Көньяк Корея гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көньяк Корея гимны latin yazuında])

Гимн музыкасының соңгы, 2018 елгы версиясе Гимн музыкасының элеккеге версиясе

Ан Ик Тһе

[1] [2] [3]

Бүгенге Корея Җөмһүриятенең (Көньяк Кореяның) дәүләт гимны “Ватанпәрвәрлек җыры” (һангыйль язуында 애국가, Көньяк Корея өчен латин транскрипциясе Aegukga) дип атала.

Гимнның язылу һәм гамәлгә керү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корея Җөмһүрияте гимны XIX гасыр азагында язылган бер җырдан алып барлыкка килгән. Аның тексты авторлары дип ике сәясәтченең берсе фаразлана (икесе бергә булуы да ихтимал): йә Корея империясе чорында (1897-1910 елларда) һәм соңрак та дәүләт эшлеклесе булган Йүн Чһи Һо (һангыйль язуында 윤치호, латин транскрипциясе Yun Ch’i-ho), йә япон баскынлыгы елларында (1910-1945 елларда) азатлык өчен көрәш лидеры, Тосан (두산, Dosan) тәхәллүсле шагыйрь Ан Чһаң Һо (һангыйль язуында 안창호, латин транскрипциясе Ahn Ch’ang-ho). Гимн көенең авторы төгәл билгеле — дөньяның берничә илендә оркестрларны җитәкләгән Ан Ик Тһе (һангыйль язуында 안익태, латин транскрипциясе Ahn Eak-tay). Гимнның тексты 1896 елда, музыкасы 1936-1937 елларда язылган дип санала.
Башта милли гимн буларак таралган һәм кулланылган. Япон колониаль идарәсе елларында тыелган булган. Ан Ик Тһе композициясе Кореяның 1919-1945 елларда мөһаҗирлектәге парламенты тарафыннан милли гимн дип кабул ителгән. Ләкин Икенче бөтендөнья сугышына кадәр аны... шотландиялеләрнең Auld Lang Syne (Элеккеге вакытта)[4] көенә җырлаганнар. Гимн Ан Ик Тһе иҗат иткән көйдәге рәсми дәүләт статусын 1948 елның 15 августыннан, ярымутрауның көньягында Корея Җөмһүрияте игълан ителгәннән соң президент фәрманы нигезендә алган.
Әйтергә кирәк, Корея Халык Демократик Җөмһүриятенең дәүләт гимны да “Ватанпәрвәрлек җыры” дип атала. Көньяк Кореяныкыннан аеру өчен, КХДҖ гимнының латинча транскрипциясен “Aegukka” дип язалар — корея теленең төньяк диалектындагы әйтелеше буенча.
Aegukga атамасы кытай теленнән алынган өч тамыр-сүздән тора: 愛 (ài) — ярату; 國 (guó) — ил; 歌 (gē) — җыр. Бу сүзләр Көньяк-Көнчыгыш Азиянең башка телләренә дә үтеп кергән. Мәсәлән, Вьетнамның беренче президенты Һо Ши Минның француз баскынлыгы елларындагы яшерен тәхәллүсе Nguyễn Ái Quốc — Ватанны яратучы Ңуен. “Гимн” сүзе көньяк корея телендә 국가 (guk ga), вьет телендә quốc ca, япон телендә 国歌 (kok ka) була.

Гимнның бүгенге тексты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корея телендәге төп нөсхәсе Латин транскрипциясе (язылыш буенча) Тәрҗемәсе
1. 동해 물과 백두산이 마르고 닳도록 —

하느님이 보우하사 우리 나라 만세 — !

무궁화 삼천리 화려 강산 —

대한 사람 대한으로 길이 보전하세 — !

1. Donghae mulgwa Baekdusani mareugo daltorok

haneunimi bouhasa uri nara manse

Habchang:

Mugunghwa samcheolli hwaryeogangsan

Daehan saram Daehaneuro giri bojeonhase

1. Шәрык диңгезе* кибегеп, Пәктусан** уалып

Беткәнче хакла, Тәңребез, безнең милләтне.

Кушымта:

Өч мең ли*** гөлчәчәкле**** тау, гүзәл елгалар —

Туры юлдан һич тайпылма, Корө милләте!

2. 남산 위에 저 소나무 철갑을 두른 듯 —

바람 서리 불변함은 우리 기상일세 — !

무궁화 삼천리 화려 강산 —

대한 사람 대한으로 길이 보전하세 — !

2. Namsan wie jeo sonamu cheolgabeul dureundeut

baram seori bulbyeonhameun uri gisangilse

Habchang:

Mugunghwa samcheolli hwaryeogangsan

Daehan saram Daehaneuro giri bojeonhase

Йөзләп еллар Намсан-тауда***** җилләр-давылларга

Бирешмәгән наратлар күк, без дә куәтле.

Кушымта:

Өч мең ли гөлчәчәкле тау, гүзәл елгалар —

Туры юлдан һич тайпылма, Корө милләте!

3. 가을 하늘 공활한데 높고 구름 없이 —

밝은 달은 우리 가슴, 일편 단심일세 — !

무궁화 삼천리 화려 강산 —

대한 사람 대한으로 길이 보전하세 — !

3. Gaeul haneul gonghwalhande nopgo gureum eopsi

Balgeun dareun uri gaseum ilpyeondansimilse

Habchang:

Mugunghwa samcheolli hwaryeogangsan

Daehan saram Daehaneuro giri bojeonhase

Биек аяз көзге күкләр һәм ай сипкән нурлар

Һидаятькә өнди безнең чыдам йөрәкне.

Кушымта:

Өч мең ли гөлчәчәкле тау, гүзәл елгалар —

Туры юлдан һич тайпылма, Корө милләте!

4. 이 기상과 이 맘으로 충성을 다하여 —

괴로우나 즐거우나 나라 사랑하세 — !

무궁화 삼천리 화려 강산 —

대한 사람 대한으로 길이 보전하세 — !

4. I gisanggwa i mameuro chungseongeul dahayeo

Goerouna jeulgeouna nara saranghase

Habchang:

Mugunghwa samcheolli hwaryeogangsan

Daehan saram Daehaneuro giri bojeonhase

Рәхәттә дә, михнәттә дә тугрыбыз Ватанга —

Безнең халык көчле рухлы, батыр йөрәкле.

Кушымта:

Өч мең ли гөлчәчәкле тау, гүзәл елгалар —

Туры юлдан һич тайпылма, Корө милләте!

Искәрмәләр:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

* Шәрык диңгезеКөнчыгыш Кытай диңгезенең кыскартылган атамасы. Тулы исеме — 동중국해 (Dong Jung-gug Hae).
** Пәктусан (백두산, Baekdusan) — бүгенге Төньяк Кореяның Кытай белән чиге буендагы тау чылбыры. “Төньяктагы таулык” дип тәрҗемә ителә.
*** Ли (리, Li) — Көнчыгыш Азиянең борынгы озынлык үлчәү берәмлеге, 300 яки 360 адымга тәңгәл килә (төрле илләрдә төрлечә). Кореяда 3000 ли якынча 1180 чакрымга тигез.
**** Корея теле текстындагы 무궁화 (mugunghwa) — мальвалар рәтенә керә торган һибискус (Hibiscus) ыругы чәчәге. Аурупада Шэрон гөлчәчәге (Sharon rose) дип тә атала. Көнчыгыш Азия илләрендә милли символларның берсе. Мифологиядә йорт хуҗалыгын саклый, хуҗаларның көч-куәтен арттыра, сәламәтлеген ныгыта, төшенкелектән арындыра дип санала.
***** Намсан (남산, Namsan) — Корея ярымутравының көньягындагы таулар. Атама кытай, корея, япон һәм вьет телләренең уртак сүзләреннән тора: Nam — көньяк, San — тау.

Корея теленең “хәрефле-иҗекле” язуында хәрефләр шартлы квадрат эченә, сул яктагы өске почмактан башлап, сәгать угы юнәлешендә кертелеп бара. Бер иҗек-сүзнең төп формасында хәреф-позиция саны дүрттән артык була алмый. Ялгана торган кушымча-суффикслар иҗеккә өстәп языла. Сыешмаган хәрефләр аерым иҗек тәшкил итә. Мәсәлән, 백두산 (Baekdusan) — Пәкту-тау, 백두산이 (Paektisan-i) — Пәкту тавы. Яңгырау буларак язылган тартыкларны укыганда саңгыраулаштыру — киң таралган гадәти күренеш.

  1. https://en.wikipedia.org/wiki/Aegukga
  2. https://ko.wikipedia.org/wiki/%EB%8C%80%ED%95%9C%EB%AF%BC%EA%B5%AD
  3. https://ko.wikipedia.org/wiki/%EB%8C%80%ED%95%9C%EB%AF%BC%EA%B5%AD%EC%9D%98_%EA%B5%AD%EA%B0%80
  4. https://en.wikipedia.org/wiki/Auld_Lang_Syne