. ISBN 978-1859465172. 
  21. Gerald Steyn (2011). «Le Corbusier's research-based design approaches». SAJAH 26 (3): 45–56.
  22. H Saini (1996). Vaastu ordains a full flowering for Chandigarh. 
  23. (2009) «Vaastu Shastra: Towards Sustainable Development». Sustainable Development 17 (4): 244–256. DOI:10.1002/sd.388.
  24. 24,0 24,1 24,2 Vibhuti Sachdev, Giles Tillotson (2004). Building Jaipur: The Making of an Indian City. pp. 149–157. ISBN 978-1861891372. 
  25. Anthony D'Costa (April 2012). A New India?: Critical Reflections in the Long Twentieth Century. pp. 165–168. ISBN 978-0857285041. 
  26. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок vc2 не указан текст
  27. 'Harmonising' homes, hearts. Hindustan Times (9 June 2012).
  28. Stephen Marshall (2011). Urban Coding and Planning. Routledge. pp. 83–103. ISBN 978-0415441261. 
  29. 29,0 29,1 Acharya P.K. (1946), An Encyclopedia of Hindu Architecture, Oxford University Press