Вафирә Гыйззәтуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вафирә Гыйззәтуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Вафирә Гыйззәтуллина
W.Gizzatullina.jpg
Туган телдә исем Вафирә Мөхәммәтдин кызы Гыйззәтуллина
Туган 13 февраль 1946(1946-02-13)
Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png ТАССРның Менделеевск районы Камай авылы, РСФСР байрагы РСФСР, Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ
Үлгән 17 сентябрь 2001(2001-09-17) (55 яшь)
Үлем сәбәбе Юл-транспорт казасы
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан[1]
Четаев урамы, Казан[1]
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Бүләк һәм мөкәфәтләре ТАССР халык артисты - 1981РСФСР атказанган артисты - 1988

Вафирә Гыйззәтуллина – җырчы, ТАССРның халык (1981), РСФСРның атказанган (1988) артисты[2].

Вафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевск районы Камай авылында туа.

Мәктәпне тәмамлагач Казан музыка училищесында укый, 1965-74 елларда Казан консерваториясендә белем ала.

1974 елда Советлар Берлеге күләмендә үткәрелгән халык җырларын башкаручылар арасында җиңеп чыга.

1974-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли, 1975-94 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солисты. Вафирә Гыйззәтуллина АКШ, Австрия, Германия һәм Кубада да чыгыш ясый. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиоширкәтендә эстрада оркестры солисты булып эшли.

2001 елның 17 сентябрендә юл казасында һәлак була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Жители.инфо сайты
  2. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 81нче бит