Ватан-ана (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ватан-ана (Яр Чаллы) latin yazuında])
Һәйкәл
«Ватан-ана» һәйкәле

«Ватан-ана» мемориаль комплексы
Урын Яр Чаллы
Сынчы Илдар Ханов
Ринат Насыйров (архитектор)
Төзелеш 1975, гыйнвар1975, май
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4
Материал кытыршы бетон, кара мәрмәр, гранит

«Ватан-ана» мемориаль комплексы (рус. мемориальный комплекс «Родина-мать») — Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Яр Чаллы шәһәрендә 1975 елда ачылган мемориаль комплекс. Ватандашлар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан чаллылылар хөрмәтенә, Муса Җәлил проспекты белән Студентлар урамы кисешкән чатта куелган. Мемориаль комплексны төзүдә турыдан-туры 69 оешма катнашкан.

Тышкы рәсемнәр
«Ватан-ана» мемориалы янында Җиңү парады. 1970-еллар ахыры.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ватан-ана» һәйкәле

Төзелеш тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзенчәлекле, мәһабәт, монументаль корылманы төзү турындагы карарны КПСС Яр Чаллы шәһәр комитеты 1975 елның гыйнвар башында кабул итә. Һәйкәл бик кыска срокларда, 1975 елның гыйнвар аенда башланып, 9 майга, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына, төзелеп бетәргә тиеш була. Һәйкәл төзелешен оештыручы итеп, Яр Чаллы шәһәр шурасы башкарма комитеты рәисенең капиталь төзелеш һәм коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча (беренче) урынбасары Биктимер Гыйниятулла улы Мурясов, монументның архитекторы итеп Яр Чаллы шәһәренең баш архитекторы Р.С. Насыйров, корылманың баш конструкторы итеп «Татаргражданпроект» институтының эшләрне проектлау бүлеге баш инженеры Владимир Иван улы Матвеев, проектның баш инженеры итеп Хәлиулла Абдрахман улы Айдабулов билгеләнә.

Һәйкәлнең авторы — Илдар Ханов.

Төзелеш башында КПСС Яр Чаллы шәһәр комитеты беренче сәркатибе Рәис Кыям улы Беляев, Яр Чаллы шәһәр шурасы башкарма комитеты рәисе Ринат Рияз улы Гыйләҗев, ТАССР министрлар шурасы каршындагы төзелеш һәм архитектура комитеты рәисе Павел Алексей улы Саначин, Казанның баш архитекторы Георгий Иван улы Солдатов һ.б. тора.

«Камгэсэнергострой» җитәкчесе Владислав Александр улы Фоменко тәкъдиме белән, төзелешнең генподрядчысы итеп, СМУ-112 (башлыгы Виктор Василий улы Петров), субподрядчылар итеп «Спецжилстрой» төзү-монтажлау идарәсе (җитәкчесе Владимир Михаил улы Румянцев) (монументның фундаментын һәм аның артындагы Хәтер диварын кору буенча төп эшләр), «Отделстрой-2» төзү идарәсе (җитәкчесе Николай Сергей улы Рукин) сайлап алына. Төзүчеләр эшчәнлегенең координаторы итеп Яр Чаллы шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Георгий Иван улы Шмидт билгеләнә.

Монумент корыласы урын итеп, шәһәр зираты кырындагы, элек кер юу-химик чистарту оешмасы торган урын сайлана. Әлеге оешма бинасы сүтелә. Аннан калган чокыр-чакыр һәм чүп-чар белән озак мәшәкатьләнмәс өчен, янәшәдә котлован казылып, бөтен калдыкны шунда тутырып күмәләр, ә өстенә агачлар утыртырга булалар.

Тышча ясау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәлнең үз зурлыгындагы макетын төзеп, шул макеттан һәйкәл булачак урында чын монументны кояр өчен копия-тышча алына. Макет ясау өчен, җитәрлек биеклектәге бинаны төзелеш индустриясе базасы (рус. БСИ) объектларының берсеннән — 210нчы санлы тимер-бетон эшләнмәләре заводының (рус. ЗЖБИ-210) гранит кисү һәм шомарту цехыннан — Яр Чаллы сәнәгать оешмалары тресты идарәчесе Гелий Василий улы Непогодин табып бирә. Макетның һәм һәйкәлнең металл каркасларын кору буенча гаять зур күләмле эшне КамАЗның металл конструкцияләр заводы (рус. ЗМК) коллективы (җитәкчесе Юрий Ричард улы Масленкевич) башкара. ЗМК каркаслар өчен дистәләрчә тонна металл конструкцияләр бирә. Макетны коруда берничә дистә электр белән эретеп ябыштыручы аркага-арка куеп эшли. Конструкция шунда ук такталар белән төрелә, металл челтәрләр белән тарттырыла бара.

Скульптор Илдар Хановка, һәйкәлне әвәләр өчен, майлы, соры, үзенә бер төрле балчыкны бөтен республика буйлап эзлиләр һәм нефтьчеләрдән табалар. Йөзләрчә тонна (берничә вагон) балчыкны, скульпторлар сыман, кул белән изеп булмый, шуңа күрә балчыкны җитәрлек күләмдә әзерләп бирүче, бетон болгаткычка охшашлы, куәтле агрегат эшкә җигелә. Илдар Хановка, гаҗәеп эшчәнлек, сабырлык һәм түземлек күрсәтеп эшләргә берничә ел дәвамында йога белән шөгыльләнүе ярдәм итә.

Скульптураның тышчасын, кабыгын әвәләү өчен гипс (25-30 тонна) Харкаудан табып, кайтартыла.

Гипс тышча әзер булгач, ул яруслар буенча кисәкләргә бүленә — барысы 15 ярус, 780 кисәк булып чыга. 300-350 кг лы һәр кисәк, бәллүр савытны бәрелеп ватудан саклаган сыман, сак кына, кул көче белән машинага урнаштырылып, булачак һәйкәл урынына ташыла.

Һәйкәлне кою[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышчаны монтажлау постаменттан, түбән ярустан башлана. 2-3 ярус монтажлангач, югары маркалы аеруча чыдам бетон агызыла, чираттагы ярус корылгач, тагын бетон агызыла, шулай итеп, монумент югарыга күтәрелә бара. Барлык скульптура композициясе 20 апрельгә коеп бетерелә.

Скульптурадан гипс тышчаны салдырып алганда, бөтен нәрсә дә технология буенча эшләнмәү сәбәпле, проблема туа: бетонны агызганчы, бетон тышчага ябышмасын һәм җиңел купсын өчен, тышчаның эчке ягына сыек парафин (яки солидол) сөртелергә тиеш була. Бу эшләнмәгәч, урыны-урыны белән, бетон макет кабыгына кубарып булмаслык итеп ябышкан, хәтта металл ыргаклар белән тракторга эләктереп тарттыру да ярдәм итми, бетон купмый, ә вак кисәкләргә таркала. Чаллыда хәрби хезмәт үтүче тимер юл гаскәрләре гарнизоны (гарнизон начальнигы Рад Илья улы Лемаич) солдатлары тревога белән чакырылып, алар бер төн эчендә, һәйкәлнең аерым өлешләрен сантиметр арты сантиметр кул белән чистартып чыгалар.

Башта һәйкәлнең постаменты нигезенә 8 м озынлыктагы 89 субай кагыла. Моның азрак икәне беленгәч, шундый ук озынлыктагы субайлар ялгап, биегәйтәләр.

Мәңгелек ут[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муса Җәлил проспектының Ватан-ана һәйкәле (у) каршындагы өлеше
Беренче санлы пост

ВЛКСМ Яр Чаллы шәһәр комитеты беренче сәркатибе Фәрит Рәфыйкъ улы Газизуллин һәйкәл янында һәлак булганнар хөрмәтенә Мәңгелек ут кабызу һәм пионер-яшьләрдән почетлы каравыл (Беренче санлы пост) кую тәкъдимен кертә. Апрельдә санаулы көн эчендә «Челныгоргаз» коллективы (башлыгы Николай Илларион улы Савинов) шәһәрнең киң һәм иң җанлы (ике якка да транспорт йөреп тора, трамвай линияләре сузылган) Муса Җәлил проспекты аркылы каршыдагы 10/03 йортының газүткәргеченнән Мәңгелек утка хәтле газ торбалары китереп җиткерә.

Мәңгелек утның конструкциясен КамАЗның ремонт-инструментлар заводы (рус. РИЗ) (җитәкчесе Юрий Григорий улы Кузнецов) ясап бирә.

Һәйкәлгә иң якын торучы йортта (Студентлар урамы аркылы) уңайлы фатир табып, хуҗаларына яхшырак фатир тәкъдим итеп, бушатып, анда ремонт ясала һәм Беренче санлы постның штабы урнаштырыла.

Рәсми төстә ачу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1975 елның 9 маена комплекс тирәләре төзекләндерелә — тротуарлар, юллар ясала, комплекс артында машиналар һәм экскурсия автобуслары кую өчен урын әзерләнә, тирә-юньгә агачлар һәм куаклар утыртыла. Иң соңгы эш — һәйкәл итәгендә шәрәфле кунаклар өчен подиум барьерына гранит плитәләр җәю — тантана башланыр алдыннан гына (10 тулырга 10 минут кала) тәмамлана.

Бәя[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәл бөтен кеше тарафыннан да бертөрле кабул ителми. ТАССР җитәкчеләре тискәре карашта була, шәһәр һәм төзелеш җитәкчеләренә каты шелтә белдерелә. «Монумент уңышлы чыкмаган», «скульптор заманча авангард стилендә аңлаешсыз бер нәрсә әвәләгән», дигән фикерләр әйтелә.

«Һәйкәлне ни өчен рөхсәтсез төзедегез», дип тикшерергә Мәскәүдән һәм Казаннан комиссияләр килә, чөнки зур масштабтагы монументаль корылмалар РСФСР министрлар шурасы карары белән, махсус бюджет акчалары бүлү юлы белән генә төзелергә тиеш була[1].

Һәйкәлне җимерергә, төнлә караңгыда шартлатырга боерулар да була.

Һәйкәлне төзүдә башлап йөргән Рәис Беляевның да, өстән басым аркасында, һәйкәл төзелеп беткәч, фикере кискен үзгәрә.

Мемориалны төзегән өчен бер генә кеше дә билгеләп үтелми, бүләкләнми[2].

Һәйкәлне тәнкыйтьләү, аны эзәрлекләү Чаллыда чит илләрнең дәрәҗәле делегацияләре булып, алар монументны югары бәяләгәч кенә әкренләп туктала.

« Бу Дан Мемориалы искиткеч матурлыгы белән аерылып тора. Һичсүзсез модернизм стилендә булуына карамастан, бу һәйкәл татар халык сәнгатенең кайбер традицияләрен дәвам итә
Француз язучысы Андре Ремакль
«КамАз турында хикәят» китабында
»

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми төстә ачуга кадәр һәйкәлне каплап тору һәм тантанада салдыру өчен гаҗәп зур, зәңгәр төстәге япманы Чаллы шәһәре ательесы (мөдире Нина Алексей кызы Кузнецова) тегеп бирә. Ләкин һәйкәлне рәсми төстә ачуга берничә сәгать кала, җил күтәрелеп, япманы алып ыргыта.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәл Студентлар урамының иң биек ноктасында урнаштырылган. Рельеф һәйкәлдән артка таба Чулман елгасына, һәйкәлдән алга таба Чулман кушылдыгы Мәләкәс елгасына сөзәкләнә бара.

Мемориал берничә өлештән тора: киң итеп эшләнгән гранит баскычлар, Сталинград янындагы Мамай курганыннан кайтарып, тотказылган Мәңгелек ут, Хәтер дивары һәм «Ватан-Ана» һәйкәле (скульптор Илдар Ханов, архитектор Ринат Насыйров).

Мәңгелек ут янындагы мәрмәр плитәгә татар (уң якта) һәм рус (сул якта) телләрендә Муса Җәлил сүзләре язылган:

Умирая,
Не умрет герой
— Мужество
Останется в веках.
Имя прославляй
Своей борьбой
Чтоб оно не смолкло
На устах.
М. Джалиль

Батыр үлә
Үлмәс дан алып,
Батырлыклар
Белән макталып.
Исмең калсын
Үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып
Ятларлык.
М. Җәлил


Композитор Нәҗип Җиһанов әлеге сүзләргә көй язып бирә, һәм ул көй һәйкәлне тантаналы ачканда беренче тапкыр яңгырый.

«Ватан-ана» һәйкәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ансамбль үзәгендә — «Ватан-ана» һәйкәле. Ватан-ананы символик сурәтләү өчен Илдар Ханов Феникс кошы турындагы борынгы Мисыр мифын кулланган. Имеш, Феникс кошы, Мисырдан Урта диңгез утрауларының берсенә күчеп китеп, шунда үзен яндыра, газаплар белән, көлдән яшь һәм матур булып яңадан туа.

Һәйкәлдәге хатын-кыз битле кошның куәтле канатлары астында — аның уллары. Уң яктагы барельефларда — матрос, эшче, кызыл гаскәри, торбачы — Октябрь инкыйлабы һәм Ватандашлар сугышында катнашучылар. Сул канаты астында — Бөек Ватан сугышы вакытында Ватанны яклаучылар. Образлар гомумиләштерелгән, бик гади. Йөзләр кырыс. Каска, буденновка, автомат, граната, мылтык аерылып тора.

Скульптура ясау өчен кулланылган кытыршы бетон кискен, геометрияләштерелгән образлар ясау өчен уңайлы.

Һәйкәлнең авырлыгы 3 мең тонна, биеклеге 14 м, озынлыгы 24 м. Шулай булуга карамастан, һәйкәл җиңел булып күзаллана, ул һавада очып барган, алга омтылган тәэсир калдыра.

Хатын-кыз йөзенең прототибы — Гөлсабира Мәхмүт кызы Хәкимова.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Человечище
  2. Илдар Хановка озак вакыттан соң гына Тукай бүләге бирелә

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Б.Г. Мурясов. На вечные времена. Набережные Челны: ООО «Газетно-книжное издательство», 2003.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының истәлекле урыннары
Чаллы туграсы
Чаллы туграсы