Ваттисен Ялы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ваттисен Ялы latin yazuında])
Чувашия флагында Кереметь (дөнья агачы).
Чувашиянең авылында табыну объекты Кереметь.

Ваттисен Ялы (чуаш телендә:Ваттисен йӑли, олыларның традициясе) - ул күбесенчә Чувашиядә һәм Россиянең тирәдәге федераль субъектларында яши торган болгар килеп чыгышлы төрки халык Чуашларның этник диненең хәзерге заман яңартылышы[1].

Ваттисен Ялы моңа бәйле Үзәк Азия традицион диненең яңартылган хәрәкәте Тәңречелекнең махсус формасы буларак төркемләштерелергә мөмкин. Шулай да, Ваттисен Ялы тәңречелекнең башка формаларыннан шактый аерыла - Чуашларга фин-угыр халыклары һәм славяннар, шулай ук башка Һинд-аурупа телләрендә сөйләшүче халыкларының мәдәниятләре гаять зур йогынты ясаган[2] (алар шулай ук күпчелек башка Төрки халыклардан аермалы буларак беркайчан да тулысынча Исламлаштырылмаган булган). Аларның дине фин-угыр һәм славян мәҗүсилекләре белән күп охшашлыклар күрсәтә; шуңа өстәп, "Ваттисен Ялы"ның соңгы унъеллыкларда яңарышы Нео-мәҗүси калыпларыннан барган.[3] Хәзерге көндә чуаш традицион диненең тарафдарлары "чын чуаш" дип атала.[1] Аларның төп Ходае Тура эстоннарның Таарасына, алманнарның Тһунразына һәм пан-Төрки Тәңресе белән чагыштырып булырга мөмкин Илаһ.[2]

Чуаш традицион дине Чувашиядән тыш Чуаш диаспорасында берничә авылларда хәзерге вакытларга кадәр сакланып калган Христианлыкка кадәр вакытлардан бирле өзелеп тормаган дәвамлыгы белән мактана.[4] 1980-енче еллар ахырында һәм 1990-ынчы еллар башында, Советлар Союзы бетүе белән, Чуашлар арасында мәдәни һәм милли яңарыш чәчәк ата башлаган һәм аның җитәкчеләре әкренләп Чуаш интеллигенлары эшләгән кебек асаба Мәҗүсилеккә кайту фикерен кабул иткән.[5] Чуаш кемлек хәрәкәте илһам өчен Балтыйк буе дәүләтләрендәге хәрәкәтләргә караган.

Әлегә Чуаш Милли Конгрессында гәүдәләндерелгән милли хәрәкәт үзенең "милли дине" фикерен 1990-ынчы еллар дәвамында алып барган. Интеллигентлар борынгы ритуалларны торгыза һәм кодлаштыра башлаган һәм үзләрен өлкән каһиннәрнең варислары һәм традиция сакчылары итеп игълан итеп шәһәрләрдә дә, авылларда да халык арасында практикалый башлаган.[6]

Төркемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990-ынчы еллар арасында хәрәкәтне тәкъдим итүчеләр "милли дин" ролен башкару һәм дөнья диннәре һәм мәдәни ассимиляциягә каршы тору өчен Ваттисен Ялы реконструкцияләнә һәм оешма формаларында башкача формалаштырылырга тиеш икәнен сизгәннәр.[7] Чуаш динен яңарту максатына багышланган төркемнәр юрамасы пәйда булган. Дин буенча күп басмалар пәйда булган һәм ритуаль-церемониаль комплексларның модельләрен башкару өчен рәссамнар һәм сынчылар академик галимнәргә кушылган.[7] Төркемнәрнең берсе тарафыннан җәмәгать тормышында периодик догалар кертелгән булган һәм ул дингә Сардаш атамасын биргән, ул, мөгаен, Чуаш сарӑ сүзеннән, ул "сары" дигән сүз. Чуаш мәдәниятендә сарӑ, сарӑт Кояшның эпитеты булып тора.[7]

Теология һәм диннәрнең милли оешмасы кебек сораулар буенча төркемнәр һәм фракцияләр арасында бәхәсләр пәйда булган. Мәсәлән, сәнгать әһеле, диннең энтузиастик тарафдары һәм "Чуваш Милли Дине" төркеме әгъзасы Иосиф Димитриев (Трер)[3] игътибар үзәген Тура Ходаенда һәм Алиһә-Ана Амада һәм янә туган Тура булган Ходайда һәм Католик чиркәвенекенә охшаган оешмада тоткан тритеистик карашта.[8] Шул ук төркемнең башка йогынтылы интеллигенты В. Стан'иал төп Ходай Тура һәм башка Ходайлар аның манифестацияләре һәм традицион Эльмен яки милли җитәкче һәм һәрбер калада Арамчи яки сакчыга нигезләнгән оешма моделендә нигезләнгән монистик карашта.[8]

Башка төркем Ф. Мадуров башлаган Туралар (ягъни, "Тура Ходаена ышанучы"), ул күбрәк табигый дин ысулы һәм пантеистик дөнья карашлы һәм Чуаш диненең максаты "табигать, кешелек һәм Тура берлеге" тора дип раслыйлар. Мадуровның карашының асылы дөнья агачы Керемет һәм кешенең табигать аша янә тууын символы булган Тураның көлләрдән үсеп чыгучы Тура мифы концепциясендә.[9]

Кереметьлар шулай ук Чуаш җирләрендә таралган изге агачлар һәм традицион табыну урыннары булып тора. Туралар төркеменең иң тиз максатлары Кереметьлар урыннарында рухи яңарыш комплексларын барлыкка китерү һәм аларны мәдәни һәйкәлләргә һәм табигый саклау урыннарына әверелдерү.[10]

Башка феномен булып традицион авыл фестивальләре Ялзри спонтан яңарышы. Бу чараларда, ритуаль корбаннар белән янә төзекләндерелгән догалар һәм алкышлар пил, пехел башкарыла. Мондый ритуаллар җәмәгать һәм гаилә тормышына бәһле һәм еш туй, туу һәм юбилейлар кебек узу ритуалларын кертә.[11]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Chuvash faith and beliefs. әлеге чыганактан 2009-08-15 архивланды. 2022-12-14 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Stetsyuk, Valentin. Introduction to the Study of Prehistoric Ethnogenic Processes in Eastern Europe and Asia, The Turkic Tribe Bulgar in Eastern Europe. Lviv, Ukraine. 
  3. 3,0 3,1 (1995) «Religious Developments among the Volga Nations as a Model for the Russian Federation». Religion, State & Society 23: 239–243.
  4. Vovina, 2000, 2 бит.
  5. Vovina, 2000, 3–5 битләр.
  6. Vovina, 2000, 7 бит.
  7. 7,0 7,1 7,2 Vovina, 2000, 8 бит.
  8. 8,0 8,1 Vovina, 2000, 9 бит.
  9. Vovina, 2000, 10–11 битләр.
  10. Vovina, 2000, 11 бит.
  11. Vovina, 2000, 12–13 битләр.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]