Вафа Әхмәдиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вафа Әхмәдиев latin yazuında])
Вафа Әхмәдиев

Вафа Әхмәдиев
Тугач бирелгән исеме: Вафа Исхак улы Әхмәдиев
Туу датасы: 5 август 1937(1937-08-05)
Туу урыны: Ишембай районы, Гомәр авылы
Үлем датасы: 20 октябрь 1983(1983-10-20) (46 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы, галим
Иҗат итү еллары: 1958-1983
Юнәлеш: поэзия, әдәби тәнкыйть
Жанр: хикәя, шигырь
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Талпыну» (1967)

Вафа Әхмәдиев (Вафа Исхак улы Әхмәдиев, баш. Вафа Исхаҡ улы Әхмәҙиев) – язучы, галим. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1976).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 5 августында БАССР Макар районы (1940 елдан Ишембай районы) Гомәр авылында туган. Макар урта мәктәбен (1956), Уфада дәүләт университетын (1966), ССРБ ФА БФ каршындагы аспирантураны (1970) тәмамлый. Башкорт әдәбияты буенча кандидатлык диссертациясе яклый (1970). 1966-1967 еллларда БДУда укыта.

1957-1960 елларда хәрби хезмәттә.

1970 -1983 елларда Уфада тарих, тел һәм әдәбият институтында фәнни хезмәткәр.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

С.Сафуанов(с), В.Әхмәдиев, Т.Юлтыев, Р.Бикбаев[1]

Беренче шигырьләре республика матбугатында 1958 елдан күренә башлый. Беренче китабы — «Талпыну» (1968).

В. Әхмәдиевның иҗаты ике юнәлештә үсте. Ул поэзия, балалар әдәбияты өлкәсендә эшләү белән бергә әдәби тәнкыйть, әдәбият фәне өлкәсендә дә хезмәт куйды. «XX асыр башы башкорт поэзиясе» исемле фәнни хезмәт (1975 )язды. «Башкорт әдәбияты тарихы»н язуда катнашты. М. Воловикның «Җирәнчә чәчән» хикәятен ирекле тәрҗемә итте (1983). «Күңелемдә иярле ат» (1973), «Кояш апай, чык, чык!» (1979), «Сүз кадере» (1983) исемле китаплары чыкты. Закир Һади, Сафуан Яхшыгулов, Наҗар Нәҗми, Равил Бикбаев һ.б.ның иҗади портретларын язды.[2]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В. Әхмәдиев. Буыннар бәйләнеше (мәкаләләр). Уфа, 1985.(башк.)

В. Әхмәдиев. Мин тауларга җырлар вәгъдә иттем . Уфа, 1987.(башк.)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Истоки, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-11-27 
  2. Ватандаш сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-11-27